Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Киләчәгең нинди, и, кеше?!

    Әй эчәбез, эчәбез... Әмма нәрсә эчәбез соң? Шушы урында газетаны бер читкә куй да, уйлан әле. Дөрес тә, кулланган спиртлы эчемлекнең кая, нинди шартларда җитештерелгәненә игътибар иткәнең бармы? Ничек кенә халыкны аек тормыш рәвешенә чакырсак та, кызганычка каршы, спиртлы эчемлекләр безнең тормышта үз урынын таба. Тарихта, 1025 ел элек Киев...

    Әй эчәбез, эчәбез...

    Әмма нәрсә эчәбез соң? Шушы урында газетаны бер читкә куй да, уйлан әле. Дөрес тә, кулланган спиртлы эчемлекнең кая, нинди шартларда җитештерелгәненә игътибар иткәнең бармы?

    Ничек кенә халыкны аек тормыш рәвешенә чакырсак та, кызганычка каршы, спиртлы эчемлекләр безнең тормышта үз урынын таба. Тарихта, 1025 ел элек Киев Русе князе Владимир Ольговичның үзе һәм үзенең халкы өчен христиан дине кулай дип, аны кабул итүе турында язмалар бар. Византиядән килеп христиан динен пропагандалаучыларга өстенлек биреп, Болгардан барып ислам дине турында сойләүчеләрне ул нәкъ менә исламда хәмергә булган тискәре караш өчен "Мой народ не моҗет без выпивки" дип кире борган диләр. Ни кадәрле дөрестер инде, князь Владимир дөрес тә шулай әйткәнме, я башкача булганмы, әмма бүгенге көннәргә кадәр килеп ирешкән сүзләр инде бу. Шуны гына әйтәсем килә, дин аермасына карап кына, халыкта аракы эчү кимегәне юк. "Не можем без выпивки" дигәне татарга да, рус, чувашка да кагылып, бүгенге көндә дә актуаль булып кала бирә. Үлгәнче, егылганчы эчәбез. Янәшәбездә эчә-эчә бер нәселнең корып бетүен күреп торабыз, әмма тукталып, уйланырга вакыт тапмыйбыз. Ярый әле, кибеттән сатып алып эчсәң. Юк, арзанрагына үреләбез. Я булмаса, әллә кайчаннан билгеле булган, өйдән сатучының капкасын шакыйбыз. Ә ул шешә эчендә безгә нәрсә тәкъдим итәләр, эчемлекме, агумы - исебез китми.

    Утырыштан

    Бу сүзләремне нәрсәгә таянып язам соң? Шушы көннәрдә генә район башлыгы Александр Шадриков җитәкчелегендә авыл башлыклары, район үзәк хастаханәсенең баш табибы, район прокуроры, эчке эшләр бүлеге начальнигы катнашында утырыш булды. Утырышта катнашкан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль бүлеге җитәкчесе Марина Тихонова Чүпрәле районы буенча җан башына туры килгән спиртлы эчемлек куллану күрсәткеченең кимегәнлеге турында әйтте. Әмма монда шатлыкка урын юк. Ни өчен дисәң, утырышта район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов китергән саннар сискәндерә. Баш табиб булып, баш табиб та: "Бүген үз сәламәтлеген бәһали белмәгән кешегә аракы эчмә дип әйтү урынсыздыр, һич булмаса сыйфатлысын эч, кибеттән сатып алып эч, дип әйтик инде",-ди. Ачынганнан, район, халык язмышы өчен борчылганнан әйтә ич ул бу сүзләрне. Баш табиб китергән саннарга күз салыйк. "Яңа ел каникуллары"нда районда уртача 9 кеше үлә икән. Бу күрсәткеч 2011 елда 11 кеше булган, 2012дә - 8, быел -9. Үткән тугыз айда "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләрнең 97се "алкоголь синдромы" белән теркәлгән. Әле болар "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә китерелгәннәре! "Үлә-терелә" өйдә айнытылганнары күпме инде аларның?

    Утырышта чыгыш ясаган район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов та саннарга тукталды. Алардан күренгәнчә, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда Чүпрәледә алкоголь куллану күләме 75 процентка гына калган.

    -Халык аз эчә башлаган дию, һич тә дөреслеккә туры килми, -ди район башлыгы Александр Шадриков та. -Бәлки моңа кайбер авылларда кибетләрдә аракы кайтартылуның кимүе йогынты ясыйдыр. Әмма кибетттән буш кул белән чыккан кеше акчасын тотып кая бара? Кирәк булгач ул товарны барыбер дә юнәтә бит инде ул. Әмма кайдан һәм кемнән?-дип ул авыл башлыкларын да, район эчке эшләр бүлеген дә моңа ачыклык кертергә чакырды.

    Фикерләр

    Ильмир Измайлов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:

    - Авыллар буенча чагыштырып караганда, мәсәлән, үткән 9 ай эчендә җан башына туры килгән спиртлы эчемлек - Иске Ишледә 1,1 литр, Иске Чокалыда 12,8. Иске Ишледә эчмиләр дип уйлыйсызмы? Юк, эчмиләр, дип авыз тутырып кем җавап бирә алыр? Шомыршы районыннан барып алалар алар. Ә Иске Чокалыда авылның 4 ягында 4 кибет, һәрберсендә аракы сатыла. Ә бит Татарстан казнасына керә торган акчаларның алкоголь реализацияләүдән булганы, нефтьтән кала, икенче урынны тота. Димәк ки, искеишлелеләр, үз саулыкларына гына зыян салмыйча, чит-ятлар "тегермәненә су коя", алар казнасын баета булып чыга.

    Илсур Басыйров, эчке эшләр бүлеге начальнигы:

    - Үткән тугыз ай эчендә алкогольгә кагылышлы 36 хокук бозу факты теркәлде. Кызганычка каршы, кеше гомерен куркыныч астына куеп өйдә җитештерелгән, я булмаса чит өлкәләрдән кертелгән шикле продукцияләр сатучылар да бар. Самогон дип халык телендә йоргән эчемлекне кайнатып, башка кешеләргә сатканда да 10 кеше тоткарланды. Беренче чиратта тыелган юл белән үз кесәсен калынайтуны максат иткән мондый кешеләр җавапка тартыла, билгеле. Безнең бүлек хезмәткәрләре тарафыннан тыелган вакытта аракы сату һәм балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлек сату фактлары барлыгы да ачыкланды. Икенчесе бигрәк тә аяныч, андыйларны кисәтеп, икенче тапкыр шундый факт ачыклана калганда, закон буенча җинаять җаваплылыгы каралганлыгын ассызыклыйсым килә.

    Шул ук вакытта кайбер авыл җирлекләре башлыклары үз авылларындагы "чир"не яшереп калуны кулайрак күрәләр. Участок вәкилләре, безнең хезмәткәрләр белән тыгыз элемтәдә тормыйлар. Ялган аракы сатып кеше агулауга каршы көрәштән җәмәгатьчелек тә читтә калырга тиеш түгел дип саныйм мин.

    Ильмас Шиһабетдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы:

    - Район үзәк хастаханәсенә китерелгән, я булмаса килгән кеше, безнең өчен, иң беренче чиратта авыру ул! Эчеп ятканмы, туганы-гаиләсе туйганмы ул кешедән, ничек кенә булмасын, без аны үлемнән алып калырга, дәваларга тырышабыз. Күбрәк ялган, сыйфатлы аракы эчәләр дип 40 елга якын табиблык тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Элеккерәк елларда, айный алмаганнар да хастаханәгә килеп эләккәч 2 көр эчендә сафка басалар, яңадан кеше булалар иде. Ә хәзер алай түгел, атналар, айлар кирәк. Бер караганда үзе теләп сатып алган чирдән дәвалау өчен ул кешегә күпме медикамент бирәбез, вакыт сарыф итәбез. Карыйсың, ике-өч айдан тагын шул ук кешене шул ук синдром белән хастаханәдә... Билгеле, кибеттәгесен дә без, табиблар, агу дибез. Ә кайда җитте шунда җитештерелгәннәре икеләтә агу ич инде аларның. Ә иң аянычлысы, теге дөньяга китеп барганнары да, алкоголик буларак исәптә торганнары да хезмәткә сәләтле яшьләрдәге кешеләр. Болай барса, авыл кешесе бер-берсен "агулаудан" туктамаса, белмим, кая барып чыгарбыз. Минемчә, авылларда "эшкә яраклы" кеше (адәми сыйфатларын югалтмаган дип аңларга кирәк) бик аз калачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: