Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Ришвәт алына икән, димәк, аны бирүче дә бар...

Әледән-әле теге яки бу урында үзе биләгән вазыйфадан законсыз файдаланганы өчен кайбер вазифаи затларның җинаять җаваплылыгына тартылуын ишетергә туры килә. Редакция журналистларына да "... дәвалаган өчен, баламны укыткан өчен шуның кадәр акча бирдем, бу ришвәт төренә керәме" дигән сораулар да бирәләр. Шуннан чыгып та "Нәрсә соң ул коррупция?" дигән сорауга...

Нәрсә ул коррупция?

Коррупция-ул хезмәт урыныннан законсыз файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән законсыз файдалану яисә үзе яки өченче зат өчен акча, кыйммәтле әйберләр, башка төрдәге милектән файда алу максатларында җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп физик затның үз урынындагы хәленнән законсыз файдалану.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш турында берләшкән Милләтләр Оешмасы документларында "коррупция" билгеләмәсенә дәүләт хакимлеген шәхси максатларда, явызларча файдалану дип аңлатма бирелә. Күпчелек россиялеләр ришвәт алуны, шәхси элемтәләрдән файдалану (блат), бюджет средстволарын үзләштерү һәм башкалар белән бәяли.

Коррупциягә каршы көрәш бүгенге көндә хокук саклау органнары эшчәнлегендә алгарышлы урын алып тора. Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексы ришвәт белән бәйле ике төрдәге җинаятьләрне күздә тота: ришвәт алу (290 маддә) һәм ришвәт бирү (291 маддә). Бу бер җинаять медаленең ике ягы: әгәр сүз ришвәт турында бара икән, димәк, ришвәт алучы да, ришвәт бирүче дә бар дигән сүз. Ришвәт алу-иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Аеруча бер төркем кешеләр тарафыннан кылынса яки куркытып алынса, законлы һәм законсыз гамәлләр өчен урындагы зат файда күрсә, моның өчен җинаять җаваплылыгы карала. Ришвәт бирү-урындагы затны законлы яки законсыз гамәлләргә тартуга, яисә ришвәт бирүче файдасына нинди дә булса өстенлекләр алуга, шул исәптән, хезмәт буенча яклау яки юл кую өчен өстенлекләр юнәлдерелгән җинаять.

Ришвәт диеп түбәндәгеләр санала:

- акча, шул исәптән валюта, банк чеклары, кыйммәтле кәгазьләр, кыйммәтле металл һәм ташлар эшләнмәләре, автомашина, туклану продуктлары, аудеотехника, көнкүреш приборлары, фатир, дача, гараж, җир участоклары һәм башка төрдәге күчемсез милек;

- ремонт һәм төзелеш эшләре, санатор һәм туристлык юлламалары, чит илгә чыгу, түләүсез яки түбән бәядән башка төр чыгымнарны түләү.

Ришвәтнең яшерен формаларына бурычка яки булмаган бурычны түләү өчен банк ссудасы, түбән бәядән сатып алынган товарлар өчен түләү, югары бәядән товарлар сатып алу, ришвәтче, аның туганнары яки дусларына хезмәт хакы түләп ялган хезмәт килешүләре төзү, ташламалы кредит алу, лекция, мәкалә һәм китаплар өчен гонорарны арттыру, казинода очраклы отыш, бурычны кичерү, аренда түләвен киметү, кредит буенча процент ставкасын киметү һ.б. керә.

Ришвәт алган өчен җинаять җаваплылыгына кемнәр тартыла ала соң?

Урындагы зат-оештыручы яки административ хуҗалык функцияләрен үтәүче хакимият вәкиле яки түрә булырга мөмкин.

Хакимият вәкиләре алар төрле рангтагы дәүләт яки муниципаль власть чиновниклары-өлкә яки шәһәр администрациясе, мэрия, министрлык яки ведомство, теләсә кайсы дәүләт учреждениесе, хокук саклау органнары, хәрби часть яки хәрби комиссариат хезмәткәре, судья, прокурор, тикшерүче, закон чыгару органы депутаты һ.б.

Оештыру яки административ-хуҗалык функцияләре үтәүче затларга - дәүләт яки муниципаль органның финанс һәм хуҗалык бүлекчәсе, эксперт, чакыру яки имтихан комиссиясе дәүләт члены, мәктәп директоры яки завуч, ВУЗ директоры яки факультет деканы, сырхауханә яки поликлиника баш табибы һ.б. керә.

Ришвәт төрләре

Россия Федерациясе җинаятьләр кодексы ришвәтләрне берничә төркемгә бүлә, чөнки алар өчен җәза бирелгән ришвәт суммасына турыдан-туры бәйле.

Зур күләмдә-ришвәт суммасы 25 мең сумнан артык; бик зур күләмдә-ришвәт суммасы 150 мең сумнан артык; аеруча зур күләмдә-ришвәт суммасы 1 млн.сумнан артык.

25 мең сумнан кимрәк булган ришвәтләр (кечкенә ришвәт) аерым төркемгә кертелмәсәләр дә, алар өчен дә җәза бирү каралган.

Ришвәт бирүче һәм алучыга нинди җәза карала?

Бу мәгълүмат Россия Федерациясенең 290 маддәсендә ачык күрсәтелгән:

Кечкенә ришвәт өчен:

-ришвәт күләменнән 20-50 тапкырга күбрәк штраф яки өч елга билгеле бер вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм итү;

-биш елга мәҗбүри эшләр, өч елга билгеле бер вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм итү;

-өч елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм ришвәт күләменнән 20 тапкырга күбрәк штраф.

Йөз сум күләмендә ришвәт алган өчен дә дәүләт яки муниципаль хезмәткәр өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин, әмма ни өчендер кайберәүләрне бу куркытмый.

Зур күләмдәге ришвәтләр өчен:

-ришвәт күләменнән 30-60 тапкырга күбрәк штраф һәм өч елга билгеле бер вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм итү;

-алты елга иректән мәхрүм итү һәм ришвәт күләменнән 30 тапкырга күбрәк штраф.

Бик зур күләмдә ришвәт:

-ришвәт күләменнән 70-90 тапкырга күбрәк штраф;

-җиде елдан унике елга кадәр иректән мәхрүм итү, ришвәт күләменнән 60 тапкырга күбрәк штраф һәм өч елга билгеле бер вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм итү.

Аеруча зур күләмдә ришвәт:

-ришвәт күләменнән 80-100 тапкырга күбрәк штраф һәм өч елга билгеле бер вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм итү;

-сигез елдан унбиш елга кадәр иректән мәхрүм итү, ришвәт күләменнән 70 тапкырга күбрәк штраф.

Җинаятьне ачуда яки тикшерүдә актив катнашкан, яки урындагы зат тарафыннан ришвәт таләп итү очрагы ачыкланса, яки җинаять кылынганнан соң ирекле рәвештә җинаять эше кузгатырга хокуклы органга ришвәт бирү турында хәбәр бирсә ришвәт бирүче җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

Ришвәтне тәкъдим итү факты булганнан соң нәрсә эшләргә?

Гражданлык позициясе, әхлакый принциплар, намус кушуы һәм тормыш тәҗрибәсе буенча карар кабул итәргә кирәк. Бу уңайдан ике вариант бар:

-беренче вариант-ришвәт сораучы белән элемтәләрне өзү, җинаятькә бармавыгызны аңа аңлату һәм сезнең өчен әһәмиятле мәсьәләнең хәл ителмәячәгенә төшенү;

-икенче вариант-бу явызлыкны бергәләп кенә җиңеп булачагын, кешенең теләсә нинди хәлләрдә дә үз дәрәҗәсен саклап кала алганын аңлап, җинаятьчеләр корбанына әверелмичә ришвәтчелеккә каршы чыгу, хокук һәм мораль нормаларына туры килгән кануннарга таянып эш итү. Явызлык һичшиксез җәзаланырга тиеш.

Һәр кеше ирекле шәхес буларак, карарны үзе кабул итә һәм үз юлын үзе сайлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәт