Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Күпләр өчен сыеныр урын ул

Районда социаль киеренкелекне түбәнәйтү, шулай ук, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү максатыннан "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшли.

Әйтергә кирәк, тормыш барышында килеп туган төрле мөрәҗәгать белән килүчеләр өчен әлеге үзәк чын мәгънәсендә сыеныр урын булып тора.

Бүгенге көнгә үзәктә 89 хезмәткәр эшли, шуның 16сы үзәкнең эчендә кайнаса, калган 73се турыдан-туры өйгә барып хезмәт күрсәтүчеләр. Үзәкнең төп структурасын да өйгә барып хезмәт күрсәтү өлеше тәшкил итә. Хезмәтнең әлеге төре исә ТР Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителгән карарлар нигезендә башкарыла. Алар нигезендә өйгә барып хезмәт күрсәтүнең дүрт төре билгеләнгән. Әлбәттә һәр төр үзенә социаль ярдәм күрсәтүнең ни дәрәҗәдә мохтаҗлылыгыннан чыгып билгеләнә. Алар арасында һәрдаим социаль һәм өлешчә ярдәм күрсәтүгә мохтаҗлар бар.

2011 елда "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең эшчәнлегенә район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов үткәргән киңәшмәдә тулы анализ ясалды. Үзәк директоры Илгизәр Вафин үзенең чыгышында башкарган эшләргә тулы күзәтү үткәрде. Шулай итеп, 2011 елда өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән 374 кешегә өйгә барып социаль ярдәм күрсәтелгән, 2010 елда ул 383 кеше булган. Ярдәм күрсәтү төрләренә килгәндә иң күбе өченче төргә, ягъни өй эчендә генә мөстәкыйль хәрәкәтләнә алучыларга (алар 286) ярдәм күрсәтелгән. "Кровать-урындык" дүртенче төргә караучы кешеләр исә- 71.

-Хезмәт күрсәтүләр, билгеле, килешү нигезендә башкарыла. Бушлай хезмәт исә сугышта катнашучыларга һәм яшәү минимумыннан түбән пенсия алучыларга каралган. Билгеле, теләүчеләр өстәмә түләүле социаль ярдәм күрсәтү мөмкинлегеннән файдалана алалар,- ди үзәк директоры Илгизәр Вафин.

Кварталга бер мәртәбә үзәк белгечләре социаль ярдәм күрсәтү урыннарында булып, хезмәтнең сыйфатын тикшерәләр, нәтиҗәләр чыгаралар. Шул ук вакытта социаль хезмәткәрләр тарафыннан эш буенча көндәлек алып барыла.

Реклама

2011 елда интернат-йортка өлкән яшьтәге өч кеше урнаштырылган. Үзәкнең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан да күп кенә эшләр алып барыла. 2011 елда, мәсәлән, 5492 хезмәт күрсәтелсә, 2010 елда ул 5084 булган. Ел дәвамында 37 имин булмаган гаилә (аларда барлыгы 57 бала) иртә чорда ачыкланып, исәпкә алынган. Шул ук вакытта, реабилитацияләүнең уңай якка үзгәрүенә бәйле рәвештә, патронаж исәбеннән 42 гаилә (анда барлыгы 94 бала) төшерелгән.

Моннан тыш үзәк авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән төрле очрашулар, кичәләр үткәрүне дә гадәти чараларның берсенә әйләндергән. Әлеге юнәлештә, шулай ук, олы яшьтәгеләр белән дә эшләмәкче булалар бүлек хезмәткәрләре.

-Бүген ялгызы гына көн күрүче әби-бабайлар бихисап һәм алар аралашуга бик мохтаҗ. Шуңа да бүлек тарафыннан киләчәктә әлеге ялгызлар янына чыгу, очрашулар, телефон аша сөйләшүләрне оештырмакчы булабыз,- ди үзәкнең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Зөлфия Юсупова.

Киңәшмәдә үзәкнең финанс мәсьәләләре белән бәйле булган проблемалар да әйтеп үтелде. Әлеге мәсьәлә буенча Айрат Җәлалов яңа төр форма, алымнарны эш барышында кулланып, эшчәнлекне тагын да камилләштерергә өндәде. Шулай ук, район һәм республика күләмендә үткәрелүче социаль чараларда, әлеге юнәлештә билгеләнгән төрле грантларда, бәйгеләрдә актив катнашырга кирәклеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль тема