Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Язмыш сынауларына бирешмичә

Алты балалы гаиләдә иң кече бала булып туган Рәйсә апаның балачагы җиңелләрдән булмый.

1942 елда дөньяга килә, балачактан ук ачлыкны да, ялангачлыкны үз җилкәләрендә тоеп үсә. Рәйсә апага укулар да әлләни насыйп булмый, яшьтән колхозга эшкә килә, фермада сыерлар сава башлый. 

Аннан язмыш аны Иске Чокалы авылы егете Рифкать Айниятулла улы белән очраштырып, кавыштыра. Сугыштан соң илне торгызу еллары була, авылда юклык хөкем сөрә. Алар яшәячәк йорт та бик искергән, аны яңарту проблемасы килеп туа яшьләр алдына. Яшь гаилә утырышып киңәшкәннән соң, Казахстанга барып, акча эшләп кайтырга уйлый. Ирле-хатынлы Казахстан якларына барып, балчыктан кирпеч сугу эшенә урнашалар һәм йорт төзү өчен шактый ук акча туплап, кире туган якларына әйләнеп кайталар. Авылга кайтып төпләнеп, икесе дә колхозда эшли башлыйлар, яңа йорт төзеп керәләр. Рифкать ага гомере буе колхозда тракторчы булып эшләсә, Рәйсә апа 45 ел тоташ фермада сыерлар сава. 

Ул вакытта фермада бөтен эш тә кул көче белән башкарыла, аның группасында 40 сыер була, малларга азыгын да кул көче белән кертәләр, суны да ташып эчертәләр. Шулай да сынатмый ул, алдынгы урыннарга чыга. Район сыер савучылары арасында 1 урынны яулап, алдынгылар слетында катнаша. Ел саен Сабантуй мәйданына чакырып та, алдынгылар слетында да бүләклиләр Рәйсә апаны. Әле бит сыер саву гына түгел, эштән кайткач та өйдәге эш көтеп тора. 

– Менә шулай, өйдән – фермага, фермадан – өйгә, аннан өйдәге эшләрне йөгерә-йөгерә эшләп гомер үтте инде. Аллага шөкер, гомерем буе кеше арасында булдым, -ди үткән елларны хәтерендә яңартып Рәйсә апа. 
Лаеклы ялга чыкканнан соң да әле ул колхозда һәр ел саен чөгендер эшләүдә катнаша. Рәйсә апаның намуслы, фидакарь хезмәте төрле елларда бирелгән Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнә. Ел саен аңа алдынгылар слетында төрле бүләкләр тапшыралар. 
– Ул чордагы җитәкчелеккә бик рәхмәтлемен мин, хезмәтемне күрә белделәр, бәяләделәр дә. Бүләккә бирелгән кул сәгатьләренең, коверларның исәбе-хисабы юк иде. Бер елны хәтта җиңел машина белән бүләкләделәр үземне. Нишләп үзебез файдаланмаганбыздыр инде, сатып җибәрдек шул машинаны,-ди Рәйсә апа. 
Аңа тормышта ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килә. Төп нигездә кайнанасы Разия апа белән 36 ел тату гомер кичереп яшиләр алар. Урын өстенә калган Разия апаны да Рәйсә апа белән Рифкать абый бик тәрбияләп, бәхиллеген алып, соңгы юлга озаталар. Сынаулар әле моның белән генә дә бетми, Казахстанга кадәр барып, акча эшләп кайтып салган йортлары да төнлә белән янып көлгә әйләнә. Урам уртасында бер кат киемнән калалар алар. Ул вакыттагы “Чишмә” колхозы рәисе Илгиз Садыйков аларга ярдәмгә килә һәм колхоз хисабыннан авылдагы иске балалар бакчасы бинасын өй буларак тәкъдим итә. Гаилә шунда яшәп китә. 
Тормыш иптәше Рифкать абый белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, Рифкать абый якты дөньядан 76 яшендә китеп бара. Урын өстенә калган Рифкать абыйны да Рәйсә апа язмыш сынавы буларак кабул итеп, сыкранмыйча, 5 елга якын тәрбияләп, соңгы юлга озата. Бүгенге көндә Рәйсә апаның 13 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. 
– Көндез ишегем бер дә ябылып тормый, авылдагы кызым, оныкларым, туганнарым, дусларым хәлемне һәрдаим белешеп торалар, рәхмәт аларга. Өйдә бөтен уңайлыкларны булдырырга тырыштык инде. Рифкатем генә иртәрәк бакыйлыкка күчте шул, рәхәтләнеп яшисе иде бит әле,-ди Рәйсә апа. 
Рәйсә апа дини йолаларны үтәп яши. Олы юбилее уңаеннан да ул дини мәҗлес үткәргән. Аны юбилее белән тәбрик итәргә балалары, оныклары, туганнары, дуслары килгән. Бу көнне юбилярны район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин, Иске Чокалы авылы ветераннар советы рәисе Гөлсирә Хәлиуллина, Иске Чокалы авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов, “А.А.Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Дамир Низамов та котлады. Кунаклар юбилярга район ветераннар советы исеменнән котлау открыткасы һәм Рәхмәт хаты, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев