Туган Як
  • Рус Тат
  • Әни, миңа син кирәк!

    Чүпрәле районында 90 ятим бала яши. Шулардан 82 баланың әти-әнисе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән, 8енең ата-анасы авыру.

    Дәүләт ятим калганнарны бервакытта да язмышы белән япа-ялгыз калдырмаган. Ачлык, сугыш елларында да. Бүген дә ятим калганнарны гаиләләргә асрамага бирү, аларга төрле пособиеләр түләү актив төс алган. Безнең 90 ятимнең дә 56сына 50 ата яки ана алимент түләргә тиеш. Калганнарын дәүләт үз канаты астына алган. Бу 6655 сум рәвешендә баланың шәхси счетына, 2500 сум рәвешендә аны асрамага алучыга түләнә һәм әлеге балаларның киләчәге азмы-күпме яхшы якка хәл ителгән дигән сүз. Ә менә алимент алырга тиешле балалар белән хәл катлаулырак. Чөнки аларның шәхси счетлары шул алимент хисабына да тулылана. Бар, аерым үссә дә баласы дип санаучы һәм аның киләчәген кайгыртучы ата-аналар да бар. 50дән 12әү(!) Ә калганнары, күп очракта аларның хатын-кызлар, ягъни әни кешеләр икәнлеген дә әйтик, үз баласын туендырудан кача.

    Төрле кешенең язмышы төрлечә. Әмма үз балаңнан баш тарту Ходай тарафыннан да, кешелек тарафыннан да гафу ителмәячәк.

    Алимент түләттерү суд приставларына йөкләнгән һәм райондагы башкарма комитет каршында эшләп килүче опека һәм попечительлек бүлеге дә әлеге балалар язмышын хәл итү өчен актив эшчәнлек алып бара. Әмма әлеге служба җитәкчеләре беравыздан бу проблемадан чыгу юлының бик авыр икәнлеге турында әйтәләр. Әлеге әниләр шул рәвешле тәртипсез тормыш алып баралар ки, алар белән әңгәмәләр үткәрүгә, оялтуга карамастан, кулларыннан тотып алып килеп хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иттерүгә карамастан, балага караганда аракы һәм әхлаксыз тормыш рәвешен хуп күрәләр. "Быел шундый 2 ата-ананы иректән мәхрүм итүне сорап судка мөрәҗәгать иттек",-ди суд приставлары җитәкчесе Ирек Хәлимов.

    Алимент "качкыннары"н "утыртып" кына хәл уңай якка үзгәрәчәкме?

    Килеп туган проблеманы район Башлыгы Тимур Нагуманов менә ничек анализлый:

    -Һәр сан артында бала тора. Без, служба, хакимият башында торучылар, шушы бала язмышын ирексездән хәл итәргә, бу очракта алимент түләттерергә тиешбез. Бүген 18 яшенә җитеп, тормыш киңлегенә бернинди яклаусыз, акчасыз чыгып киткәннәрнең саны 5-10 елдан ике тапкыр артмаслыгына кем гарантия бирә ала?!

    Җәмгыятьне савыктыру турында гына түгел, аерым язмышлар хакында да сүз бара монда. Һәм мин, үз чиратымда, суд приставларына, опека һәм попечительлек бүлегенә район суды, прокуратура органнары белән эшләргә кирәклегенә басым ясадым. Язмыш кочагына ятимнәрне ташларга беркемнең дә хакы юк!

    P.S. Ятимнәр темасына кергәч бер кыз күз алдыма килә минем. Кечкенә генә, әтисен бөтенләй белмәгән, әбисе янында үсәргә мәҗбүр булган бер кыз. Язмышы турында уйландымы икән ул бәләкәй вакытта. Әтисеннән алимент көттеме икән?! Дәрестән бүлеп алып чыгып, кибеткә алып барып киендергәндә, моның шул ук ятимнәрне дәүләт яклавы булганын белдеме икән?! Нәнирәк вакытта бирелгән шул киемне шатлана-шатлана кисә, зурая барган саен үзе кебекләрнең санаулы булуына игътибар иткән иде ул. Ә соңрак кибеткә барудан бөтенләй баш тартканын, әбисенең: "кире какма инде, кызым, пенсия акчасы ашауга гына җитә бит", дип ялваруына карамастан, хурлануы җитеп, бармаганын беләм мин аның.

    Ә соңыннан, бик күп еллар үткәннән соң, тормышка үз карашы барлыкка килгәч, ятимне Ходай яклаганга ышанды ул. Һәм ятимнәр тормышын күзәткәндә, бала өчен акча да, ашау да берни түгел, аңа нинди булса да үз әнисе кирәк икәнлеген белде, күрде. Әмма, ни генә булмасын, тормышта андыйлар да санаулы гына шул, сынмаганнар санаулы...

    Психологлар, әлеге өлкәдә ачышлар ясаучы галимнәр тулы булмаган гаиләләр турында ни генә әйтмәсеннәр, ахыр чиктә әлеге кызчыкның ханым булып җитешүе, авырлыклар каршында калганда да, баласын язмыш кочагына ташламавы, "әни" исемен лаеклы йөртә алуы белән горурландым.

    Бәлки янәшәбездә яшәүче, "югалып баручы" бу әниләргә дә безнең ярдәмебез кирәктер, тормышта үз юлын тапсыннар, ""әни" исемен лаеклы йөртсеннәр өчен кемнеңдер "җылы кулы" җитәдер?..

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: