Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Зөбәйдә – тугызынчы бала

Зур Чынлы авылында яшәүче Зөбәйдә Кәрим кызы Алтынбаева ишле гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килә.

Әтисе сугышка киткәндә Зөбәйдә бер атналык була. Аңа беркайчан да әтисен күрергә дә, “әти” дип әйтергә дә язмый. Әтиләре фронтта яраланып, госпитальгә эләгә һәм алган яралардан тернәкләнә алмыйча, вафат була. Гаилә әтиләренең кайда күмелгәнен дә белми. Сугыш тәмамланып, күп еллар үткәч кенә Шумерлядагы мәктәп укучыларының эзләнүләре нәтиҗәсендә әтиләре Кәрим ага хакында мәгълүматлар барлыкка килә. Язмыштыр инде, яралы фронтовикны госпитальгә Шумерляга озаталар, әмма кәгазьләрдә исемдәге бер хәрефне дөрес язмау яралы солдат турында мәгълүматны гаиләсенә тапшыру мөмкинлеген бетерә.  Мәктәп укучылары исә архив кәгазьләрендә эзләнеп , райондагы хәрби комиссариатка запрос җибәрә. Эзли торгач, әлеге кешенең Зур Чынлы авылындагы Кәрим Алтынбаев булуы ачыклана һәм Зөбәйдә апа гаиләсе әти-бабаларының каберен эзләп табып, зыярат кыла. Менә шундый аянычлы язмыш.

Зөбәйдә апага да 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң укуын дәвам итү мөмкинлеге булмый, колхозга эшкә килә. Яшь кыз башлап бозаулар карый, группасында симертүдә 90 бозау була. Барысы да кул көче белән башкарыла торган заман. Кызның тырышлыгын, үҗәтлеген күреп, аңа сыерлар группасын бирәләр. Биредә дә сынатмый ул, мул итеп сөт сава. Һәр елны райондагы Сабантуй мәйданына чакырып та, алдынгылар слетында да бүләклиләр аны. Казанда үткән алдынгылар слетында да күп тапкырлар катнашырга туры килә аңа. Көнне-төнгә ялгап эшли Зөбәйдә апа. Берәр сыер яисә тана бозаулаган көннәрдә төне буе аны саклап торган вакытлары да күп була аның. Хөкүмәт тә уңган сыер савучының тырыш хезмәтен бәяли, II дәрәҗә Ленин ордены белән бүләкли, аның рәсеме һәрвакыт райондагы Мактау тактасында була, хезмәт ветераны исеменә дә лаек була ул.

Язмышына шулай язылган булгандыр инде, бердәнбер малае Фәһимен дә ялгызы гына үстерергә туры килә Зөбәйдә апага. Әмма ул язмышына үпкәләми, “шулай язган булгандыр инде”, ди сабыр гына. 

Реклама

Зөбәйдә апаны башлап абыйсы Шәүкәт үзенә сыендыра. Соңрак исә, улы бераз исәя төшкәч, үзләренә өй салып чыгалар. Улын укыта, өйләндерә Зөбәйдә апа. Килене Венера да бик ипле, гаилә җанлы, уңган була. Зөбәйдә апаны хөрмәт итеп яшиләр, аңа өч онык бүләк итәләр. Алай гына да түгел әле, Венераның абыйсы фаҗигале төстә вафат булганнан соң аның ятим калган (әниләре балаларны ташлап китә) ике баласына да әти һәм әни, әби булалар алар. Әтиләреннән 4 яшьлек калган Алсуны һәм 1 яшь тә 2 айлык булып калган Исламны балалар йортына озатмыйча, үз гаиләләренә сыендыралар, укыталар, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Алсулары инде кияүдә, ике бала тәрбияли, Исламнары исә Төркиядә дини белем ала икән. “Безне онытмыйлар, кайтып-китеп йөриләр”, диләр алар турында Алтынбаевлар бертавыштан.

Бүгенге көндә Зөбәйдә апаның өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Олы юбилее көнне дә әниләрен һәм әбиләрен тәбрикләргә балалары һәм оныклары җыелган иде. Юбилярны бәйрәм белән котларга район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин да килде. Ул хөрмәтле ветеранга район ветераннар советы исеменнән котлау открыткасы һәм Рәхмәт хаты, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды, сәламәтлек, бәхет теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X