Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яңа Кәкерле авылында гомер кичерүче Сания  Канәфия кызы Алимовага 90 яшь

Яңа Кәкерле авылында гомер кичерүче Сания  Канәфия кызы Алимова шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Сания әбигә 90 яшь тулды.

 

90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Бу көнне юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов котладылар. Кунаклар юбилярга РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.

Сания әбинең тормышы балачактан ук җиңел булмый. Ул Яңа Кәкерле авылында туа. Ялгыз калгач әтиләре Канәфия абый икенче тапкыр өйләнә, Сания әби үги әни белән үсә. Балачагында авырып, мәктәптә  укый алмый. Сәламәтләнгәч исә уку кайгысы булмый инде анарда, сугыш башлана, шулай итеп, бер класс та укый алмыйча кала ул. 12 яшендә ул колхозга эшкә керә. Сания әбигә, күп кенә яшь кызлар кебек үк, колхозда, басуда күп эшләргә туры килә. 14 яшендә аны олы кызлар һәм хатын-кызлар белән урман кисәргә, утын әзерләргә җибәрәләр. Әлбәттә, өлкәннәр башкарган эшләрне эшләү аңа җиңелләрдән бирелми, шулай да, үҗәтлек белән башкалардан калышмаска тырыша ул. Ул вакытларны искә алганда, Сания әби бүген дә тыныч кына сөйли алмый, күзләрендә яшь бөртекләре җемелди.  Сугыш тәмамлангач әзрәк җиңел сулап куя ул вакытта авыл халкы.

Сания әби гомере буе Яңа Кәкерле авылында яши һәм колхозда эшли. Чөгендерен дә утый, фермада да эшли, каравылда да тора, нинди эш кушсалар, шуны башкара ул. Яңа Кәкерле авылында яшәүче авылдашы Мөбарәкша абыйга  кияүгә чыга. Мөбарәкша абый Бөек Ватан сугышы ветераны, II төркем инвалид.

Мөбарәкша абый белән алар тугыз бала тәрбияләп үстергәннәр: Әнисә, Гөлсинә, Фирүзә, Зәйтүнә, Кәрим, Фәридә, Мирхәт, Мирфан һәм Альфред. Үзләренә укулар насыйп булмаганлыктан, Сания әби Мөбәрәкша абый белән бергә балалары укымышлы булсын өчен барысын да эшлиләр. Барлык балаларына да лаеклы белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга  ярдәм итәләр алар.

Еллар узгач та, юбиляр күңел күтәренкелеген югалтмыйча, авыл, район вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яши. Аның хәтере бик әйбәт, ул барысын да вак-төяккә кадәр хәтерли, тик менә аяклары гына йөрми аның, шуңа бераз борчыла ул. Бүген Сания әбинең 17 оныгы, 18 оныкчыгы һәм бер оныкчыгының баласы бар. Герой-ана, хезмәт ветераны Сания әби кызы Зәйтүнә тәрбиясендә яши. Бүгенге тормышыннан бик кәнагәть ул. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Таяныр терәге - Зәйтүнәсе янында. Калган кызлары, уллары да бу йортта еш кунак, әниләренең хәлен белешеп кенә торалар. Юбилее белән котлап килүчеләргә дә ихлас рәхмәтләрен белдерде ул. Сания әбигә киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып, сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен телисе килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев