Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Җәмгыятебезне җимереп баручы чир

    Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утырышы Алешкин-Саплык авыл җирлегендә узды.

    Кызганычка каршы, Алешкин-Саплык авыл җирлеге - иң тынгысыз участокларның берсе. Җирлек составына авыллар да күп - алтау. Читтән күченеп килүчеләр дә шактый. Гадәттә, андыйлар тору җирен бер сәбәпсез үзгәртми - эшсез, эчкече, җинаятьче булырга мөмкиннәр.

    - Йорт сатып алганда, пропискага кергәндә авыл җирлеге башкарма комитетының аларга каршылык күрсәтергә хакы юк. Мондый гамәл закон тарафыннан тыелган,-ди авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев.

    Бүгенге көнгә җирлек буенча начарлар исәбендә торучы гаиләләр дә күп. Сәбәбе-эчкечелеккә бәйле һәм иң гаҗәбе алар бу гамәлдән баш тартырга да җыенмыйлар.

    Ел дәвамында комиссия, авыл җирлеге һәм башка структуралар белән берлектә мондый гаиләләр белән әллә ничә тапкырлар сөйләшү үткәрелгән, балаларның яшәү шартларын үзгәртү өчен чаралар күрү мәсьәләләре каралган. Комиссия бер гаиләне бу исемлектән төшереп калдыру турында карар чыгарган. Әмма, ни кызганыч, монысы да тормышка ашмады. Сәбәбе - гаиләнең тагын шул ук юлга басуы.

    -Балалар белән эшләп була әле, тик менә аларның әти-әниләрен үзгәртүе бик авыр,-ди Алешкин-Саплык урта мәктәбе директоры урынбасары Светлана Филиппова.

    Мәктәптә профилактика комитеты эшли. Шулай ук, югары сыйныф укучылары, укытучылар белән берлектә, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны үз контрольлегенә алган.

    -Җәмәгать тәрбиячеләре, сыйныф җитәкчеләре дә өйләргә барып, кичке рейдлар да ясыйлар, тормыш-көнкүрешләре белән танышалар. 22.00 сәгатьтән соң, балаларның урамда йөрү вакыты контрольдә тотыла,-ди мәктәп директоры Виктор Казаков.

    Комиссия эшендә полиция участок вәкиленең, мәдәният йорты җитәкчесенең, фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәренең дә чыгышлары тыңланды. Әлеге гаиләләрне, анда тәрбияләнүче балаларны әлеге сазлыктан тартып чыгару юлларын бергә эзләделәр. Җирлектә җәмәгатьчелек тәрбиячеләре эшен көчәйтүне һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар профилактикасына иҗтимагый оешмаларны да тарту бурыч итеп куелды.

    -Әгәр дә гаилә баланы тәрбияләү вазифасын башкара алмый икән, әлеге эш дәүләт карамагына күчә. Биредә баланы тизрәк гаиләдән тартып алу турында сүз бармый, ә комиссиянең максаты, беренче чиратта, мондый гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның мәнфәгатен кайгыртуны, аннан соң әти-әниләр белән реабилитацияләү курслары үткәрүне күздә тота,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.

    Сүз дә юк, комиссия тарафыннан башкарылган эшләр эзсез узмый. Күп кенә гаиләләр, аңга килеп, яңадан "дөньяга кайта", эшли, тулы канлы тормыш белән яши башлый. Ә кайберләре исә еллар узса да, шушы боҗрадан чыгу юлын таба алмый.

    Шундый гаиләләрнең берничәсе комиссия утырышына чакырылды. 1986 елгы 28 яшьлек ханым спиртлы эчемлекләр күп куллана. Тормыш иптәше күрше районныкы, шунда әнисе белән яши, эшли. Биредә исә өч бала үсә. "Әйтеп-әйтеп тә үзгәртә алмаган эчкече хатын белән нишләргә дә белмим" ди ир кеше. "Ялгыштым, башка мондый хәл кабатланмаячак", дисә дә әни кешене исә яман чир һаман үзенә ныграк тарта бара.

    Комиссия әлеге ханым теләге нигезендә аны махсус дәвалау учреждениесенә җибәрү мәсьәләсен карады.

    Гаиләдә ир эчсә-ярты бәла, хатын эчсә-зур бәла, диләр. Комиссия утырышында буыннан-буынга күчеп килүче яман чирнең дәвамчылары белән дә очрашырга туры килде. Кайчандыр әти-әниләре шушы юлда булганнар бүген үзләре комиссия каршында балаларын тиешенчә тәрбияли алмаганнары өчен җавап тоталар. Кызганыч, әмма факт. Әгәр дә бу чирдән котылу юлын бергәләп эзләмәсәк, ул җәмгыятебезне әкренләп җимереп бетерәчәк. Ә моның өчен башлап, бары тик бер-беребезгә битараф булмау сорала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: