Чүпрәле белем йорты һәм "ТехноНИКОЛЬ” корпорациясе арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде
Бүгенге тормыш көн саен диярлек үзгәрешләр кичерә. Аеруча мәгариф өлкәсендә киләчәк өчен көндәшлеккә сәләтле, интеллектуаль яктан үсештә булган укучыларны-яшь буынны әзерләү бурычы куела. Әлеге уңайдан Чүпрәледә дә 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе быелдан лицей исемен йөртәчәк, җитәкчеләр дә киләчәктә аның исеме җисеменә туры килерлек эшләр башкара.