Зур Чынлы авылында гомер итүче Әлфия Хәсәнҗан кызы Мистякова 85 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә
Юбилярның тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык.
Жиде балалы гаиләдә дүртенчесе бала булып дөньяга аваз сала ул. Әтиләре Хәсәнҗан абый Бөек Ватан сугышына киткәндә әниләре Магирә апа берсеннән-берсе кечкенә 5 бала белән кала. Ул елларның авырлыгын әле да оныта алмыйлар алар. Бәхетләренә, Хәсәнҗан абыйга сугыштан исән- сау әйләнеп кайтырга насыйп була. Гаиләдә тагын ике кыз- Сания белән Суфия дөньяга килә.
Әлфия апа авылдашы Шәүкәт абый белән тормыш корып җибәрәләр. Матур яшиләр алар, тату гаиләдә бер- бер артлы биш балалары деньяга килә. Кызганыч, 16 ел яшәгәч, Шәүкәт абый авырып китә һәм күп тә үтми вафат була. Авыл торышының бөтен авырлыгы, берсеннән-берсе кечкенә биш баланы тәрбияләү, укыту, олы тормыш юлына бастыру өчен күпме көч, хезмәт куярга туры килә Әлфия апага.
Кайнанасы Шәрәфәт әби белән Шәүкәт абыйның авыру сеңелесе Рушания апа да шул йортта гомер итәләр. Инде Рушания апа да 84 яшен тутыра икән.
Әлфия апа гомер буе «Ирек» колхозында бригадада төрле эшләр башкара. Ел саен 5-6 гектар чөгендер сирәкләгәннәр алар балалары белән бергәләшеп. Жәй буена кырда салам, печән җыю, кул белән чөгендер алу, бәрәңге алу, амбарда иген чистарту.... Ул елларда күп эшләр кул көче белән башкарылган бит. Балалары үсә барган саен тормышлары да җинеләя барган аларның. Балалары да яшьтән хезмәт чыныгуы алып үскәннәр Әлфия апаның.
Олы улы Фәрит тезелеш буенча гомер буе вахтада жаваплы урыннарда эшләгән, атказанган тезүче. Фәнис авылда үзенә крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган, иртә яздан алып кара көзгә кадәр абыйсы Фәнил белән кырдан кайтып кермиләр, күп итеп маллар асрыйлар. Фәнис иртә таңнан хуҗалыктан сөт җыеп тапшырырга да өлгерә. Кызлары Гөлчәчәк белән Айсылу мәктәптә эшлиләр.
Әлфия апаның 11 оныгы, 6 оныкчыгы бар. Төп йортның ишеге ябылып тормый, Әлфия апа һәркемне ачык йөз белән каршы ала. Бүгенге көндә ул кече улы Фәнис, килене Рәмзия тәрбиясендә яши.
Өлкән яшьтә булса да, Әлфия апа әле дә йорт тутырып каз-үрдәк, чебеш асрый, барысына да өлгерә, бәлеш-пироглар, тортлар, чәк-чәкләр пешерә. Инде күп еллардан бирле ул биш вакыт намазын калдырмый, гомумән, алар барысы да намазда.
Тормышына шөкер итеп, барына бик риза булып, дөньяларга тынычлык, балаларына, туганнарына саулык-исәнлек теләп яши ак яулыклы ак әби. Менә шулай хәерле гомерләрдә, балалар-оныклар кадерендә озак еллар яшә әле, Әлфия апа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев