Туган Як
  • Рус Тат
  • Һәр кешенең бәхеткә хакы бар!

    Һәр бала Аллаһы бүләге һәм ул берничек тә кимсетелергә тиеш түгел. Ата-анасы кем генә булмасын, нинди генә булмасын, балага ата-ана мәхәббәте кирәк. Тормыш агышында һәркайсыбыз барысыннан да мохтаҗ булган ятим балалар турында онытмыйк. Аларга игътибар гына түгел, матур уенчык та, яңа кием дә, операция була калса, кыйммәтле дарулар да кирәк....

    Сүз дә юк. Бала гаиләгә килеп кергәч, үзен аның аерылгысыз бер әгъзасы итеп тоя. Аның әти-әнисе дә, апасы, абыйсы да булырга мөмкин. Ә тәрбиягә бала алучы гаилә эш белән тәэмин ителә. Тәрбиягә бала алучы гаиләдә биологик балаларын да кушып, сигез балага кадәр тәрбияләнергә мөмкин. Үзләрендә бала алу теләге булган гаиләләр хезмәт стажы, хезмәт хакы белән генә түгел, баланы тәрбияләү өчен кирәкле пособие белән дә тәэмин ителәләр.

    -Рамилә Вазыйховна, тәрбиягә бала алучы гаиләләргә бирелүче пособиеләрнең күләме 1 январьдан үзгәрә диләр, ә бүгенге көндә күпме түләнә?

    -Баланы гаиләгә алганда тиешле документларны рәсмиләштерү өчен Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бер мәртәбә, 11мең 703 сум да 13 тиен күләмендә,пособия бирелә. Баланы тәрбиягә алучы ата-анага айлык хезмәт хакы итеп, һәр бала өчен 2500 сум түләнә. Әгәр дә алар педагогика яки медицина өлкәсендә белемле булсалар, хезмәт хакына 50 процент өстәлә. Әгәр дә бала өч яшькә җитмәсә яки бала инвалид булган очракта кабат хезмәт хакына 30 процент өстәмә каралган. Бала чыгымнары өчен гаиләгә ай саен мәктәп баласына-6655 сум, кече яшьтәге балалар өчен 5770 сум акча түләнә. Рәсәй законнарына туры килгән алиментка, пенсиягә һәм башка түләүләргә дә бала хокукы саклана. Әгәр дә бала исеменә беркетелгән йорт булмаса, закон нигезендә тәрбиягә алынучы балага 18 яше тулгач, торак йорт алу өчен сертификат бирелә.

    -Рамилә Вазыйховна, гаиләгә бала алып тәрбияләргә теләүчеләргә нәрсә эшләргә?

    -Яшәү урыннарында опека һәм попечительлек органына гариза язалар һәм консультация алалар. Барлык документларны тутыруда да без ярдәм итәчәкбез. Ә инде бала белән танышу чоры үзе бер психологик процесс дияр идем.

    Бала җаныңа якын булганда гына әлеге баланы тәрбиягә алырга кирәк. Шулай берюлы бер ханым баланы күрде дә, икенче көнне күңелсез генә документ тутырмакчы була. "Нәрсә, әллә күңелеңә ошамадымы?"- дим. "Ошады инде",- ди бу. Аңа әлеге баланы алмаска куштым. Ә икенче баланы күрүгә күңеленә әллә нәрсә булды, бу бала минеке, дип күкрәгенә кысты.

    Иң башта опека органы комиссиясе бала алачак гаиләнең яшәү шартлары белән таныша. Республикада "Ата-ананы алыштыручылар мәктәбе" курслары оештырыла. Баланы сайлап алу, аннан бала янына баргалау, бала белән якыннан танышу, кунакка чакыру, медицина күзәтүе үткәрү кебек шактый катлаулы эшләр башкарыла. Соңыннан тәрбиягә бала алуны сорап опека һәм попечительлек органы белән килешү төзелә.

    -Бала алырга теләп тә, теге яки бу сәбәпләр аркасында тәрбиягә бала бирелми калу очраклары бармы?

    -Бар. Чөнки монда гаиләнең психологик халәте, матди тәэмин ителеше, гаилә әгъзаларының эчке теләге һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләр дә исәпкә алына.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: