Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Соцпакетмы, яисә акчамы?

    Алдан ук шуны искәртик, әгәр дә билгеле бер ташламаларга ия булган кеше 2015 елда социаль пакеттан файдаланырга тели икән, 2014 елның 1 октябренә кадәр районның Пенсия фондына килеп, бу хакта гариза калдырырга тиеш. 2014 елда социаль пакет алучыларга гариза язарга кирәкми. Социаль пакеттан баш тартырга теләгән очракта да Пенсия фондына...

    Пенсия фонды җитәкчесе Илмир Измайловның әйтүенә караганда, бүген районда төрле төркем 3069 инвалиды яши. Аларның 2068е (73,8%)- социаль пакеттан баш тартып, акчалата компенсация ала, 1001е (26,2 %)- рецепт буенча бушлай дарулар белән тәэмин ителә. Шул ук вакытта 23 кеше социаль пакет алу теләге белән бу арада гына гариза язган. Социаль пакет өч өлештән тора: 1. Дару өлеше. 2. Санаторийларга путевка өлеше. 3. Шәһәр һәм шәһәр яны транспортында йөрү хокукы.

    Бүген табиблар социаль пакеттан баш тартканчы башта ныклап уйларга киңәш итә. Чөнки кешегә инвалидлык авыру буенча бирелә. Ә авыру кеше дарусыз тора алмый. Бигрәк тә шикәр диабеты, бронхиаль астма, яман шеш белән авыручылар, психик авырулар. Бу категория авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган дарулар: 3-5 мең сумнан алып 350-400 мең сумга кадәр тора. Үткән елларның эш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, социаль пакеттан «отказ» язган инвалидларның авырулары көчәеп яки яңа авыру килеп чыгып бик кыйммәтле дарулар кирәк булган очраклар еш була икән. Мәсәлән: кеше кандагы яман шеш авыруы (лейкоз) буенча исәптә тора, 1 нче группа инвалид. Авыруы борчымагач, кыйбатлы дарулар кулланмагач, «отказ» яза. Ә инде авыруы көчәеп китеп, бер айга 50-60 мең сумлык дару кирәк булгач нык аптырашта кала. Тагын бер мисал. Авыру кеше кан басымы белән исәптә тора. Аны теләсә кайсы вакытта, теләсә нинди "күңелсезлек" сагалап торырга мөмкин. Андый авыруларга шулай ук бик кыйммәтле дарулар кирәк.

    -Ни кызганыч, шикәр диабеты белән исәптә торучыларның күбесе «отказ» яза. Ел буена авыруларның хәле бертөрле генә тормый, кыйммәтле инсулин кадау кирәк булырга мөмкин. Без мондый авырулар белән көн саен диярлек очрашып торабыз. Шуңа күрә эш тәҗрибәбездән чыгып, бик күп мисаллар китерергә булыр иде. «Отказ» язган авырулар арасында ел буена бер айга 4-5 мең торучы инсулин сатып алучылар да күп. Ә шикәр диабетлы авыруларны инсулин белән тәэмин итү өчен аптекада һәрвакыт диярлек барлык төр препаратлар да бар,-ди Илгизәр Хөснетдинов. Әлбәттә, шикәр диабетлы авыру инсулин ясамыйча бер көн дә тора алмый. 1 айга социаль пакетның акчалата компенсациясе якынча 700 сум тора. "Саран кеше икеләтә түли",-диләр. 1 октябрьгә кадәр санаулы көннәр калып бара. «Җиде кат уйла, бер кат кис!» дигән мәкальдән чыгып, нинди дә булса карарга килгәнче, тагын бер кат уйларга киңәш итәбез.

    "Безгә социаль пакет отышлырак,"-ди Иске Чүпрәле авылының Ленин урамында яшәүче сугыш ветераны Расых Яфизов.

    -Берничә айдан 88 яшемне тутырам. Олыгайган саен сәламәтлек тә какшый бара. Гомумән, авыру бер килгәч, юк та бар акчага кызыгуны бөтенләй мәгънәсез нәрсә дип уйлыйм. Үзем һәм тормыш иптәшем Бибинур белән ай саен 15-16 мең сумлык укол гына алабыз, таблеткалар белән 20 мең сум тирәсе чыга.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: