Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Үзгәрергә соң түгел

    Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышларның чираттагысы Түбән Чәке авылында үтте.

    Гадәттә, әлеге утырышлардан тыныч кына кайтып китә алмыйсың. Чөнки күз алдына нинди генә язмышлар килми? Шулай да чираттагы мондый утырыш бераз куанычлы булды дисәм дә, ялгышмам. Чөнки комиссия әгъзалары бу көнне әлеге авылдан мәктәп укучыларын исәптән төшерү мәсьәләсен хәл итте.

    Моннан ике ел элек өч укучы бала бер йортка кереп хуҗаларның телевизорын һәм башка әйберләрен алып чыгалар. Билгеле, әлеге кырын эшләр баласының язмышына (бу очракта хәтта үзенекенә дисәң дә була) битараф булган гаиләләрдә эшләнә. Ике ел дәвамында укучылар белән даими рәвештә җәмәгать күзәтүчеләре, авыл җирлеге, мәктәп дирекциясе, укытучылар коллективы тәрбия эшләре алып барганнар. Эшнең нәтиҗәсе дә күренә: укучылар үзләре дә мәктәп һәм җәмгыять эшләрендә активлык күрсәтә башлыйлар, төрле чараларда катнашалар. Шуннан чыгып, мәктәп комиссиягә укучыларны исәптән төшерү гозере белән мөрәҗәгать итә.

    Комиссиядә участок вәкиле, мәктәп директоры, авыл җирлеге башлыгы, җәмәгать тәрбиячеләренең чыгышлары тыңланды. Укучыларның үзләренә һәм әти-әниләренә сүз бирелде. Соңгылары исә, кылган гамәлләре өчен үкенүләрен белдерделәр, башка мондый эшләрнең кабатланмаячакларына ышандырдылар.

    Комиссия утырышында тагын бер гаилә тикшкерелде. Хәзер сүзем шул хакта. 2003 елдан бирле исәптә тора һәм социаль куркыныч гаиләләр исемлегенә керә. 10 ел дәвамында гаилә "тәртибендә" бернинди үзгәреш тә күзәтелми. Ата һәм ана исерткеч эчемлекләр белән мавыгуларын ташламыйлар, ә балалар тәүлек буе үз карамакларына тапшырылган. Гаиләдә биш бала, шуларның берсе инде махсус мәктәптә, икенчесе мәктәпкә атналап та йөрми башлаган. Моның сәбәбен ана кеше: "Аның мәктәпкә йөрисе килми", дип аңлатты. Әлбәттә, һәр очракта гаеплене табуы бик җиңел.

    Ана кешенең хәмер белән арасын өзәчәге турында ышандырырга тырышуы да шикләнү тудырды. Чөнки әлеге хәл еллар буе кабатлана. Бүген өйләре ягылмый, анда бернинди шартлар сакланмый- ә бит инде кыш якынлаша. Балаларның өчесе кече яшьтә. Ни эшләргә? дигән сорауга ана түгел, комиссия әгъзалары җавап эзли. Чөнки балалар инде үткән кышны да Убидагы "Җылы йорт" приютында кышлаган. Ана кешене балаларыннан мәхрүм итмәс өчен, бу очракта, беренчедән, балалар хакында уйлап, быел да шул юлны сайламакчылар. Ә ана, ни дип әйтә, диярсез?

    -Үзгәрергә тырышып карыйм... Ананың әйтәсе сүзләре менә шулар һәм алар 10 ел буена кабатлана килә. Кызганычка каршы, хәмергә булган "мәхәббәт" балалардан өстенрәк бу гаиләдә.

    Бүген әлеге балалар ата-анасына кирәкмәгәндә, картаймыш көннәрендә ата-ана аларга кирәк булырмы соң? Моны һичшиксез, вакыт күрсәтер. Тик кешенең үз язмышы амәнәт итеп үз кулына тапшырылган диләр. Һәм аны үзгәртергә дә, үзгәрергә дә беркайчан да соң түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: