Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Зур Чынлы авылында яшәүче Сания апа Кәримовага 90 яшь тулды

Юбилярның тормыш юлы җиңел генә узмаган.

Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәләрсез, жинел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләү - болар барысы да  90, 95  яшьләрен тутырган өлкәннәребезнең башыннан үткән сынаулар.

Бу көннәрдә шундый өлкәннәребезнең берсе, Зур Чынлы авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Сания Әхмәтша кызы Кәримованың да 90 яшьлек күркәм юбилее булып үтте. Аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Фаил Фатхуллов килде. Матур котлау сүзләре белән Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын тапшырдылар. Юбилей көнен искә алсын, дип район башлыгы исеменнән бүләк, чәчәкләр тапшырдылар.

Юбилярның тормыш юлы җиңел генә узмаган. Аңа бер яшь вакытта әнисе үлеп китә. Җиде сыйныфны тәмамлагач, аның хезмәт юлы башлана. Олылар белән беррәттән урман эшләрендә, басуда эшли. Аннан соң ул колхозда төрле эшләрдә эшләп лаеклы ялга чыга.

Тормыш иптәше Шамил абый белән 62 ел гомер итеп, дөньяга биш бала китерәләр. Кызганыч, бер нарасыйлары  бала вакытта ук бакыйлыкка күчә. Быелның җәендә Шамил абый да якты дөнья белән хушлашкан.

Бүгенге көндә Сания апаны  балалары тәрбияли, оныкларының уңышларына куанып, алар белән горурланып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев