Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

“Йолдыз” колхозын озак еллар җитәкләгән Мансур Зиатдин улы Җәмалетдиновны искә алдылар

Мәчеттә мәҗлес уздырылды.

Югары Каракитә авылында вафатына 20 ел тулу уңаеннан, “Йолдыз” колхозын озак еллар җитәкләгән Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, республика җитәкчелегенең күп санда Мактау грамоталарына һәм кыйммәтле бүләкләренә лаек булган Мансур Зиатдин улы Җәмалетдиновны искә алдылар.
Чара әлеге шәхес җирләнгән авыл зиратындагы кабер яныннан башланып китте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов Мансур Зиатдин улының тормыш юлы һәм авыл хуҗалыгындагы эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләде, район мөхтәсибе Данир Хәзрәт Шәрәфетдинов, дин әһелләре мәрхүмнең рухына дога кылдылар.
Аннан соң чара авыл мәчетендә дәвам итте. Әйтергә кирәк, әлеге мәчетне төзү дә Мансур Зиатдин улы тырышлыгы белән гамәлгә ашырыла. Гомумән, авылдагы барлык социаль объектларны, автотранспорт юлларын файдалануга тапшыруда аның өлешен әйтеп бетергесез.

Реклама

Ул чактагы хезмәттәшләре Мансур Зиатдин улының үтә дә гади күңелле, тыйнак, янәшәдәгеләргә ярдәмчел, тәвәккәл, хуҗалык тармакларында алдынгы алымнарны кертүгә әзер торучы җитәкче иде, - дип искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X