Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Чүпрәле территориясендә 300гә якын чүп-чар контейнеры исәпләнә

    "Фламинго" җәмгыяте ел саен үзенең эшчәнлек офыкларын киңәйтә барып, яңа эш урыннары булдыра, өстәмә табыш ала, шуның хисабына машина- трактор паркын яңа техника белән тулыландыра.

    Җәмгыять җитәкчесе Альфред Низамов әйтүенчә, агымдагы елда фламинголылар 2013 елдагыдан да күбрәк эш башкарырга ниятли. Коллективта бүген 24 кеше төрле белгечлек буенча хезмәт куя. Нигездә, аларның күпчелеген механизаторлар тәшкил итә.

    - Безнең төп эшебез район үзәгендәге көнкүреш калдыкларын җыеп, полигонга чыгару һәм утильләштерү. 2013 елда 8100 куб. метр көнкүреш калдыгы чыгардык. Әлеге эшне Городище, Зур Аксу, Иске Чокалы, Чуваш Чүпрәлесе һәм Матак авылларында да оештырдык һәм 2012 елга караганда 580 куб. метрга артыграк калдык чыгарылды. 2000 нче елда булдырылган полигонның проектта каралган куәте 146250 куб. метр. Бүгенге көнгә аның 72 проценты тулган. Гомумән, былтыр без 12 миллион 100 мең сум күләмендә эш башкардык, ягъни 2012 нче ел белән чагыштырганда 5,5 миллион сум чамасы артыграк хезмәт күрсәттек,- ди Альфред Альфикович. Район үзәген төзекләндерү һәм яшелләндерү, урам яктырткычларын, Иске Чүпрәле, Зур Аксу һәм Иске Чокалы авылларында чүп-чар контейнерлары мәйданчыкларын ремонтлау буенча да зур эшләр башкарылган. Үткән елда әлеге җәмгыять коллективы юллар һәм биналар төзекләндерүгә дә кереште. Үткән ел автопаркны яңарту максатыннан гомуми бәядә дүрт миллион сумлык заманча, алты берәмлек техника һәм "Т-150" маркалы трактор өчен асылмалы скрипер алганнар. Алты кешегә эш урыны булдырылган һәм һәр хезмәткәргә ай саен уртача тугыз мең сумга якын хезмәт хакы түләгәннәр.

    -Хезмәт хакларын даими түләү, салымнар һәм төрле фондлар белән үзвакытында исәп-хисап ясау мөһим. Быел тагын юл төзелеше эшләре өчен "КамАЗ" автомобиле һәм экскаватор алырга уйладык. Ай саен 80 мең сум чамасы лизинг кредиты түлибез. Тик менә кибет тотучы эшмәкәрләрнең кайберләре каты көнкүреш калдыкларын полигонга чыгарган өчен исәп-хисап ясамый,-ди җәмгыять җитәкчесе.

    Район территориясендә 300гә якын чүп-чар контейнеры исәпләнә. Шуларның 200гә якыны Иске һәм Яңа Чүпрәле авылларында.

    -Авыл халкы белән проблема алай ук кискен тормый, ә менә эшмәкәрләр белән килешеп эшләп булмый. Дөрес, алар белән килешүләр төзелгән, кайберләре акча түләргә генә ашыкмыйларлар. Үзләренең чүп-чарын халык кулланышындагы контейнерларга ташлап, акчаларын экономияләргә маташалар. Бер куб. метр каты көнкүреш калдыгы өчен 963 сум түләү каралган. Бу законлы норматив, без уйлап чыгарган да түгел. Ә ел буена һәр эшмәкәрнең сәүдә ноктасыннан кимендә 16 куб. метр чүп- чар чыга,-ди Альфред Низамов.

    "Фламинго" тарафыннан күрсәтелгән мондый хезмәт өчен ни өчен түләмәүләре турында белешергә тотынгач, район үзәгендәге кибет тотучы эшмәкәрләр Ильмас Нәсыйбуллин, Илдус Сәләхов һәм тагын берничә шундый эшмәкәр якын көннәрдә бу проблеманы хәл итәчәкләре турында белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: