Чүпрәледә пиротехник эшләнмәләрне куллану урыннары билгеле
Татарстанда 15 декабрьдән янгынга каршы көрәш режимы кертелде. Ул Яңа ел бәйрәме чараларында гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затлар, дәүләт яки муниципаль милеккә куркыныч янамауны тәэмин итү максатында оештырыла. Әлеге янгын куркынычсызлыгы чаралары 2017 елның 10 январена кадәр дәвам итәчәк.