Туган Як
  • Рус Тат
  • Бәла белән бергә-бер калмагыз!

    Бүген суицидны-XXI гасыр чире дип атарга тулы җирлек бар. Россиядә үз-үзенә кул салучылар саны, аеруча яшүсмерләр арасында, ел саен артканнан-арта бара.

    Рәсми мәгълүматларга караганда, кул салу буенча Татарстан алтынчы урында тора. Алдагы урыннарны Ненец, Саратов өлкәләре, Камчатка били. Суицид очракларының иң күп теркәлгән елы булып 2007 ел санала. Әлеге "ятьмәгә" беренче чиратта мәктәп укучылары, студентлар эләгә. Сәбәпләре-аффект хәлендә булу, депрессия, исерткеч эчемлекләр куллану. Ә әлеге сәбәпләргә этәрүче булып гаиләдә, әти-әниләр белән конфликт, мәхәббәт, яшүсмерләр арасындагы үзара мөгамәлә (шәхесне кимсетү, яшүсмерләр арасында акча талау һ.б.) тора.

    Татарстанда үткән ел гына 27 суицид очрагы теркәлгән. Шунысы аяныч: әлеге адымга яшүсмер үзен белештерми, ягъни ни эшләгәнен аңламый кереп китә. Бер сүз белән әйткәндә, яшүсмерләр өчен бу адым үзенә күрә бер батырлык сыман кабул ителә. Чөнки соңыннан аның турында газета битләрендә, телевизор экраннарыннан сөйлиләр. Ә бит нәтиҗәсе аяныч тәмамлана, аннан "кайту" юк. Шуңа да суицид бүген яман чир сыман кабул ителә. Әлеге чиргә башлыча 15-17 яшьлек ир-егетләр юлыга икән.

    Бүгенге көндә белгечләр, психологлар суицид очракларын өйрәнү өстендә зур эш алып баралар. Әлеге уңайдан төрле үзәкләр, ышаныч телефоннары эшли, күп төрле чаралар үткәрелә.

    Шундый чараларның берсе Казан шәһәренең 121 номерлы лицеенда (шунда ук 178 номерлы мәгариф үзәге урнашкан) үтте.

    Әлеге чарага республика районнарыннан әти-әниләр, укытучылар чакырылган иде. Көн темасында "Балалар иминлеген саклау максатында әти-әниләргә психологик һәм социаль-хокукый ярдәм күрсәтү" торды. Чарада ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, балигъ булмаганнар эше буенча республика комиссиясе вәкилләре, психологлар чыгыш ясап, бүгенге көндә балаларның әлеге адымнан саклау алымнарын өйрәттеләр. Алар фикеренчә, бүгенге болгавыр заманада әти-әниләр үзләре дә гаепле, чөнки көн дәвамында хезмәттә булып балаларга тиешле игътибар бирелми. Бала белән беренче чиратта аралашу мөһим, проблемалары барлыгын белү, аның ышанычын яулау кирәк.

    Һәрбер бала-шәхес. Чарада шушы принцип алга сөрелде. Бала белән ата-ана арасында аңлашучанлык, иркенләп сөйләшү, гаилә кыйммәтләре булдыру-болар барысы да барлык фаҗигаләрдән саклауга этәрүче, беренче адымнар.

    Аннан баланың интернетта утыруын контрольдә тоту мөһим, әмма моны ниндидер чикләү, өйрәтү белән түгел, киресенчә, читтән генә күзәтеп эшләргә кирәк. Фаҗигагә этәрүче күпчелек өйрәтүләр нәкъ менә интернеттагы төрле сайтларда чагыла. Шул рәвешле сайтларны булдыручылар кешеләрнең аңын "югалттыру"ны максат итәләр. Монысы белән көрәшү аеруча авыр. Чөнки бер сайтны юк итсәң дә, яңасын шунда ук тезеп тә куялар. Шуңа да баланың сыеныр урыны булу, аны аңлаулары бик кирәк, югыйсә ул чит кешеләр игътибарына биреләчәк.

    Бүгенге көндә төрле авыр хәлләргә юлыкканнар өчен 8-800-2000-122, 8 (843) 571-35-71, 8 (843)277-00-00 ышаныч телефон номерлары эшли. Чарада 121 номерлы лицей психологы Асия Махатадзе pochtadoveria178@mail.ru почтасына язу мөмкинлеген дә әйтте. Шулай ук, психологик ярдәмгә мохтаҗларга интернеттан психологик үзәкләр дип язарга кирәк. Барлык мәгълүматлар да ачыла, без ярдәмгә әзер, диделәр белгечләр. Иң мөһиме-бәла белән бергә-бер калмау.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: