Туган Як
  • Рус Тат
  • Балаларны аңларга тырышыйк!

    Бүгенге көндә физик һәм психик үсешләрендә тайпылышлары булган, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм, җинаятьчелек эшчәнлегенә, наркомания, алкоголизм сазлыгына тартылган балалар саны артканнан-арта бара.

    Гаиләнең һәр әгъзасының шәхес буларак һәм психик үсешенә җәмгыять тарафыннан куелган таләпләр системасы социаль-психологик норма (СПН) дип атала. Социаль-психологик нормадан чыккан үзгәрешләрне тайпылган үсеш дип атарга мөмкин.

    Балалар арасындагы тайпылышлар берничә төрлегә бүленә. Беренчедән, акыл үсеше проблемалары булган балалар. Әлеге категория балалар саны арта гына бара. Боларга мисал итеп ана карынындагы үсеш чорында эләккән инфекцияләр, мигә кан йөгерү, үпкәләрдәге ателектаз һәм асфиксияләрне китерергә мөмкин. Икенчедән, физик үсеш проблемалары булган балалар. Болар балачактан инвалид: терәк-хәрәкәт аппаратлары зыян күргән, сулыш, йөрәк-кан, ашказаны-эчәк яисә эндокрин системалары, яман шеш авыруы белән чирләүче балалар. Өченчедән, тәртипләрендә һәм аралашуда проблемалы балалар. Дүртенчедән, сәламәтлекләре белән проблемалары булган балалар. Мондыйларга еш чирләүче, сулыш, нерв, эндокрин, йөрәк-кан, ашкайнату системалары авыру, башына уртача дәрәҗәдәге травма алган, наркоз белән төрле операцияләр ясалган, озак вакытлар хастаханәдә дәваланучы балалар керә.

    Бүген телевизор экраннарыннан карап та, газета битләреннән укып та теге яки бу җирдә балаларның үз-үзләренә кул салу очраклары белән очрашырга мөмкин. Психиатрия институты мәгълүматлары буенча, 11-15 яшьлек яшүсмерләрнең 30 процентында суицид билгеләре ачыкланган.

    Бүгенге көндә күпчелек яшүсмерләрнең психологик үсешләрендә тайпылышлар күренә. Яшүсмерләрдә агрессия, шәфкатьсезлек, кансызлык билгеләре арта баруы сизелә. Биредә, әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, балаларыгыз белән дуслык, спорт, мәктәп, аларның кызыксынулары турында күбрәк сөйләшергә кирәклеген ассызыклыйсым килә. Балаларыгызның хисләрен, эмоцияләрен һәм идея-ләрен чынга алырга тырышырга кирәк. Балаларыгызны "Үскәч барысын да аңларсың әле", "Син әле кечкенә ул әйберләр турында сөйләргә" кебек гыйбарәләрегез белән кыерсытмагыз. Балаларыгыз белән мөнәсәбәтләрегез арасында төгәл кагыйдәләр урнаштырыгыз. Ә иң мөһиме, үзегезнең шәхси үрнәгегез. Балагызда башка кешеләргә, аларның диннәренә, дөньяга карашларына, әхлакый кыйммәтләренә карата сабырлык тәрбияләргә тырышыгыз. Киләчәктә балаларыгыз белән кыен хәлләр килеп чыкмасын өчен, аларга кече яшьтән үк үзалларына чынбарлыкка ашучан максатлар куярга өйрәтергә кирәк. Шулай ук, балалар үзләре генә дә булдыра ала торган вазифаларны башкарырга өйрәтергә һәм аларны ничек башкарып чыгуларын күзәтергә кирәк. Мондый алым балаларда җаваплылык хисе тәрбияләчәк. Төрле хәлләрдә дә аларга ярдәм итәргә, үз вакытларын дөрес бүләргә һәм мөмкинлекләрен дөрес билгеләргә өйрәтергә кирәк.

    Аннан шуны да ассызыклыйсым килә, килеп туган проблемаларны балагыз белән бергәләп чишегез. Бу вакытта балага карата ниндидер гаепләүләр белдерүдән дә тыелып торырга кирәк. Бары тик шул очракта гына бала чын күңелдән әлеге проблемадан чыгу юлын сезнең белән бергә эзли башлаячак. Бу ситуациядә балага аны кимсетүче, хурлаучы сүзләр әйтергә ярамый. Югыйсә, ул сезгә карата бар ышанычын да югалтачак. Балаларыгызны ничек бар шулай яратыгыз. Исегездә тотыгыз, аларны ихлас ярату, аларга ышану сезгә күп кенә проблемаларны уңай хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: