Туган Як
  • Рус Тат
  • Шулай түбән тәгәрәдекмени?

    Үткән атна якшәмбеләрнең берсендә, иртәнге сәгатьләрдә урамга чыксам, ерак түгел генә җирдә бер хатын-кызның ятканын шәйләдем. Тирә-ягымда бер җан иясе дә күренмәгәнгә, шикләнә-шикләнә аңа якынлаштым.

    Чыннан да, җирдә 35-40 яшьләр тирәсендәге бер хатын-кыз ята. Әйбәт киенгән, кулларына алтын йөзекләр, колакларына алтын алкалар таккан, муенында алтын чылбыр ялтырый. Димәк, хатын җитеш тормышта яши. Йөзенә текәлебрәк карасаң-чибәр, әмма йончыган, күпне күргәнгә охшаган. Үзе селкенми, башы артка ташланган, ничек егылып киткән, кул-аяклары шул килеш теләсә кая чәчелеп "яталар". Инде нишләтергә инде моны дип уйлап кына өлгердем, кинәт хатын нәрсәдер мыгырданып, кыймылдап куйды, аның авызыннан аңкыган аракы исен тоеп, лаякыл исерек булуын аңладым. Хатынны уятып, аңа өенә кайтырга кирәклеген аңлату урынсыз иде. Азрак айнымыйча, һушын җыймыйча өенә кайта алмаячак ул. Берничә сәгать кердем-чыктым хатынны каравылларга туры килде, ә бер чыгуымда ул яткан урыннан торып кайтыр юлына кузгалган иде.

    ...3 август көнне үткән балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә утырышында каралган хатын-кызларның эшләре онытылып барган әлеге вакыйганы тагын бер кат хәтеремдә яңартты. Күчмә утырышның нәкъ менә Чуваш Чүпрәлесе авылында оештырылуы да юкка гына түгел. Чөнки биредә, районның башка авыллары белән чагыштырганда, ирләр генә түгел, хатын-кызлар арасында да җыйнаулашып эчүчеләр шактый икән. Авылда, башка авыллардагы кебек үк, эшсезлек чәчәк ата. Шуңа да гаиләләрен туендыру максатында күпчелек ирләр вахта ысулы белән чит шәһәрләргә эшкә йөриләр, ягъни ике атна эшлиләр, ике атна ял итәләр. Ирләре ике атна эшләп кайтарган акчаларына исә башлап ирле-хатынлы кәеф-сафа корсалар, соңрак шешәдәш ирләрен эшкә озатканнан соң иптәш хатыннары белән җыелышып күңел ачулар башлана. Ә балалары бу вакытта үзләре генә, өйләрендә бикләнгән, ач килеш утыралар, әниләре айнып кайта алмаганда, ялгызлары гына өйдә бикләнгән хәлдә куну очраклары да бихисап. Әлеге фактлар авыл җирлеге башлыгы В.Землемеровның, комиссия членнарының чыгышларында яңгырады. Әйтергә кирәк, комиссия утырышына чакырылган биш хатын-кызның өчесе генә килүе дә, аларның да йөзләре шешенүе, инде күптәннән туктамый эчүләрен, әле күптән түгел генә айнуларын күрсәтеп тора иде. Әлеге хатыннарга карап, мин аларның берсенең генә дә минем әнием булуын теләмәс идем, үзләре һәм аларның бәхетсез балалары миндә кызгану хисе генә уятты. Һәм аларның берсе генә дә комиссия членнары алдында эчүләрен танымадылар, киресенчә, инде күптән ташлауларын, балаларын тәрбияләүләрен дәлилләргә тырыштылар. Ә бит утырышны Чуваш Чүпрәлесендә ясарга кирәклекне карар иткәнче берничә тапкыр комиссия членнары рейдлар үткәреп, нәкъ менә әлеге хатыннарның җыйнаулашып эчеп ятуларына тап булалар, күп тапкырлар кисәтүләр ясыйлар. Әмма хәл уңай якка үзгәрми. Киресенчә, хатыннар инде кичен генә түгел, ачыктан-ачык иртәнге сәгатьләрдә дә әле берсендә, әле икенчесендә җыелышып күңел ача башлыйлар, үзләренә карата ниндидер чара кулланырга мөмкин булуы турында уйлап та бирмиләр. Хәтта комиссия членнары хатыннарның эчү бәйрәмнәрен бозып, аларның балалары хакында акылларына килүләрен, балаларына әни кирәклеген аңлатырга тырышканда да, теләсә нинди ямьсез сүзләр кулланып, әрләшәләр, куып чыгарырга тырышалар.

    Ни кызганыч, комиссия членнары алдында басып торган аналарның берсендә генә дә үкенү хисе күренми. Балаларын алу турындагы сүзләргә дә башлап алар: "мин көн дә эчмим бит, балаларымны карыйм", дип җавапладылар. Ә менә комиссия членнарының балаларыгызны приютка алабыз, гаиләләрегезгә хәбәр итегез, тиздән кәгазьләрегезне әзерлибез, дип кат-кат аңлатуларыннан соң гына, берсенең күз яшьләренә буылып, икенчесенең калтырана-калтырана, "алмагыз, зинһар" дигәннәрен ишеттем.

    Әмма үз сүзләрендә тора алырлармы икән алар? Утырыштан соң ук, туп-туры кибет ягына атламаячакларына тулы гарантия бармы?

    Ачлык, сугыш елларында да хатын-кызлар балаларын саклап калырга тырышканнар. Ә бүгенге, бар нәрсә дә җитеш тормышта хатын-кыз дөньясын онытып эчү сазлыгына кереп батуны нәрсә белән аңлатырга? Динсезлек беләнме, кешелекнең азуы җитүе беләнме? Эт-мәчеләр дә үзләренең газизләрен чит-ятлардан яклап, тәрбиялиләр. Без хәзер аң үсеше буенча үзебезнең кече туганнарыбыздан түбән дәрәҗәдәмени? Ә үзебезнең шундый үрнәктә тәрбияләп үстергән балаларыбыздан киләчәктә ни көтәргә? Миһербанлылык, ярдәмме? Ай-һай, булырмы икән ул? Оясында ни күрсә, очканда шул булыр дип юкка гына әйтмәгән бит халык. Әгәр киләчәктә картлыгың якты һәм имин булуын теләсәң, кулга хәмер тулы стакан тотканчы менә шуларны уйлыйсы иде башлап. Баланы тәрбияләү дә бит, беренче чиратта, үзеңне тәрбияләүдән башлана.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: