Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Антонина Хәлилова:«Миһербанлылык дигән төшенчә саклансын иде»

    Элегрәк яшәеш һәм аның кануннары да башкачарак булган, диләр. Нәселнең бергәрәк тупланып, бер нигездә 4-5әр гаилә яшәгәнлеген инде китаплардан гына укып беләбез. Алай гына да түгел, бүген зур бер өендә күпме кеше ялгыз көн күрә. Һәм, шул ук вакытта, шушы ялгызларның улы-кызы читтә, кеше почмагында, акча түләп яшәргә мәҗбүр. Кемне...

    Ата-ана, бала, гаилә кыйммәтләре кеше күңелендә әһәмиятен югалта барган бер заманда шундый яклаусыз калган катламга ярдәм итү өчен җәмгыятьтә халыкны социаль яклау дигән институтлар барлыкка килде. Гарип-ятимәләрне, картайганнан соң кемгә дә кирәкмәгән кешеләрне алар үз канаты астына ала. Безнең районда әлеге службаны оешканыннан алып диярлек Антонина Хәлилова җитәкли. Редакциябезнең бүгенге кунагы да ул.

    -Антонина Александровна, торган саен ешрак булып районның "картая" баруы турында сөйләнелә. Ягъни район халкының өчтән берен өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Бу уңайдан социаль яклау службасының эшенә бераз тукталып үтик әле.

    -Әйе, районда бүген 6000нән артык кеше картлык буенча пенсия алучы булып исәпләнә. Пенсиянең дә бит әле төрле төрләре бар. Тукландыручысын, сәламәтлеген югалту буенча, мәсәлән. Андыйларны да кушып исәпләгәндә районның 7700гә якын кешесе пенсия, ягъни социаль түләүләр ала. Шуларның 800дән артыгы Бөек Ватан сугышы ветераны статусына ия. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр саны яшен тизлеге белән диярлек кимеп бара- алар 25әү генә калды. Сугышта катнашучыларның толлары булып 184 хатын-кыз исәпләнә, калганнары исә сугыш елларында тылда хезмәт куйган кешеләр.

    Районда уртача гомер озынлыгы әллә ни зур булмаса да, 100 яшь чиген узып киткән өлкәннәребезнең саны 6ау булуын да әйтеп үтәсем килә. Аларның иң өлкәне Әминә апа Абитовага быел 104 яшь тулачак.

    Кызганычка каршы, ялгыз һәм балалы булып та ялгыз гомер кичерүче өлкәннәребез саны да 1300дән артык.

    -Билгеле инде андыйларга социаль яклау службасы ярдәмгә килә...

    -Социаль яклау службасы ялгызларга да, ветераннарга да, инвалидларга да, гомумән, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга ярдәмгә килүче инде ул. Төрле хәлле кешеләр бар бит: эчкече ата-ана өчен бала гаепле түгел, сәламәтлеге, акылы да бик үк камил булмау сәбәпле бу тормышта үз юлын таба алмый калганнар бар. Билгеле, дәүләт аларны язмышы белән йөзгә-йөз калдырмый. Безнең республикада, мәсәлән, пенсионерның бер ай эчендәге яшәү минимумы сумнарга күчереп исәпләгәндә уртача 6400ләр тирәсе булса, 216 өлкәнебезнең кереме шушы суммадан түбән. Андыйларга дәүләт адреслы социаль ярдәм күрсәтә. 2015 елда районның 12045 гражданы төрле төрдәге социаль ярдәм алды. Гомумән алганда, халыкны социаль яклау идарәсе аша 45 төрдәге ярдәм күрсәтелә һәм 2015 елда район күләмендә бу максатларга 92,5 млн. сум акча сарыф ителде.

    -Сезнең тармакта ялгыз яшәүчеләрнең өенә килеп, аларның төрле эшләрендә ярдәм итүче социаль хезмәткәрләр бар. Редакция почтасына шушы хезмәткәрләргә рәхмәт әйтеп әледән-әле хатлар килеп тора.

    -Ялгыз яшәүчеләрнең өенә килеп ярдәм итү белән социаль идарәнең "Кайгырту" үзәге шөгыльләнә. Әлеге үзәк түләүсез ярдәм белән беррәттән, түләүле ярдәм дә күрсәтә. Түләүсез ярдәм айлык уртача кереме 9550 сумга җитмәгән, ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә күрсәтелә. 2015 елда 278 кеше социаль хезмәткәр ярдәменә мохтаҗ булган, шуларның 82 се андый хезмәтне түләүсез алган. Ә хәзергесе вакытта "Кайгырту" үзәге 233 кешегә хезмәт күрсәтә.

    -Безнең районнан картлар йортында яшәүчеләр бармы?

    -Бар, андыйлар да бар. Һәм игътибар итегез, күп очракта алар "дөм" ятим-ялгызлар түгел. Районның 21 кешесе шундый йортларда яшәргә мәҗбүр. Дөрес, алардан унга якын кеше, сәламәт булмау сәбәпле, психоневрология интернатларына урнаштырылды.

    Аларны да "ташламыйбыз", хәлләрен белешеп торабыз, апрель аенда авыл башлыклары белән берлектә яннарына барып килү дә планлаштырыла.

    -Антонина Александровна, өлкәннәрдән кала, җәмәгатьчелектә "социаль яктан куркыныч" термины белән атап йөртелә торган гаиләләр дә сезнең карамакта. Лениногорск районында булган хәл, бер гаиләнең, электр җиһазлары белән өен җылытырга мәҗбүр булып, соңында ут чыгып, янып үлүендә кайберәүләр службаларны да гаепләде. Бездә шундый гаиләләрнең саны ничәү? Аларны сез контрольдә тотасызмы, эш алып барасызмы?

    -Февраль ае башында ялгыз һәм ялгыз яшәүчеләрнең, күп балалы гаиләләрнең өйләрендә булып, аларның яшәү шартларын, берәр нәрсәгә мохтаҗлыклары юкмы, коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп бара алалармы кебек сорауларны өйрәндек. Проблемалар юк түгел. Ил экономик кризиска килеп кергән бу чорда хезмәт хакы түләүләр белән кыенлыклар килеп туарга да, эштән кыскартылулар да булырга мөмкин. Дөрес, безнең гражданнарның күпчелеге йорт яны участокларында шөгыльләнә. Әмма аннан керем даими булып, һәр ай саен кереп бармый бит. Шуңа да коммуналь хезмәтләр өчен түләнми калган айлар да булгалый. Ә бурыч өч айдан артып китсә, службалар андый төр хезмәт күрсәтү килешүен туктатып та куялар. Аз керемле гаиләләр шундый проблема алдында калмасын өчен даими күзәтеп торабыз, әлбәттә. Тормыш итү шартларын тикшереп йөргәндә дә ялгызакларның 83ендә электр чыбыкларын, газ плитәсен алмаштырырга, берсендә утын белән ягыла торган мичне рәтләргә кирәклегенә юлыктык. Шушы 83 нең унысы яшәү минимумыннан түбәнрәк пенсия ала.

    Сез әйтеп киткән категориягә килгәндә, андый социаль хәле куркыныч астында булган тугыз гаилә исәпләнә районда. Һәм бу гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар саны иң азында-ике, иң күбендә - дүрт.

    Әлеге "куркыныч" дип аталучы гаиләләрдә дә, күпбалалы гаиләләрдә дә, бурычлары булу сәбәпле, газ, электрны кисүләр булмаган. Әмма, газ ягулыгын тоташтыруда норматив таләпләрнең үтәлмәве сәбәпле ике гаиләгә газ бирү туктатылган иде. Һәм бу хезмәтләр өчен бурычлары 5000 сумнан артып киткән гаиләләр дә бар. Бер айны түләми калсаң, икенче айда ул бурычның өстәлеп кенә барганын һәм түләргә тагын да авыррак булачагын беләсез. Бүгенге көндә, әйткәнемчә, бу актуаль проблема булып кала. Дөрес, без үзебезгә йөкләнгәнне җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз. Өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешен район җитәкчелеге дә контрольдә тота. Әмма, службалар һәр көн саен проблема барлап, өйдән-өйгә йөри алмый. Ярдәмгә мохтаҗ кеше күршең, туганың, дустың, авылдашың булырга мөмкин. Бер-беребезгә игътибарлы булсак иде, дип халыкка мөрәҗәгать итәсем килә. Миһербанлылык кебек хисләр күңелләрдән югалмасын иде.

    -Әйе, "Аттан ала да туа, кола да туа", дигән мәкаль бар халыкта. Бөтен кеше дә бертигез акыллы, бертигез тормышлы түгел шул. Әмма бөтенебез бер илдә яшибез һәм барыбыз да адәм балалары. Һәм бер-беребез турында кайгыртуны службаларга гына калдырмыйча, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итә, дөрес тормыш рәвеше алып бармаучыларга тугры юлны күрсәтә белсәк яхшы булыр иде, әлбәттә.

    Әңгәмәгез өчен дә, башкарган хезмәтегез өчен дә рәхмәт, Антонина Александровна һәм уңышлар телибез сезгә!

    Әңгәмәдәш Резидә Җамалтдинова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: