Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин Чүпрәлегә килде
16 сентябрьдә район мәдәният йортында Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская республиканың Иделаръягы зонасына кергән районнарның хәрби комиссарлары, булачак призывниклар һәм аларның әти- әниләре белән эшлекле очрашу үткәрделәр.