Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Разия Низамова 90 яшьлек юбилеен билгеләде

Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Разия Касыйм Низамова кызы сугыш чоры баласы.

Шуңа да аның  тормышы  затлы бүләкләргә, асыл җиһаз, киемнәргә  бай булмый. Хәер, ул чор кешеләренең берсенең дә тормышы җиңел булмаган. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсендә татыган буын бу.

Шушы көннәрдә Разия апа гомер бәйрәмен-90 яшлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге күркәм гомер бәйрәме белән котларга аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәмәтҗанов килделәр. Россия Президентыннан котлау хаты, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләк тапшырдылар.

Разия апа Яңа Ишле авылында дөньяга килә. Гаиләләре бик ишле була аларның Абыйлары сугышка китә, кыз туганнар исә тылда хезмәт куя.

Разия апа яшьли бик чая, үткен кыз булып үсә. Яшьтән үк олыларның  кул арасына эшкә керешә. Сугыш елларында куйган  батырлыклары өчен аны  хөкүмәтебез “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкли. Ә иң олы бүләк аның өчен ул укыткан  балалар  рәхмәте,хөрмәте.

 Хезмәт ветераны бар гомерен балаларны тәрбияләүгә багышлаган шәхес. 42 ел дәвамында ул мәктәптә олы хезмәт куя. Алай гына да түгел, ул белем биргән  балалар районыбызның бөтен авылларында бар диярлек.  Ник дигәндә тормыш иптәше колхозда агроном булып хезмәт куйганлыктан, аны әле  бу колхозга, әле башксына билгеләп торалар. Шуңа да Разия апага да мәктәпләрне еш алмаштырып торырга туры килә. 

Совет чорындагы пионерлар оешмасынң әйдамы булып та иҗтимагый эшчәнлекне күп башкара ул. Элек елларда  район газетасының “Коммунар” дип  исемләнгән чорында штаттан тыш хәбәрчесе булып эшли, мәкаләләр яза.

Тормыш иптәше Мансур  белән ике бала тәрбияләп үстерәләр алар.  Кызганычка каршы, улы  якты дөньядан иртә китә. Бүгенге көндә аның бар таянычы, ярдәмчесе кызы Венерасы.

Венера ханым үзе дә дүрт дистә елга якын балалар укыткан, лаеклы ялда булуына карамастан, әле дә мәктәп белән арасын өзми, остаз буларак ярдәм кулы суза, киңәшләрен бирә. Кырык эшен кырык якка ташлап, әнисе янына да көн саен киләргә вакыт таба.

Разия апа олы яшьтә булуына карамастан, хәтере, зиһене бик әйбәт. Дөнья хәбәрләре белән танышып, газеталар укып яши ул. Үзен котларга килгән  җитәкчене дә газетадан күреп, белеп син Данис Абдулхарис улы буласыңмы, дип шаккатырды. Юбилее белән котларга килүчеләргә сөенечен, рәхмәтен  белдерде.  

Әйе, ак яулыклы әбиләребез һәр яңа көнгә сөенеп яшиләр. Тормыш ачысын, ачлыгын, ялангачлыгын күп татыганга күрәдер, кечкенә генә хөрмәт, ихтирамны да әнә шулай зур итеп кабул итә белә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев