Чүпрәледә өлкәннәр тормышы-игътибар үзәгендә
Һәрбер эшне өлкәннәрнең хәер-фатихасы, киңәше белән башкарырга күнеккәнбез. Олы кешеләрне, иң беренче чиратта, үзеңнең олыгайган әти-әниеңне, туган-тумачаларыңны, күршеләреңне, юлыңда очраган өлкәннәрне ихтирам итсәң, игътибарлылык күрсәтсәң, Аллаһы Тәгалә дәрәҗәләребезне күтәрер, диелгән хәдистә дә.