Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Җырлап яшә, Солтан абый!

Иске Шәйморза авылында  яшәүче  90 яшьлек Солтан Нуретдин улы Каюмов  Россия җырчысы, күп кенә мәдәни бәйгеләр, шул исәптән 2017 елда 1 нче каналда узган “Яңа йолдызлар фабрикасы” җиңүчесе  Гүзәл Хәсәнованың бабасы икән.

 

Хәер, Солтан абый үзе дә иҗади шәхес. Яшь  вакытта кулына еш кына гармун алып, төрле чараларда катнашкан. Үзенең табигатьтән килгән сәләтенең  оныгында да чагылыш табуына ул да бик нык  сөенә. “Һәркемнең  күңеленә ятышлы һөнәре булырга тиеш”, ди ул.

Солтан абый 7 сыйныф  белем алган. Бу уңайдан: “Безне сугыш надан калдырды”, ди. Гомере буе колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан, хезмәт ветераны. Тормыш иптәше Рушания апа белән өч балага гомер биргәннәр.

Солтан абый үткән ел пар канатсыз калган, Рушания апа бакыйлыкка күченгән. Шуңа да аның янына Ульяновск шәһәреннән кызы Илһамиясе  күченеп кайткан. Улы да, гаиләсе белән, күршедә генә яши. Тагын бер кызы – җырчы оныгы Гүзәлнең  әнисе  Ульяновск шәһәрендә гомер кичерә.

90 яшен яңа тутырган Солтан абыйның  хәтере әйбәт, сәламәтлеге дә зарланырлык түгел. Юбилее белән котларга килгән кунакларга: район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлаловка һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуровка җырлап та күрсәтте әле ул. Кунаклар исә Россия Президентының котлавын һәм район башлыгының бүләген тапшырдылар аңа. Җырлап яшә, Солтан абый, сәламәт бул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев