Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Зәбирә Кәбир кызы Якупованың гомер бәйрәме

Зәбирә Кәбир кызы гүзәллекне күрү, тою, шул гүзәллек эчендә яшәвен олы бәхеткә саный.

Аллаһы Тәгалә җирне һәм күкләрне гүзәл итеп яраткан. Иске Кәкерле авылында гади генә яшәүче Кәбир абыйның гаиләсендә туып, чын авыл тормышында чыныккан Зәбирә Кәбир кызы да шушы гүзәллекне күрү, тою, шул гүзәллек эчендә яшәвен олы бәхеткә саный.

“Кечкенә дә төш кенә” - диләр аның турында хөрмәт итеп. Тормышка чыгып, Чүпрәлегә килгәненә дә инде байтак еллар узган. Туганнарын, авылның картын-яшен хөрмәт итеп, гаиләсенә җылылык биреп, бар кылган гамәлләрендә тынычлыкны саклап яши ул. 

Зәбирә Кәбир кызы  җилдәй җитез: эшләмәгән эше, җитешмәгән җире юк.  Һәр туган көнгә шатланып яулыгын артка чөеп, җиңнәрен сызганып куя да, күршеләренең, балаларының хәлләрен дә белә, туган нигезен дә онытмый.  “Изгелегем исен“, дип Яңа Чүпрәле авылындагы мәчетебезне дә “ялт”  иттереп  җыештырып куя. Ел дәвамында мәчет тарафыннан нинди генә изге бәйрәм үткәрелмәсен, Зәбирә Кәбир кызы аш-су янында: пешерә-төшерә, чәй кайната, табын әзерләшә. Шул  ук вакытта  район хастаханәсенә, үз эшенә барырга да өлгерә.

Реклама

Көзнең муллыкка төренгән мәлендә Зәбирә Кәбир кызы Якупованың гомер бәйрәме. Авылыбызның барлык мәчет әһелләре  һәм ветераннары исеменнән без аны олуг юбилее белән  тәбрик итәбез. Алдагы көндә дә  шат күңелле, гамәл-гыйбәдәтле, тормыш иптәше белән тигез, тату гомер кичереп,  балаларына кадерле әни булып яшәвен телибез.

Данир хәзрәт, Яңа Чүпрәле авылы мәчетенең имам – хатыйбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X