Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Югары Каракитә авылында гомер кичерүче Вәгъдәния Вәлитовага 70 яшь

Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң татлы сүз.

Әнкәй, дигәндә дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзләргә яшь килә. Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз. Алар янына кайтып киңәш сорыйбыз, юанабыз.

Әнкәйләр турында сүз чыкканда мин дә иң элек, үземнең әнием–Югары Каракитә авылында туып-үскән, шунда гомер кичерүче, гади генә бер татар хатыны–Вәгъдәния Вәлитованы искә алам. Безнең өчен аның иң матур исеме, әлбәттә–Әнкәй!
Әти белән 6 бала тәрбияләп үстерделәр алар. Авырлыкларга бирешмәделәр. Мин үз - үземне белә башлаганнан бирле әнкәй чөгендер эшендә булды, фермадан кайтып кермәде. Ә өйдә аның төп хезмәте –яраткан Әни, кадерле тормыш иптәше.
Әниебезнең бернинди мактаулы исемнәре дә, югары дәрәҗәләре дә, олы бүләкләре дә юк. Ул бары тик  “Ана медале” һәм “Ана“ дигән бөек исемне зур горурлык белән йөртә. 
Бүгенге көндә биш баласы  исән. Бер туганыбыз бу якты дөньяны ташлап китте. Кызганыч, гомер тигез бүленмәгән шул. Әлеге олы хәсрәтне дә әнкәебезнең йөрәге олы сабырлык белән кичерде. 
Быел әнкәй белән  әти  гаилә коруларының  да алтын чорын – 50 еллык юбилейларын билгеләделәр. Әниебезнең исә гомер бәйрәме дә – аңа 70 яшь тула.   Һәркайсыбызның үз гаиләсе, үз тормышы булса да, күңел түрендә туган нигез, анда “балам” дип өзелеп торган әнкәйнең, аның янәшәсендә әтинең булуы күңелләрне тынычландыра, ниндидер рәхәт бер җылылык бирә.  
Йортыбызның уты сүнмичә, анда сезнең барлыгыгызны тоеп, тагын күп кенә язлар-көзләр, җәйләр-кышлар кичәргә насыйп булсын. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә!

Резидә Төхфәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев