Туган Як
  • Рус Тат
  • Сыра–зыянлы эчемлек

    Элек елларда сыраны сусауны баса торган эчемлек буларак кулланалар иде.

    Аның составында беркадәр процент алкоголь булуы да мәгълүм. Шуңа күрә 2013 елның 1 январеннан катылыгы 0,5 проценттан артык булган алкогольле эчемлекләрне стационар булмаган сәүдә объектларында сату тыела башлады. Аларны сату вакытына да өстәмә үзгәрешләр кертелде. РФ субъектларында ул 23.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр тыелса, Татарстанда аларны сату 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр рөхсәт ителми.

    Сыраның кайбер сортларында алкоголь күләме -10, хәтта 12 процентка да җитә. Аның зыяны да шактый. Германиянең беренче рейхканцлеры Бисмарк сыра куллануның зыянын үз тәҗрибәсендә белгән һәм сыра алкоголизмына карата мондый бәясен биргән: аны куллану ялкаулыкка, көчсезлеккә китерә, аң ягы да томалана. Сыраны күп кулланудан гормональ үзгәрешләр барлыкка килә. Ир-атларда хатын-кыз тибындагы симерү барлыкка килә, күкрәк бизләре зурая, янбаш сөякләре киңәя, хатын-кызларда киресенчә, ир-атларга тартым үзгәрешләр барлыкка килә, ир-атлардагы кебек пеләшләнү башлана, тавыш тембры түбәнәя. Бу хакта район үзәге хастаханәсенең баш табибы урынбасары Илгизәр Хөснетдинов түбәндәгеләрне сөйләде:

    -Сыраның кеше организмына китергән зыяны бик зур. Үсмер чакта сыра куллану аеруча зыянлы, ул аңа бәйлелекне, башкаларга караганда 3-4 мәртәбәгә тизрәк барлыкка китерә. Беренче карашка шәраб, аракыга караганда аның зыяны азрак кебек, ләкин нәтиҗәләре шул ук. Күп кенә илләрдә үткәрелгән тикшеренүләрдән күренгәнчә, хроник алкоголизмнан сыраны кирәгеннән артык күп кулланучылар иза чигә. Аның составындагы кушылмалар тамырларны киңәйтә, бавырда кан туктавы барлыкка килә. Бу бавыр күзәнәкләренең һәм аның функциясенең зарарлануына китерә, эндокрин системасында үзгәрешләр барлыкка килә, баш мие күзәнәкләре үлә. Әгәр кеше көнгә бер литрдан артык сыра куллана, аны эчмәсә тиз кыза, усаллана, сырасыз йоклый алмый икән, чаң сугарга кирәк.

    Якыныгыз сыра ятьмәсенә эләксә, нәрсә эшләргә, нинди ярдәм күрсәтергә соң? Моның өчен берничә киңәш бирәсем килә. Иң элек сыраны күп кулланган очракта була торган авырулар турында сөйләргә алдан ук ныклап әзерләнегез һәм сыра алкоголизмының авыр нәтиҗәләргә китерүе турында аңлатыгыз, табиблар белән булган әңгәмәләрне, төрле гыйбрәтле хәлләрне мисалга китерегез. Аны нинди дә булса кызыклы эшкә тартырга тырышыгыз-сыра эчү турында уйларга вакыт калдырмагыз. Әгәр сезнең якыныгыз дуслары килгәч сырага үрелүчән икән, андый дуслар белән мөмкин кадәр сирәгрәк очрашырга тырышыгыз. Иң отышлысы-белгечкә, наркологка яки психиатрга мөрәҗәгать итү. Әлбәттә, кешене табиб ярдәме кирәклегенә төшендерү бик кыен. Бары тик сезнең кайгыртучанлыгыгыз гына аңа ялгыш адым ясаудан читләшергә ярдәм итәр. Шуны онытмагыз, сыра тагын да авыр наркотик матдәләргә илтүче беренче легаль наркотик ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: