Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
ТАССР төзелүгә 100 ел

Чүпрәле районы  бүген, яше туксанга җитсә дә, яшәрә генә бара

Тиздән туган районыбыз үзенең 90 яшен билгеләп үтәчәк. Зур тарих өчен бу сан мизгел генә булып саналса да, шушы вакыт аралыгында Чүпрәле төбәге шанлы юл үтте.

Колхозлашу, репрессия, Бөек Ватан сугышы еллары кебек үтә дә авыр чорлар инде артта калган. Сугыштан соң хуҗалыкны торгызу, икътисадны яңабаштан үзгәртеп кору эшләре дә җиңел булмаган. Яңа юллар төзелгәнче республика башкаласыннан бик еракта саналган, шуңа күрә үзенә тиешле игътибарны да алып җиткерә алмаган Чүпрәле районы бүген, яше туксанга җитсә дә, яшәрә бара сыман. Район үзәге һәм авыллар, андагы уңайлылыкларны исәпкә алсаң, шәһәр җиреннән бер дә ким түгел. Икътисадның төп өлешен традицион рәвештә авыл хуҗалыгы тәшкил итсә дә, аны башка төр җитештерү тармаклары белән төрләндерү омтылышы көчле. Кече бизнес, сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендәге алга китеш барыбызны да ихлас куандыра.

Районыбызның әдәбиятта, масса-күләм матбугат чараларында шактый гына яктыртылган үз тарихы бар. Бу тарихта лаеклы урын алып, районның туксан еллык үсеше юлында үзләренең җуелмас эзләрен калдырган җитәкчеләребез күп булды безнең. Әлеге язмабызны без тулаем район тормышы, аның язмышы өчен шәхсән җавап биргән “беренчеләр”гә, ягъни, урысчалап әйткәндә, “первое лицо”ларга багышларга, биредә аларның үзләре хакында, куйган олы хезмәтләре турында кыскача булса да телгә алып китәргә ният кылдык.

1930-2018 елларда “беренчеләр” булып Чүпрәле районында 26 кеше эшләгән

Алар төрле вакыт аралыкларында – кемдер айлап кына, ә кемдер дистә һәм аннан да артыграк еллар район белән идарә иткәннәр. Хәзерге район Башлыгы Марат Гафаров - 27 нче җитәкче. Бу санга 1935-1959 еллардагы Буденный районына (үзәге – Иске Шәйморза авылы) җитәкчелек иткән 6 кеше керми. Районның беренче җитәкчесе вазифасы төрле чакларда төрлечә аталды. 1930-90 елларда ул – партиянең район комитеты беренче секретаре, 1990-92 елларда – халык депутатларының район Советы рәисе, 1992-2005 елларда – район хакимияте башлыгы, 2006 елның башыннан – муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

1920 елда төзелгән Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасындагы административ-территориаль бүленеш алда торган яңа бурычларга җавап бирми башлый. Мондый бурычларның берсе – авыл хуҗалыгын күмәкләштерү. Территорияләре белән шактый зур булган кантоннардагы партия-совет органнарына авыллардагы колхозлар төзелү процессын тиешле контрольдә тотарга авыр була.  Кантоннарны бүлгәләп, яңа төр административ берәмлек – районнар булдыру зарурлыгы туа. Республика җитәкчелеге тәкъдиме белән Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы 1930 елның 10 августында Татарстанда Чүпрәле районын төзү турында карар кабул итә. Икенче көнне үк партиянең район комитетын, район Советын оештыру эшләре башлана, партия конференциясенә делегатлар, Советның беренче съездына авыллардан вәкилләр күрсәтелә башлый. Бу эшләрне тиешле дәрәҗәдә оештыруда ярдәм күрсәтү өчен республика органнарыннан вәкилләр, шул исәптән Татколхозсоюзның Буа кантоны буенча җаваплы хезмәткәре  П.А.Державин җибәрелә. 1930 елның декабрендә ул ВКП(б) ның Чүпрәле район комитеты беренче секретаре итеп сайлана.

Районыбызның иң беренче җитәкчесе – Петр Андреевич Державин

Ул 1899 елның 1 январенда Казан губернасы Спас өязенең Сихтермә авылында туа. Бүгенгесе көндә бу авыл Татарстанның Әлки районына керә, шушы ук авылда туып үскән классик чуваш шагыйре Педер Хузангай хөрмәтенә ул хәзер Сихтермә-Хузангай дип атала. Сихтермә – чуваш авылы. Әмма П.А.Державин милләте буенча рус кешесе булган. Ул – Чүпрәлене әлегә кадәр җитәкләүчеләр арасыннан бердәнбер рус кешесе. Чувашча камил белгән, татарча да әйбәт сөйләшкән. Аларның нәсел тамырларында бөек рус шагыйре Г.Р. Державин белән бәйләнеш бар. Чыгышлары белән хәзерге Лаеш районыннан булган Державиннар 19 нчы гасыр башында Сихтермәгә килеп төпләнәләр. Сихтермә-Хузангай авылы музее директоры О.В.Мурзин сөйләве буенча, Державиннар яшәгән урам авылдан беркүпме аерымрак торган һәм “рус урамы” дип йөртелгән. Петрның әтисе Андрей Державин башта авыл рухание йортында хезмәтче булып көн күрә, соңрак Сихтермә земство больницасына санитар булып урнаша. Әнисе шунда ук кер юучы булып эшли башлый. Әлеге даими эш урыннары 9 кешедән торган Державиннар гаиләсенә беркүпме хәл алырга, тернәкләнеп китәргә ярдәм итә. Хуҗалык ат, сыерлар асрый башлый. Андрей Державин балаларын белемле итәргә омтыла. Безгә билгеле булганча, Петрның 4 сеңелесе укытучылар булган, абыйлары Осип, Филипп Сембердә чуваш мәктәбен тәмамлап, соңрак җитәкче вазифаларда эшләгәннәр.

Петр 1913 елда үз авылларындагы ике класслы дәүләт училищесын тәмамлый. 1919 елда Кызыл Армия сафларына баса һәм Гражданнар сугышында катнаша, Самара труба заводында эшче буларак чыныгу ала. 1925 елда, Спас кантонының Түбән Әлки волосте кретьяннар комитеты рәисе булып эшләгән җирдән, П.А.Державинны Казанга, Татар коммунистик университетына укырга җибәрәләр. Аны уңышлы тәмамлагач, Буада Татколхозсоюзның вәкаләтле вәкиле булып эшли.

П.А.Державин Чүпрәле районы белән 1932 елның июненә чаклы җитәкчелек итә. Бик тә авыр һәм җаваплы чор була бу. Төп бурыч – авылларда 100 процент күмәкләшүгә ирешү. Эш җиңел бармый. Район җитәкчелеге зур каршылыкларга очрый, хәлле крестьяннарның колхозга керәселәре килми. Авылларда чуалышлар, җирле хакимияткә карата көч куллану очраклары еш була. 1931 елның 15 январена Чүпрәле районы буенча колхозлашу бары тик 6,5 процент кына тәшкил итә. Вак кына колхозлар районның 19 татар авылында, 17 чуваш һәм бер рус авылында оеша, аларга бары тик 916 гаилә хуҗалыгы гына керә. Беренче секретарь һәм аның хезмәттәшләренә хәлне яхшырту өчен күп көч куярга туры килә. Дәүләт сәясәтен тормышка ашыруга яңа районның азмы-күпме укый-яза белгән, халык арасында сүзе үтәрлек алдынгы карашлы кешеләре тартыла. 1931 ел башына районда 23 пропаганда группасы, 17 ярлылар комитеты, 8 җитештерү киңәшмәсе (шундый оешма да булган) төзелә. Колхоз рәисләре, хисапчылар әзерләү курслары эшли башлый. 1931 елның 1 маеннан районның үз газетасы – “Коммунар” булдырыла. Иске Чокалы авылында беренче МТС – машина-трактор станциясе төзелә, колхозларны техника белән тәэмин итү сизелерлек яхшыра. П.А.Державинга, районны өр-яңадан оештыручы буларак, аның структурасын, административ-хакимият, халыкка хезмәт күрсәтү оешмаларын төзүне җитәкләргә туры килә. Нәкъ ул эшләгән периодта район авылларында колхозчы яшьләр мәктәпләре (ШКМ), уку йортлары (изба-читальня) һәм клублар, көнкүреш хезмәте күрсәтү артельләре эшли башлый. 1931 елда район үзәк больницасы үзенең ишекләрен ача.  Аны оештыру эшләре белән Чүпрәледә ике елга якын ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссариатында инспектор булып эшләүче С.В.Курашов шөгыльләнә. Соңрак бу кеше РСФСР (1955-59), СССР (1959-64) Сәламәтлек саклау министры булып эшләде.

П.А.Державин җитәк-челегендә ел ярым эчендә Чүпрәле районында шактый зур эшләр башкарылса да, аның республика Милли архивында сакланучы шәхси учет карточкасында “ВКП (б) ның Чүпрәле район комитеты секретаре вазифасыннан эшен тиешенчә алып бара алмау сәбәпле азат ителде” дип язылган. Күрәсең, беренче секретарьның эшенә төп бәя колхозлашу темпларына һәм колхозлардагы җитештерү күрсәткечләренә карап бирелгән. Ә алар, кызганычка каршы, ул чакта республиканың уртача күрсәткечләреннән ким булган.

Шулай да Петр Андреевич утызынчы еллар өермәләрендә югалып калмый, республика җитәкчелеге аңа, партиягә тугрылыгын, белемле, тәҗрибәле булуын исәпкә алып, төрле җаваплы вазифалар йөкли.

 

Бездән соң ул ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында инструктор, Беренче Май, Морт районнарында партия комитетының беренче секретаре булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнашып, НКВД гаскәрләрендә политкомиссар вазифаларын башкара. Сүз уңаеннан, П.А.Державинның җаны-тәне белән коммунистик идеалларга ышанган һәм совет властена бөтен барлыгы белән бирелгән кеше булганлыгына берничә мисал китерәсе килә.  1929 елда ул, үзенең булачак коммунизм турындагы хыялларына гаиләсендә яклау тапмагач, ике баласы белән хатынын ташлап китә. 1937 елда, әтисенең колхозга кермәвен сәбәп итеп, аның белән арасын өзә.

1952 елдан П.А.Державин Чистай шәһәрендә яши һәм эшли. Шәһәр Советы Башкарма комитеты рәисе урынбасары (1952-54), хезмәт ияләре депутатларының Чистай район Советы Башкарма комитеты рәисе (1954-58) вазифаларын башкара. Петр Андреевич Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1946), “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале (1945), күп санлы мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1951-59 елларда ТАССР Югары Советы депутаты була. П.А.Державин турындагы кайбер мәгълүматларны без Чистай шәһәрендәге Дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музее-тыюлыгы фондларыннан соратып алдык. Чүпрәле районының беренче җитәкчесе 1977 елның 6 январенда Чистайда вафат була.

1930 елда Державин белән бергә Чүпрәлегә, район оештыру төркеме әгъзасы буларак, Минхәер Миңнегулов дигән кеше дә җибәрелгән була. Партия төзелеше буенча шактый гына тәҗрибәсе булган, чыгышы белән хәзерге Чирмешән якларыннан буларак, нәкъ чүпрәлеләрчә сөйләшкән М.Миңнегулов башта Чүпрәле райкомының оештыру секторы мөдире, бераздан аның секретаре булып эшли. 1932 елның июлендә аны ВКП(б) ның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Михаил Осипович Разумов чакыртып ала һәм Чүпрәле районын җитәкләргә тиешлеге турында хәбәр итә. Шул ук айда Минхәер Миңнегул улы Минхәеров ВКП (б) ның Чүпрәле райкомы беренче секретаре итеп сайлана.

М.М.Миңнегулов 1895 елда Казан губернасы Чистай өязенең Яңа Кади авылында (хәзер Чирмешән районының Утыз-Имән авылы) дөньяга килә. Үз авылларындагы мәктәпне тәмамлый. 1919 елдан Кызыл Армиядә. 1921 елга чаклы Казан полкында взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт итә. Аннары, үз авылына кайтып, 1921-23 елларда Яңа Кади авыл Советы рәисе булып эшли. Шуннан соң бер ел Чистай кантонының Котыш авылында партия оешмасы пропагандисты, 1925-27 елларда шул ук кантонның Каргалы волостенда волком секретаре була. Чүпрәлегә җибәрелгәнче эшче һәм крестьян депутатларының Чистай кантон Советы Башкарма комитетының оештыру бүлеге мөдире булып эшли.

Чүпрәле районы белән М.Миңнегулов җитәкчелек иткән чорда район структурасын төзү дәвам итә. 1932 ел ахырына райондагы колхозлар саны 60 ка,  алар биләгән гомуми чәчүлек мәйданы 20 373 гектарга җитә. Хуҗалыкларда 3407 ат, 706 мөгезле эре терлек исәпләнә. Шәхси секторда 4121 баш сыер, 5946  сарык, 283 дуңгыз асрала. Район оешмаларындагы җитәкче вазифаларга әзерлекле кадрлар тартыла. М.Миңнегулов белән бергә ул чактагы райбашкарма комитеты рәисе Зарипов, финанс бүлеге мөдире Антипов, землеустроитель Белкин, зоотехник Хәйруллин, агрономнар Егоров, Ягафаров; бүлек мөдирләре Салихов (сәламәтлек саклау), Измайлов (халык мәгарифе), Әүхәдиев (социаль-тәэминат), Максимов (физик культура) һәм башкалар җиң сызганып хезмәт итәләр. Эшне оештыруда башкаларга үрнәк булырлык хезмәт алдынгылары барлыкка килә башлый. 1932 елда Татарстан буенча барлыгы 11 кешегә “Социалистик төзелеш Герое” дигән мактаулы исем бирелә. Шулар арасында безнең районның Шланга авылындагы “Кызыл юл” колхозы рәисе Гафур Вахитов та була. 1933 елда узган колхозчы ударникларның Бөтенсоюз съездына районнан делегат итеп “Ирек” колхозыннан Нургали Бикчуров сайлана. Әлбәттә, бу фактлар республика җитәкчелеге тарафыннан Чүпрәле районының үсешен тану, район җитәкчесе М.Миңнегуловка карата уңай караш булганлыгы хакында сөйли.

            Шулай да Минхәер Миңнегулов Чүпрәледә 1934 елның апреленә кадәр генә эшли. Шушы елның 15 апрелендә ВКП (б) ның Татарстан өлкә комитеты бюросы Чүпрәле районындагы “Горняк” (Яңа Чокалы) колхозындагы эшләр барышы хакында карар кабул итә. Анда, хуҗалыкның түбән икътисади күрсәткечләре белән беррәттән, колхоз һәм тулаем район җитәкчелегенең кулакларга һәм “корткыч элементларга” каршы сүлпән көрәше кискен тәнкыйтьләнә. Күрәсең, М.Миңнегуловның Чүпрәледә эшен дәвам итү-итмәү мәсьәләсе дә шушы бюрода хәл ителгән.  Хезмәт биографиясенең соңгы шактый өлешен ул республикадан читтә үткәрә һәм 1969 елның 9 февралендә Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург) каласында вафат була.

Иршат Закиров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев