Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Салым түләмәү җинаятькә тиң

    Салым органнары хезмәткәрләре өчен елның артта калган чоры әллә ни шатлык-куаныч китермәде кебек. Чөнки барлык күрсәткечләр буенча да планнан шактый артка чигенү сизелә.

    -Физик затлардан милек һәм транспорт салымы түләү вакыты 1 ноябрьдә тәмамланды. Хакимиятнең җирле органнары карары буенча, безнең муниципаль районда физик затлар җир салымын 5 ноябрьдән дә соңга калмыйча түләргә тиешләр. Ни кызганыч, планда каралган күрсәткечнең 79 проценты гына үтәлде. Милек өчен физик затлардан кергән салым планы үтәлеше дә 77 процентны гына тәшкил итә. Транспорт салымы 8455107 сум җыелырга тиеш булса, әлегә ул 6254573 сумнан артмый, ягъни үтәлеш-73,97 процент,-дип сөйли салым инспекторы Венера Сәлахетдинова. Димәк, райондагы салым түләргә тиешле физик затларның шактый өлеше әлеге кичектергесез бурычын үтәргә ашкынып тормый. Ә бит билгеләнгән вакыттан соңга калучы кешегә, закон буенча, һәр соңга калган көн өчен пеня исәпләп, төп салым суммасына өстәлә. Аның күләме түләнелмәгән салым суммасыннан рефинансирование ставкасының өч йөздән бере күләмендә, бу очракта рефинансирование ставкасы 8,25 процентны тәшкил итә. Шул рәвешле, пеня ставкасы 0,0275 процент була.

    -Безнең органнар тарафыннан белешмәләр һәм квитанцияләр быел июльдә үк салым түләргә тиешле кешеләргә җибәрелде. Шуңа да карамастан, райондашлар бу эшкә бик салкын карый. Әмма законның катгый икәнлеген дә онытасы түгел иде. Салымнар буенча нинди дә булса сораулар туса, безгә яки салым органының WWW.r16.nalog.ru сайтына кереп белешмә алырга да мөмкин. Мисалга, кредитка бик кыйммәтле автомобиль сатып алучы ел саен шуның өчен 20-30 мең сум салым түләргә кирәклеген белмәскә дә мөмкин, башка төрле сораулар да килеп чыгу ихтималы бар,- дип дәвам итә сүзен Венера Сәлахетдинова. Дөрес, үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда җир салымы буенча җыем күләме быел аз гына арткан.

    Былтыр ул 77,4 процент кына булган, ә менә милек буенча салым киресенчә, 82,8 проценттан 77,19 процентка кадәр кимегән.

    Моның сәбәбен инспекторлар кайбер пенсионерларның милек салымына булган ташламаларын күрсәтеп гариза язмаулары белән аңлаталар. Пенсионерлар да бит ак фәрештә түгел, бәлки аларны моңа өйрәтүче табылмагандыр? Бу очракта, авыл җирлеге Советлары кая карый, дигән сорау туа. Салым инспекциясе үз чиратында, салым түләтү, салымнар исәп-хисабы, гражданнарга квитанцияләр һәм мәгълүматлар җиткерү буенча зур эш алып бара, компьютерда махсус база булдырганнар, авыл җирлекләре башлыклары ярдәменә дә таянганнар. Шулай да салым түләү өчен җибәрелгән 4 миллион квитанция буенча исәп-хисап үзвакытында башкарылмаган. Бу атнадан башлап салым инспекторлары эшне тагын да катгыйрак оештырырга ниятли. Әлбәттә, чара калмагач, алар да түзеп бетерә алмый. Эшне суд приставлары аша хәл итмәкчеләр.

    -Бүген безнең производствода 5 миллион 492 мең сум салым түләтергә тиешле 150 эш ята. Шуларның 76сы юридик һәм калганы физик затларга карый. Җаваплылыгы чикләнгән "Алга", "Колос" җәмгыятьләре иң зур бурычлылар рәтендә. Иске Шәйморза авылында яшәүче И.нең гомуми салым бурычы гына да 170 мең сумны узып китте,- диләр суд приставы бүлегендә. Шуны да онытмыйк, салымнарны түләү мәҗбүриятен үтәп, без үзебез яшәгән районның үсешенә, аның бюджетын тулыландыруга, социаль-иктисадый программаларның үтәлешенә үз өлешебезне кертәбез.

    P.S. Үткән көннәрдә генә районның салым инспекторлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде. Бүгенге коллектив, электәге еллар белән чагыштырганда шактый кечкенә, шуңа да карамастан, эш күләме кимемәгән. Салым түләүчеләрне алар һәрчак ачык йөз белән каршы алалар, аңлату эшләре алып баралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: