Хезмәттән ямь табып яши ул
Бар гомерен хезмәткә багышлап, аннан ямь һәм тәм табып яшәүчеләр бар. Бүгенге язмам шундый шәхесләрнең берсе — Рәфик Зәйнуллов хакында.
Рәфик Хәсәнҗан улы Зәйнуллов Кече Чынлы авылында Хәсәнҗан ага гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Бик яшьли, авыл мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлагач ук колхоз эшенә тотына ул. Нинди эшкә кушсалар да, һәр нәрсәне җиренә җиткереп башкара, гаиләнең төп ярдәмчесенә әйләнә. Колхозда башлап прицепщик вазифасын башкара ул. Колхоз яшь егетне военкомат аша шоферга да укыта. Армия хезмәтен аңа өч ел үтәргә туры килә, салкын Себер якларында хезмәт итә ул. Армия хезмәтен тәмамлагач та, шәһәргә китеп урнашу мөмкинлеге булуга карамастан, авылга кайтып төпләнә ул.
Тырышлыгын, эшчәнлеген күреп, Рәфик абыйга «ГАЗ-51» машинасын ышанып тапшыралар. Шуннан тотына да инде аның данлыклы хезмәт юлы. Гомере буе руль артында була ул. Төрле елларда «Газ-51, 53», КамАЗ машиналарын иярли. Үзенең хезмәт юлы барышында аңа өч колхоз рәисе белән эшләргә туры килә. Нәтиҗәле эшләве, күрсәткән уңышлары өчен ул төрле елларда Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатларына, хезмәт ветераны исеменә лаек була, һәр елны район Сабантуе мәйданына, алдынгылар слетына чакырылып бүләкләнә. 2003 елда лаеклы ялга чыга. Ләкин әле яраткан эшен ташламый, тагын берничә ел КамАЗ машинасында эшли.
Колхоздан иген, печән, салам кайтарырга кирәк булсынмы яисә өй, сарайлар торгызучыларга төзелеш материаллары кайтарырга ярдәм итүне сорап авылдашлары Рәфик абыйга еш мөрәҗәгать итәләр. Бер генә авылдашын да кире бормый ул, һәрберсенә ярдәм итәргә тырыша, авылда бик күп кешеләргә ярдәме тия аның. Шуңа да авыл халкының олысы да, кечесе дә бүгенге көндә дә хөрмәт итәләр Рәфик абыйны.
1968 елда Рәфик абый авылның уңган-булган кызларының берсе булган Фәния апа белән гаилә корып җибәрә, менә инде 56 ел бергә гомер кичерәләр. Бер-бер артлы дүрт балага гомер бүләк итәләр, һәрберсенә ныклы белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр алар. 36 ел төп йортта әниләре белән бергә яшәп, аның хәер-фатихасын алып, соңгы юлга озаталар. Уллары һәм кызлары әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермиләр, һәрберсе тормышта үз урынын табып, илгә лаеклы хезмәт итә. Балаларының һәрберсе гаиләле, инде үзләренең дә балалары үсеп җиткән.
-Тормыш иптәшем Фәния белән бик яхшы яшәдек һәм яшибез. Әлбәттә, тормыш булгач, төрлесе булгандыр инде аның, әмма һәрберебез вакытында юл бирә белдек, аңлашып яшәдек. Ул гомере буе минем терәгем, киңәшчем, ярдәмчем була белде. Хатыныма да, балаларыма да бик рәхмәтле мин,-ди Рәфик абый.
Бүгенге көндә Фәния апа һәм Рәфик абыйның сигез оныгы һәм өч оныкчыклары бар. Өйләрендә ялгызлары гына яшәсәләр дә, район үзәгендә яшәүче кызлары Гөлүсә, кияүләре аларның хәлләрен белешеп, ярдәм итеп торалар, башка балалары да туган нигезне онытмыйлар, кайталар, ярдәм итәләр. Хөрмәтле ветеран мәчеткә йөри, биш вакыт намазын калдырмый. Динне хөрмәт итеп, милли йолаларны үтәп яшиләр Рәфик абый гаиләсендә, корбаннар чалып, ашлар үткәрәләр. Фәния апа һәм Рәфик абый «хәрәкәттә — бәрәкәт» дип, ындыр турырып бәрәңгесен дә, яшелчәсен дә үстерәләр әле, җәен каз-үрдәген, чебешен дә асрыйлар.
Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә аларның өе гөрләп тора, балалары кайта, кунаклар өзелми бу кунакчыл йорттан. Әтиләренең һәм бабаларының олы юбилее уңаеннан Рәфик абыйның балалары, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары кайткан, кода-кодагыйлары килгән иде. Шулай ук, ветераннарның район советыннан Җәүдәт Мөдәрисов, бергә хәрби хезмәт иткән дусты, чордашы, Иске Чүпрәле авылыннан Шамил Хафизов килгәннәр, авыл мәчете картлары да ветеранны котларга җыелганнар иде. Алар юбилярга ветераннар советыннан котлау открыткасы, Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар, гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр.
Бу көнне хөрмәтле ветеран «Цильна» җәмгыяте җитәкчелегеннән һәм коллективыннан да котлаулар һәм бүләкләрне кабул итте. Авыл мәчете картлары да хөрмәтле ветеранга олы юбилее уңаеннан бүләк ясаганнар — зиратта булдырылган кое-чишмәгә зиратта кое-чишмә булдыру эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булган Рәфик абый исемен биреп, «Рәфик чишмәсе» дип язылган истәлекле такта ясатып, аны чишмәгә беркетеп куйганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев