Туган Як
  • Рус Тат
  • Бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш

    Соңгы вакытта матбугат басмаларында ятимнәр, асрамага бала алган гаиләләр, аларга дәүләт ярдәме турындагы мәсьәләләр еш күтәрелә. Аларның күбесе уңай хәл дә ителә. Ятим балаларны да илебезнең киләчәге буларак кабул итәргә тиешбез. Бу эштә төп басым гаиләгә ясала. Бу уңайдан без район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Ильмира...

    -Ильмира Ирфановна, районда ятим балаларның хокукларын саклау буенча нинди эш алып барыла?

    -Безнең төп бурыч-опека яки попечительлеккә мохтаҗ булган балаларны вакытында ачыклау, аларга оптималь тормыш шартлары тудыру, хокукларын яклау. Билгеле, тәрбиянең нигезе гаиләдән башлана. Бала гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Кеше хокукларын, аеруча ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала хокукларын яклау-хөкүмәтебезнең төп бурычы. Әлеге мәсьәләнең игътибарда булуы куандыра. Балаларны яклау, аларны тормышның яман якларыннан саклау кешелек дөньясында гомер-гомергә иң әһәмиятле мәсьәлә булып торган. Һәм шулай булырга тиеш тә. Без, кешеләр, шул гөнаһсыз нарасыйларга яшәү мөмкинлеге бирүчеләр. Һәр бала үсәргә, белем һәм тәрбия алырга хокуклы. Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында баланы үз әти-әнисе яки туганнары тәрбияли алмый икән, бу вазифа тулысынча дәүләт өстенә ята. Ятим балалар, башкалар кебек үк, бәхетле булырга, гаиләдә яшәргә тиеш. Үз балалары булмаган гаиләләр, минемчә, бер дә авырсынмыйча, кеше сүзеннән курыкмыйча, ятимнәрне уллыкка-кызлыкка ала ала. Дәүләт андыйларны хуплый, аларга яшәү өчен барлык шартларны тудыра.

    Бүгенге көндә безнең район буенча 22 гаиләдә-уллыкка яки кызлыкка алган 39 бала тәрбияләнә. Бу гаиләләр безнең даими күзәтү, игътибар астында тотылалар. Балигъ булмаганнарны урнаштыру буенча мәсьәләне хәл итү мәгариф учреждениеләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, район үзәк хастаханәсе, социаль яклау бүлеге һәм полиция белән тыгыз элемтәдә алып барыла.

    Россиядә балаларны уллыкка алу процедурасы гадиләшә төште. Һичъюгы РФ Хөкүмәтенең бу көннәрдә көченә кергән карары буенча ул гадиләшергә тиеш дип карала. Әлеге документ нигезендә, опека органнары хәзер гражданнарга Интернет челтәре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша баланы уллыкка алу мөмкинлеге һәм моны ничек рәсмиләштерү хакында хәбәр итәргә тиеш. Моннан тыш, ятим баланы гаиләле итәргә теләүчеләргә бала, аның туганнары турында тәфсилле мәгълүмат бирелү зарур. Потенциаль ата-аналар баланың сәламәтлеге турында медицина белешмәсе белән танышулары турында язма рәвештә белдерергә тиеш.

    -Уллыкка яки кызлыкка бала алган гаиләләргә дәүләт ни рәвешле ярдәм күрсәтә?

    -Уллыкка яки кызлыкка бала алган гаиләгә бер бала өчен һәр ай саен дәүләт тарафыннан 7440 сум күләмендә акча түләнә. Моннан тыш тәрбияләүче әни кешегә бер бала өчен 2500 сум күләмендә айлык хезмәт хакы билгеләнә. Тәрбиягә алынган балалар санына карап әлеге сумма тапкырлап түләнә. Мәсәлән, әгәр гаилә тәрбиягә 2 бала алса, 2500 сум 2 гә тапкырлана. Аннан соң тәрбиягә алган 3 яшькә кадәрге, инвалид яисә психик, физик үсештә тайпылышлары булган баланы тәрбияләгән өчен хезмәткә түләүнең билгеләнгән күләмен 30 процентка арттырып түләү каралган. Моннан тыш, баланы тәрбиягә алучы гаилә педагогик яки медицина белеменә ия булса, федераль закон тарафыннан хезмәткә түләүнең билгеләнгән күләме 50 процентка арттырылып түләнә. Тәрбиягә алынган бала өчен ай саен түләнүче акча күләме һәр ел саен индексацияләнеп тора.

    -Баланы кем опекага яки попечительлеккә ала ала?

    -Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны опекага яки попечительлеккә эшкә яраклы, балигъ булган затлар ала ала. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән; кеше тормышы, сәламәтлеге өчен куркыныч тудырган, кешенең җенси иреге һәм кагылгысызлыгына, гаиләгә, җәмәгатьчелек куркынычсызлыгы һәм әхлагына каршы барган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган затлар; хроник алкоголизм яки наркомания белән авыручылар; үз гаепләре белән уллыкка яки кызлыкка алу хокуклары юкка чыгарылган затлар опекун яки попечитель булып билгеләнә алмый. Тәрбиягә бала алганда опекунның шәхси сыйфатларына да зур игътибар бирелә.

    -Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны гаиләгә тәрбиягә алырга теләүчеләрне әзерләү тәртибе турында аңлатып үтсәгез иде.

    -ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны гаиләгә тәрбиягә алырга теләүчеләрне әзерләү программасы һәм тәртибе расланды.

    Расланган тәртип ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны гаиләгә тәрбиягә алырга теләүчеләрне психологик-педагогик һәм хокукый әзерләүне максат итеп куя.

    Бала белән бергә яшәүче һәм инде балаларны тәрбияләүче үги аталарга һәм үги аналарга, ата-анасыз калган балаларның якын туганнарына, элек уллыкка яки кызлыкка алган, опекун булган һәм алардан әлеге вазифалар алынмаган гражданнарга әлеге тәртип кагылмый.

    Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны гаиләгә тәрбиягә алырга теләүчеләрне әзерләү район Башкарма комитеты карамагындагы опека һәм попечительлек органы аша Казан шәһәренең Киров районында урнашкан "Балалар йорты" базасында башкарыла. Әлеге база Казан шәһәре, Горьковское шоссе урамы, 41а йорт адресы буенча урнашкан. Тулырак мәгълүматны 843 55-12-40 номеры аша шалтыратып белешергә була. Аннан соң әлеге мәсьәлә буенча район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенә 2-21-65, номеры аша шалтыратып үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин.

    -Әлеге программа үз эченә нәрсәләрне ала?

    -Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны гаилә тәрбиясенә алырга теләүчеләрне әзерләү программасы 80 сәгатькә исәпләнгән. Программа буенча ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны гаилә тәрбиясенә алырга теләүчеләргә лекцияләр уку, семинар-тренинглар үткәрү, индивидуаль консультацияләр бирү каралган. Әзерлек үткәрү нәтиҗәләре буенча әңгәмә рәвешендә аттестация үткәрелә һәм билгеләнгән тәртип формасы буенча әзерлек үтү турында таныклык бирелә.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: