Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Гомер. Ул күпме тора?

    Күз алдымнан күптән түгел генә булган бер хәл китми. Бер туганыбызны хастаханәгә урнаштырырга дип, "Ашыгыч ярдәм" бүлеге төбендә утырып торабыз.

    Ул да булмады бик кызу тизлектә "Җигули" машинасы килеп туктады, медперсонал да тулы әзерлектә, "каталка"ларын төртеп ишек төбендә үк авыруны каршы алырга әзерләнде. Шунда ук баш табиб та килеп җитте. Инде бер хәле дә калмаган, ятакка кеше ярдәменнән башка ята да алмаган ир-атка шунда ук ашыгыч ярдәм күрсәтергә тотындылар: кая укол ясыйлар, кая кан тамырына дару җибәрәләр. Коридорда әлеге авыруны китергәннәр арасында ике хатын-кыз яшь аралаш бер-берсенә нидер сөйли-сөйли басып тора. "Озак инде, озак эчә башлаганына..", дип кайгырышканнары аңлашыла. Шул ара табиб чыгып авыруның кайчаннан бирле шундый халәттә булуын, нигә иртәрәк хастаханәгә китермәүләрен сорашырга тотынды. Шул ук вакытта хәлнең бик җитди икәнлеген дә искәртте. Ә беркүпмедән реанимациядән төшеп әнисенә улын коткарып калып булмаганлыгы турында хәбәр иттеләр. ...Япь-яшь кеше... Тагын бер яшь кеше аракы сөременнән айный алмады... Туасы балалары, бәхетле яшисе көннәре калгандыр, шәт... Бу бер очрак, мин шаһит булган бер очрак. Ә күпме шундый яшәмичә дә китеп барган кешеләр, аракы корбаны булучылар? Әлеге уңайдан кеше организмы ни өчен агулана, ни өчен коткарып калып булмый, районда легаль булмаган аракы, эчемлек сатуга каршы тору ничек куелган һәм башка шундый сорауларга җавап табу максатыннан түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырдык. Әңгәмәбезгә район Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайловны, Чүпрәле үзәк хастаханәсенең баш табибы Ильмас Шиһабетдиновны, Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле буенча бүлеге начальнигы Илсур Басыйровны чакырдык.

    Журналист:

    -Алкоголизмның ачык һәм яшерен төре белән һәр унынчы кеше авырый,-диләр социологлар. Әмма, эчкечелек һәрвакытта да үлемгә китерми бит. Чүпрәледә типсә тимер өзәрдәй яшь ир-атларның дөньядан китүендә бәлки башка сәбәп ятадыр?

    Ильмас Шиһабетдинов:

    -Үлемгә төрле сәбәпләр һәм авырулар китерә, анысы. Әмма бүген эчкечелек турында гәп корабыз икән, алкоголь белән агуланып үлүчеләр турында сүз алып барыйк. "Чирен яшергән-үлгән",-диләр. Беренче чиратта, үлемгә китергән сәбәпләрнең берсе-ул медицина ярдәмен сорап соң мөрәҗәгать итү. Яшерен-батырын түгел, эчә торган кешегә җәмгыятьтә "беткән кеше" дип карау яшәп килә. Исерек булгач, ул кеше проблемасы белән йөзгә-йөз кала, туганнары, хатыны, әти-әнисе дә аннан йөз чөерергә мөмкин. Ә эчкечелек-ул авыру. Авыру чоңгылына эләккән кеше аннан тиз генә котыла алмый. Бер атна да, ике атна һәм ай дәвамында да эчәргә мөмкин. Һәм, игътибар итегез, ул нәрсә эчә бит әле?! Нинди эчкеченең кибеттән аракы алып эчкәнен күргәнегез бар? Теләсә кайда һәм теләсә нәрсә эчеп йөргәннәр, билгеле, агулана. Бик сирәк очракта гына аларны үлем тырнагыннан йолып алып калырга мөмкин.

    Журналист:

    -"Кибеттән аракы алып эчү" дигәннән, бер киңәшмәдә Чүпрәле районында аракы сату буенча күрсәткечләрнең бик түбән икәнлеген ишетергә туры килгән иде. Иске Ишле авылында, мәсәлән, 2013 елның беренче кварталында кибеттән нибарысы 6 шешә аракы сатылган. Бу факт Иске Ишле авылында айнып беткәннәр диюгә нигез була аламы?

    Ильмир Измайлов:

    -Һич юк, кибеттә аракы сатылмау бу авылда эчүчеләр юк дигәнне расламый. Киресенчә, кибеттә аракы булмаганда, кирәк кеше аны төрле юллар белән табып, тиеш булмаган урыннардан шикле эчемлек юнәтеп саулыгына зарар гына китерә. Ә кибетләрдә исерткеч эчемлекнең аз сатылу проблемасы бар бездә. Без әлеге проблеманы күтәреп, халкыбызны күпләп эчәргә өндәмибез, дөрес аңлагыз. Татарстанда эшләнгән продукция, спиртзаводларда чыгарылган продукция ышанычлырак, дип, шуны халык аңына җиткереп, сәламәтрәк булуларын һәм озаграк яшәүләрен телибез.

    Без инде эшмәкәрләргә дә, сатучыларга да Татарстанда нинди аракының сыйфатлы һәм кулланучылар тарафыннан әйбәт бәяләнүе турында информацияләр тараттык. Дөрес, аракыга акциз күтәрелү сәбәпле, бу төр продукциягә бәя дә артты. Әмма, шул ук вакытта, аракыны легаль булмаган рәвештә сәүдә итүчеләрдән сатып алып үзебезнең сәламәтлегебезне куркыныч астына куябыз түгелме соң инде? Кешегә бит гомер бер генә бирелә. Әллә ни игътибар итмичә кылынган хата (бу очракта самогон, ялган аракы эчү дип аңларга кирәк) төзәтеп булмаслыкка әйләнергә мөмкин.

    Журналист:

    -Төрле гаммәвикүләм мәгълүмат чаралары әледән-әле подвалларда, идән асларындагы спирт заводларының (аларны "завод" дип атап булса, әлбәттә) законга сыешмаган эшләре турында хәбәрләр биреп тора. Элегрәк, безнең район аша федераль трасса үткәнлектән, районга аракы кертүнең яшерен фактлары ачыкланганлыгы турында ишетергә туры килә иде. Хәзер бу эш ничек тора? Гомумән, бу турыда законнар ни сөйли?

    Илсур Басыйров:

    -2012 елда Чүпрәле районы территориясендә 116 җинаять теркәлде, шуларның 56сы, ягъни җинаятьләрнең һәр икенчесе исерекләр тарафыннан кылынды. Исерек хәлдә кылынган җинаятьләрнең күпчелеге Иске Чүпрәле һәм Түбән Чәке авыл җирлекләренә туры килә. Исерек килеш автомобиль идарә итүчеләр гаебе белән 6 кеше һәлак булды, 10 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алды. Әлеге негатив күренешләрне булдырмау максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге тарафыннан билгеле күләмдә профилактик чаралар үткәрелә. Үткән елда үз йортларыннан законсыз рәвештә составында спирт булган сыекча сатуның 21 очрагы ачыкланды. Аларның күпчелеге Зур Аксу, Алешкин-Саплык, Иске Чүпрәле, Городище һәм Уби авыл җирлекләренә туры килә. Әлеге җинаять буенча гаепләнүче затларның барысы да административ җаваплылыкка тартылды. Барыбызга да мәгълүм булганча, алкогольле продукция сатуның вакыты чикләнгән, ягъни аны 22 сәгатьтән алып иртәнге 10 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында сату тыела. Шуңа да карамастан, әлеге законны үткән ел 21 сатучы бозды һәм административ җаваплылыкка тартылды.

    Балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сатуның өч очрагы теркәлде. Җәмәгать урыннарында "кызмача" йөрүчеләр белән дә кискен көрәш алып барабыз. Үткән ел шундый сәрхүшләргә карата 1300 дән артык беркетмә төзелде. Андый очраклар бигрәк тә Алешкин-Саплык, Зур Аксу, Иске һәм Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлекләрендә күп.

    Кайбер очракта исерек хәлдә булган гражданнар үзләре үк җинаять корбанына әйләнә. Бүгенге көндә эчке эшләр бүлегенең профилактик учетында 100 гә якын кеше исәптә тора. Алар бер ел дәвамында җәмәгать урыннарында һәм урамнарда исерек йөргән өчен өч һәм аннан да артык мәртәбә җаваплылыкка тартылган кешеләр. Эчкечелекнең гаиләгә дә тискәре йогынты ясавын онытырга ярамый. Көнкүрештә шундый 13 җинаять теркәлде, аларның икесе авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрдән санала.

    Ата-аналарның эчкечелеккә бирелүеннән балалар газап чигә. 2012 елда ата-ана вазифасын үтәмәүчеләргә РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча 40 административ беркетмә төзелде, балигъ булмаган 13 баланың исерек булуы ачыкланды. Даими рәвештә ата-ана вазифасын үтәмәгән һәм эчүчелеккә бирелгән 11 гаилә башлыклары учетка куелды.

    Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү сферасына килгәндә, автотранспорт белән исерек килеш идарә итүче 134 кеше тоткарланды.

    Журналист:

    -Һәрберебезне өйдән торып спиртлы сыекча сатучылар, эчкечелек проблемасы борчыйдыр, дип уйлыйм. Чөнки алар туганнарыбызны, күршеләребезне, танышларыбызны, хәтта якыннарыбызны да агуларга мөмкиннәр. Укучыларыбызны да газета битләрендә ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырабыз. Кемдә нинди фикерләр бар?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: