Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Хорновар-Шигали авылыннан Анна Михайловна Маркова: «Минем туган көнемне Владимир Путин да белә»

Юбилярлар

«Минем туган көнемне Владимир Путин да белә», дип котлауларга һәм бүләкләргә шатланды Хорновар-Шигали авылы өлкәне Анна Михайловна Маркова.

2024 елның беренче көннәрендә аны 95 яшьлеге белән тәбрикләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова килделәр. Россия Президентының котлавын, район башлыгы исеменнән бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, җылы теләкләр юлладылар. 
Анна Михайловна кызы Елена һәм кияве Иван тәрбиясендә яши. Тормыш төрле яклап сыный аны. Сугыш еллары, ачлык ялангачлык... барысын да күрә ул. Гомер буе нинди эшкә кушсалар шунда булган, колхозда да эшләгән, тормыш иптәшен, җиде баласыннан дүртесен җирләгән.

Анна Михайловна сөйләвенчә, колхозда олылар аны ат арбасына махсус урындык ясап, утыртып, кырга алып чыкканнар. Анна исә ат белән идарә иткән, олылар иген чәчкәннәр.

Яшь кызларны, егетләрне колхоз төрле эшләргә юллама белән дә җибәргән.

"Мәскәүгә төзелеш эшләренә дә бардык, Себер якларында да булдык. Анда урман чыгарырга туры килде. Безне шул урманны чыгарыр өчен, махсус юл ясарга куйдылар. Куакларны шудырып чыгарыр өчен шул юлны туңдырып, су ташып тордык. Бик авыр хезмәт булды ул",-дип сөйли хезмәт ветераны.

— Әни бик тырыш булды. Бервакытта да зарланмады. Хастаханәгә дә барганы юк. Гаиләдә безгә ярдәм итеп яшәде. Бүген инде үзенә тәрбия кирәк,-дип сүзгә кушыла кызы Елена.

Анна Михайловна моңа кадәр, туган нигезен дә ташлап китмәгән. Быел исә кызларына кышларга барырга булган. Шулай да гомер бәйрәмен үз өендә каршы алырга кайткан иде. "Җәйгә үз өемә кайтачакмын. Монда бөтен гомерем узды, һәрнәрсә дә бик якын",-дип планнары белән уртаклашты юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев