Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле училищесы техникум статусын алды

    Күптән түгел генә район үзәгендәге 90 номерлы һөнәри училище "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы" ("Дрожжановский техникум отраслевых технологий") автономияле дәүләт урта һөнәри белем бирү учреждениесе статусына ия булды. Әлеге уңайдан без техникумның директоры Рамил Ахметовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    -Рамил Рафикович, һөнәри училищены техникум итеп үзгәртү нинди максатны күздә тотты?

    -Соңгы елларда республикада гына түгел, гомумән, ил буенча эшче һөнәрләренә кытлык сизелә. Хөкүмәтебез тарафыннан бу өлкәдә билгеле бер эшләр дә башкарыла, агропромышленность комплексы, хезмәт күрсәтү сферасы, сәүдә һәм сервис өчен белгечләр һәм квалификацияле эшчеләр әзерләүне максат итеп Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан төрле карарлар кабул ителә. Безнең һөнәри белем бирү учреждениесенә техникум статусы бирелү дә шушы максатны күздә тота.

    -Техникумда киләчәктә нинди һөнәрләр буенча белем биреләчәк?

    -Безнең техникумда программа нигезендә ике тармак буенча-башлангыч һөнәри белем (НПО) һәм урта һөнәри белем бирү (СПО) каралган. Урта һөнәри белем бирү программасы нигезендә 2014 елдан җәмәгать туклануы продукциясе юнәлеше буенча-техник технолог, авыл хуҗалыгы механизациясе буенча-техник-механик, автомобиль транспортын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү буенча-техник, икътисад һәм бухгалтер учеты (тармаклар буенча)-бухгалтерлар белгечлекләренә укыту планлаштырыла.

    Хәзерге вакытта без техникумны юридик зат буларак теркәү, лицензия алу һәм устав кабул итү өстендә эш алып барабыз. Бүгенге көндә башлангыч һөнәри белем бирү программасы буенча авыл, район өчен таләп ителгән тракторчы-машинист, автомеханик (яңа һөнәр), пешекче-кондитерлар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, умартачы, сатучы, санлы мәгълүматны эшкәртү мастеры һөнәрләренә өйрәнәләр. Шулай ук, 8нче группага кергән физик тайпылышлары булган укучылар өчен коррекцион уку төркеме оештырылды. Биредә алар төзелеш һәм бизәкләү эшләре буенча белгечлек үзләштерәчәкләр. Шоферларга категорияләрен күтәрү өчен түләүле курслар да эшли.

    -Уку процессын тагын да камилләштерү өстендә нинди эш алып барасыз?

    -Заманча итеп компьютерлаштырылган комбайн-тракторларда эш-ләү өчен белемле яшьләр кирәк. Әлбәттә, моның өчен укучыларга төрле яклап ныклы белем бирү таләп ителә. Техникумда укучыларга 33 мастер-педагогик хезмәткәр белем бирә. Математика укытучысы Әсәдулла Аббазовның, производство мастеры Петр Романовның, физик тәрбия җитәкчесе Илфак Сәлаховның, махсус дисциплина укытучысы Альфик Калимовның, пешекче-кондитерларны укыту буенча производство мастеры Сирин Мөшәрәпованың, укыту-производство эшләре буенча директор урынбасары Раил Нигмановның тырыш хезмәтләрен аеруча билгеләп үтәсем килә. Бүгенге көндә безгә техник механика, начертательная геометрия фәннәре буенча укытучылар таләп ителә. Шулай ук, лаборатория һәм башка кабинетларны заманча җиһазлау эшләре дә дәвам иттерелә.

    -Техникумның материаль-техник базасын ныгыту буенча нинди эшләр планлаштырыла?

    -Үткән елларда уку биналары, тулай торак бинасы төзекләндерелде, производство мастерскойлары реконструкцияләнде. Автотрактодром яңартылды, биредә юл йөрү бил-геләре яңаларына алмаштырылды. 2014 елга бер уку корпусының эчен тулысынча төзекләндерү буенча дәүләт планына кертеп калдыра алдык. Киләсе елга төзекләндерү эшләренә тотыначакбыз. Автотрактодром уку машиналары белән тулыландырылды. Хәзерге вакытта биредә булачак шоферларны машина йөртүгә әзерләү өчен 5 җиңел машина, 2 "КамАЗ" автомобиле, 2 автобус бар. Шулай ук, хәрби комиссариат белән килешү нигезендә, булачак солдатларны ВУС-827 программасы нигезендә укытып, С категорияле шофер белгечлеге буенча әзерләү өчен бер "Урал" автомобиле дә бар. Армия өчен елына 30-35ләп шофер әзерлибез.

    Аннан соң безнең үзебезнең 305 гектар мәйданны биләгән чәчүлек җирләребез бар, анда төрле культуралар игәбез. Сүз уңаеннан, быелгы урак чорында бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 20,3әр центнер уңыш чыкты. Җирләребезне эшкәртү өчен җитәрлек күләмдә техникабыз бар. Биредә шуны да ассызыклыйсым килә, җирләребезне чәчү һәм уңышын җыеп алу чорында белгечләребез-укытучы-мастерлар һәм студентлар эшлиләр. Студентларга биредә эшләү чорында хезмәт хакы да түләнә, үзләрен сынап карау өчен менә дигән практика да. Шулай ук, техникум базасындагы уку хуҗалыгында терлекләр: сарыклар, дуңгызлар, куяннар, атлар асрыйбыз. 30 оя умарта кортлары бар. Умартачы һөнәрен үзләштерүчеләр практиканы шунда үтәләр.

    Башка авыллардан яисә чит төбәкләрдән килүче укучылар өчен 90 урынга исәпләнгән тулай торагыбыз бар. Тулай торакта урын җитмәгән очракта студентларыбызга район үзәгендә фатирлар табарга ярдәм итәбез, урнаштырабыз, фатир өчен түләүнең бер өлешен техникум үз өстенә ала. Студентларыбызны ашханәдә өч тапкыр түләүсез ашату оештырылган. Уку елы дәвамында алар стипендия белән тәэмин ителә.

    Гомумән, укучылар өчен бар шартларны да тудырырга тырышабыз.

    Бик җайлы актлар залыбыз, китапханә, тренажерлары булган спорт залы бар. Үзебезнең КВН командабыз, иҗади коллективыбыз эшли. Төрле конкурсларда катнашып, район, зона, республика конкурсларында җиңүләр яуладык.

    Спортны сөючеләр өчен дә сайлап алу мөмкинлеге зур: телисең икән, җиңел атлетика, волейбол, футбол секцияләренә йөри аласың. Техникумда төрле кичәләр, чаралар еш үткәрелеп тора. Укучыларыбыз төрле конкурсларда, бәйгеләрдә бик теләп катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.

    Бер сүз белән әйткәндә, техникумда авыл хуҗалыгы белгечлекләрен генә түгел, һәръяклап ныклы белем алу өчен, укучыларның ялларын файдалы итү өчен бар шартлар да тудырылган, бу мөмкинлектән файдалана белергә генә кирәк.

    -Әйткәнегезчә, студентлар техникумда эшче һөнәрләрен үзләштерәчәкләр. Ә менә укып бетергәннән соң аларны эшкә урнаштыру буенча хәл ничегрәк тора?

    -Хәзерге вакытта безнең техникумда 226 укучы белем ала. Тракторчы-машинистлар, электр белән эретеп ябыштыручылар-шоферлар, пешекчеләр хезмәт базарында иң соралучы һөнәрләр. Безнең техникумны тәмамлаган барлык белгечләр проблемаларсыз эшкә урнашып киләләр. Мәсәлән, үткән елгы чыгарылышта техникумны, ул вакытта училище иде әле, 17 пешекче кыз тәмамлады. Без аларны практикага озаттык. Һәм, әйтергә кирәк, аларның һәркайсы практика үткән оешмалар белән контрактлар төзеп кайттылар, имтиханнарын уңышлы тапшырганнан соң, эшкә урнаштылар. Аннан соң "Бәхетле", "Амбасадор" кебек сәүдә үзәкләреннән пешекче-кондитерларга эш урыннары тәкъдим иткән хат-заявкалар да еш килә безгә. Техникумда эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерүче укучыларыбыз арасында шәхси эшләрен ачучылар да бар.

    Безнең район авыл хуҗалыгы районы. Шуңа да авыл хуҗалыгы профилендәге белгечләргә дә ихтыяҗ зур.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: