Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яңа Шигали авылында гомер кичерүче Мария  Двойновага 90 яшь тулды

Яңа Шигали авылында гомер кичерүче Мария  Николаевна Двойнова да язмышыннан зарланмый

. Бүген аның янәшәсендә сеңлесе бар, алар бергә яшиләр.  Ә тәрбия кылырга кызы һәм туганнарының балалары  килеп йөриләр.

Әлеге юбилярның өйалдына килеп җитүгә бакчасына күз төшерми булмый. Андагы чисталык, тәртиплелек, хәйран калырлык.

“Боларның барысын да кем эшли”, дигәнгә, Мария Николаевнаның кызы: “Без дә ярдәм итәбез, тик күбрәге үзләре тик тормыйлар”, диде.

Мария Николаевна да сугышның авырлыгын күп татый. Шулай да көчле шәхес булып кала алган. Күбрәге колхозда эшли. Ә  с угыш елларында заводта-авыр хезмәттә була. Юбиялрның 3 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар. “ Бәхет өчен шул җитә. Бу яшемә җитү дә олы бәхет. Ни язганны күрдек инде.  Шулкадәр яшәрбез, дип уйламадым”,-ди.

Матур гадәт буенча юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Полюшков  һәм авыл җирлеге башлыгы Виктор Григорьев котладылар. РФ Президентының котлау хатын һәм бүләкләр тапшырдылар. Сугыш чорындагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, исәнлек, иминлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев