Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Якташыбыз Иршад Гафаровка медаль тапшырылды

Иршад Гафаров 1942 елның 1 гыйнварында Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында дөньяга килә.

Фронтовик әтисе улын, кыска ялга кайткач, бер тапкыр гына күреп кала, 1945 елда Эстониянең Тарту шәһәрендә барган сугышларда һәлак була. 
Мәктәпне уңышлы тәмамлагач, Иршад башта колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп ала, аннары аны 1960 елда район мәгариф бүлегенә бухгалтер-статист итеп эшкә алалар һәм тиздән, егеттә педагоглык сәләтен күреп, Иске Кәкерле мәктәбенә тарих һәм рус теле укытучысы итеп күчерәләр. Ул Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетына читтән торып укырга керә. Тик укуын берничә елга бүлеп торырга туры килә: 1962 — 1965 елларда Иршад Гафаров Таҗикстанда чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Шушы елларда ул үзен сәләтле оештыручы һәм перспективалы җитәкче итеп таныта. Аны партия сафларына алалар һәм застава командирының сәясәт буенча ярдәмчесе итеп билгелиләр. Намуслы хезмәте өчен ул ВЛКСМ Үзәк Комитетының Мактау грамотасына лаек була. 
Армия хезмәтен төгәлләп кайткач, И.Гафаров туган районының Иске Задур мәктәбендә берничә ел укытучы булып эшли. 1968 елда аны партия органнарына эшкә чакыралар. Райкомда инструктор, пропаганда бүлеге мөдире, райком секретаре, КПСС өлкә комитеты инструкторы вазифаларын башкара, шул чорда Казан дәүләт педагогика институтын, аннары Сарытаудагы Югары партия мәктәбен уңышлы тәмамлый. 
Иршад Әхмәт улы Гафаров Татарстан мәгариф министры урынбасары булып эшләгән елларда (1981-91) уку-укыту, яшь буынга тәрбия бирү системасын камилләштерү, укытучыларның абруен күтәрү, аларның социаль хәлен яхшырту буенча шактый чаралар күрелде. Бу өлкәдә ул Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының президиум әгъзасы буларак та күп көч куйды. Ун ел буена «Мәгариф» журналының редколлегия әгъзасы булып торды, аның битләрендә милли мәгариф мәсьәләләренә, татар тарихына багышланган мәкаләләрен бастырып, педагоглар арасында зур ихтирам казанды. 
1990 елда ул тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклады. Галим тарафыннан башкарылган хезмәтләрнең төп темасы — татар халкының ерак үткәне яктылыгында аның бүгенгесе һәм киләчәге проблемалары. Төрле журналларда, фәнни җыентыкларда басылып чыккан йөзгә якын мәкаләсе, белгечләр һәм киң катлау укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән китаплары җентекләп тупланган тарихи чыганакларга, башлыча Татарстан һәм Сембер өлкәсе архивларында табылган күпсанлы документларга нигезләнеп язылган. Тарихчы галимнең соңгы елларда чыккан «Болгар-Казан тарих көзгесендә», ике кисәктән торган «Туган як мирасы», «От истоков к истине», «Встречи через века» һ.б. китапларын студентлар уку ярдәмлеге рәвешендә дә теләп файдалана. Профессор И.Гафаров фәнни эшчәнлеген бүген дә туктатмый, мишәрләрнең субэтнос буларак формалашуына багышланган монографиясе, туган як тарихының моңа кадәр өйрәнелмәгән аспектларын эченә алган китабы нәшриятта чират көтеп ята. 
Иршад Әхмәт улының тырыш һәм намуслы хезмәте югары бәяләнде. Ул — Татарстанның атказанган укытучысы, Русия югары уку йортлары мактаулы хезмәткәре, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтә ирешкән казанышлары өчен» күкрәк билгесе, күп кенә медальләр, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Әле шушы көннәрдә генә аңа татар халкының гореф гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне, нәтиҗәле фәнни – тикшеренү эшләре алып барганы өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды. Якташыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә аңа милләтебез хакына зур эшчәнлек алып баруда уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев