Туган Як
  • Рус Тат
  • Бала – бәгырь җимеше бит...

    Әллә замана, әллә үзебез шушы кадәр таш йөрәклегә әйләндек. Хәзер юк кына нигезсез сәбәпләр аркасында да бала- ата-анасы, яисә ата-ана баласы корбанына әйләнә. Моңа нәрсә сәбәпче соң?

    1985 елдан бирле аталы-уллы Җәмдихановлар Зур Аксу авылында яшиләр. Вәлиҗанның 1971 елда туган улы Альберт озак вакытлар беркайда да эшләми, шуның өстенә икесе дә исерткеч эчемлекләр куллануга хирысланып китәләр. Еш кына алар арасында ыгы- зыгы, гауга чыга. Ата кеше бигрәк тә улының эшләмичә аракы эчеп йөрүен өнәми. Чираттагы тавыш чыгуның сәбәбе дә шул була. Ниһаять, үзе дә исерек хәлдә булган ата кулына балта алып, башта түтәсе, аннан соң үткен ягы белән улының башына һәм муен өлешенә дүртәр мәртәбә суга. Күп төрле җәрәхәтләр һәм ачык баш мие травмасы алган Альберт Җәмдиханов җинаять урынында ук җан бирә.

    2011 елның 12 октябрендә булган әлеге җинаять эшен район суды карап тикшерде. Гаепләнүче 1947 елның 1 январенда туган Вәлиҗан Җәмдиханов үзенең җинаять эшен таныды. Әлбәттә, һәр җинаять эше үзенең нинди төрдә һәм күләмлелегенә карап бәяләнә. Бу очракта да суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 107 маддәсе буенча җаваплылыкка тартты һәм бер ел шартлы срок белән ике елга хөкем итте.

    2006 елның 22 маенда да 73 яшьлек әнисен ерткычларча кыйнап үтергән өчен Иске Дуван авылында яшәүче Виктор Юманов район суды каршында җавап тоткан иде. 20 январь-әнисенең туган көнендә аналы-уллы Юмановлар әлеге гомер бәйрәмен билгеләп үтәләр. Әмма, 44 яшьлек Викторга спиртлы эчемлек азрак тоела. Аннан соң ул аракы алу өчен әнисеннән акча таләп итә башлый. Таләп үтәлмәгәнлеген белгәч, диванда утырган әнисенә диван башындагы терсәк куйгычны алып 19 мәртәбә суга, аннан соң идәнгә авып төшкән әнисен ботинкалы аяклары белән типкәли, башына, күкрәгенә һәм тәненең башка җиренә авыр җәрәхәтләр ясый, уң һәм сул яктагы кабыргаларын сындыра. Шулай итеп, гомере буе тормышның ачысын-төчесен татыган ана үз баласы кулыннан дөньялык белән саубуллаша. Әлбәттә, кешелек сыйфатын тәмам югалткан Викторга карата РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсендәге 4 нче бүлекчәсе буенча хөкем карары чыгарылды һәм ул 7 ел срок белән, каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрелде.

    58 яшьлек Рифкать Куликов 1922 елда туган әнисе белән бергә яши, хәмер эчәргә ярата, аек көне булмый да диярлек. Әлбәттә, ана кешенең моңа йөрәге сызлана, үз баласының төпсез упкынга тәгәри баруын күреп ут йота ул. Түзми карчык, улына кисәтү ясый. Улы сүгенү сүзләре белән әнкәсен җәберли һәм тимер таяк алып 15 мәртәбә аның башына, күкрәгенә һәм тәненең башка урыннарына суга. Күп яралар алган карчык ыңгыраша-ыңгыраша, җан бирә. Иң якын кешесен гүргә керткәне өчен Рифкать Куликов та РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсендәге 4 нче бүлекчә буенча рәшәткә артына утырды. Тагын бер очрак. Монысы 2010 елның 7 июнендә булган иде. Бүгенге көнкүреш криминалында еш очрый торган хәл. 1972 елда туган Вячеслав Шумилов озак вакытлар беркайда да эшләми, даими рәвештә хәмер эчүгә бирелә. 68 яшьлек әтисе Лазерьдан аракы алу өчен акча таләп итеп өйдә гауга чыгара. Мондый хәлләр Чуваш Ишлесе авылындагы Шумиловлар гаиләсендә бик еш кабатлана торган була. Яман эшнең очы бер чыга шул инде. 7 июнь көнне чыккан гауга боларның барысына да нокта куя. Тәмам исерек хәлдәге Вячеслав "кагыйдә" буларак, әтисеннән акча таләп итә. Эшнең аныңча барып чыкмавын аңлагач, әтисенең муенына ябыша һәм буарга ук тотына. Алар бер-берсенә ябышкан килеш идәнгә егылалар. Кыйнаш барышында әти кеше үз кесәсеннән ябылмалы пычак чыгара һәм аны улының тәненә 9 мәртәбә кадый. Суд-медицина экспертизасы күрсәтмәләреннән мәгълүм булганча, Вячеславның кабырга араларында, күкрәк читлегендә һәм йөрәктә пычак эзләре булуы ачыклана һәм аның шунда ук, җинаять урынында, җаны чыга. Суд утырышында Лазерь Шумилов үзенең гаебен яшермәде. Улы белән шундый хәл килеп чыгуына ата кеше бик борчылды, билгеле. Район суды тарафыннан ул РФ Җинаятьләр кодексының 107 маддәсендәге 1 нче бүлекчәсе буенча шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде.

    Ирексездән сорау туа, чыннан да иң якын кешеңнең җанын алуга, кеше өчен иң кадерле саналган тормышны чикләүгә нәрсә этәрә соң? Күргәнегезчә, бөтен очракта да әлеге үтә дә авыр җинаять эше исерекләр тарафыннан эшләнә. Күп очракта моңа эшсезлек, кая барып сугылырга белмәүче яшьләрнең үз-үзләрен тота белмәүләре һәм җәмгыятьтәге тискәре күренешләр дә гаепледер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: