Владимир Лысов — Чүпрәледә уңышлы эшләп килүче КФХ җитәкчеләренең берсе
Фермер булу җиңелме?
Авыл хуҗалыгында эшен башлаганчы Владимир үзен төрле өлкәләрдә сынап карый. Төзелеш материаллары сату белән дә шөгыльләнә, үз кибетләрен дә тоталар. Аннан Иске Элмәле авылында йорт өлгертеп, анда мал-туар асрый башлый.
Ныклап торып үз эшчәнлеген исә 2010 елда башлап җибәрә. Нәкъ шул елны ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1 миллион сумлык грантын отып, 24 баш савым сыерга исәпләнгән гаилә фермасы төзи башлый. Башлап савым сыерлар өчен бина барлыкка килә, аннан акрынлап абзар мал-туар белән тула. Гаилә фермасын төзү заманча җиһазлар урнаштыру белән берлектә 4 миллион сумга төшә. Тирес чыгару җайланмасы, суүткәргечләр кирәк, дигәндәй... Фермага килү юлларын да бетонлыйлар, кыскасы, грант акчаларыннан тыш та, үз хисабына бик күп эшләр башкара.
Гаилә фермасында ирле-хатынлы хезмәт куялар, үсеп килүче ике уллары да ярдәм итәләр. Бер эшне башкарып чыккан кеше, икенчесеннән дә курыкмый инде ул — Владимир да савым сыерлар урынына үгезләр симертү группасы булдыру өчен янып-көеп йөри башлый. Икеләнеп кенә тотынса да, бу эше дә килеп чыга. Кукмара районыннан токымлы бозаулар алып кайта, аларны симертеп, тере килеш сата башлый. Владимир әйтүенчә, үгезләрне ул 550-580 кг. авырлыкка җиткереп сата.
— Авыл баласы мал-туар карап үсә бит инде ул. Хәтеремдә, 2 сыйныфны тәмамлагач, җәйге каникулда абый белән икәү колхоз көтүен көтә башладык. Иртәнге сәгать өчтә торып, малларны көтүлеккә алып чыгып, иртәнге сәгать биштәге савымга кайтарып өлгертә идек. Сыерлар савылгач, бу инде иртәнге җиделәр була, тагын көтүлеккә алып китәбез. Кичке савымнан соң да, төнге 11гә кадәр малларны көтүлектә йөретә идек. Аларны яхшы ашатсаң гына продукция алып булачагын яшьтән үк белеп үскән кеше мин,-ди Владимир.
Хайваннарга ашлыкны, печәнне сатып алып ашату әлләни зур табыш китермәячәген аңлаган Владимир авыл хуҗалыгы культуралары чәчү өчен 90 гектардагы пай җирләрен арендалый, шуңа үзләренең 20 гектары да кушыла. «МТЗ-80» тракторы да барлыкка килә, җир эшкәртү, печән әйләндерү һәм җыю өчен кирәкле булган барлык җиһазларны да булдыралар. Бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыгының 110 гектар җире бар. Агымдагы елда ул 30 гектар мәйданда арпа, 20 гектарда — солы культурасын чәчкән булган, 60 гектар мәйданны люцерна печәне били. Арпаның гектары уртача 60 центнер, солы 58 центнер уңыш биргән. Мал-туарга азыкны да кышны җиңел чыгарлык итеп әзерләп куйганнар. Арпа бөртекләрен издерү (плющилка) агрегатын да алганнар Лысовлар. Издерелгән арпа бөртекләре мал организмы тарафыннан яхшы үзләштерелә һәм савым сыерларның продукциясен шактый арттыра, ди фермер.
Ә эшеңне дәвам итүче булганда, аеруча күңелле. Кече улы Константин Буа ветеринария техникумын тәмамлаган. Хуҗалыкта ул төп белгеч, әтисенең терәге. Мөгезле эре терлекләрне асрауның барлык процесслары аның контрольлегендә алып барыла. Улы белән горурланып Владимир:
— Универсал ул: терлекче дә, механизатор да, машина йөртүче дә, оператор да — барысына да өлгерә, -ди.
Константин да әтисеннән калышырга тырышмый. Авыл хуҗалыгында үз эшен булдырырга теләүчеләргә ярдәм программасына кереп 450 мең сум күләмендәге грант откан ул — гаилә фермасын кабат яңартырга исәбе. Инде 8 баш савым сыерга исәпләнгән бинаны төзеп тә куйганнар. Константин җитәкләгән гаилә фермасында 8 баш савым сыеры һәм 5 тана бар.
Әлбәттә, терлекчелек белән шөгыльләнү җиңел, чыгымсыз эш түгел. Техниканы эшләтү өчен ягулыгы, запас частьләре кирәк... Саный китсәң, проблемалары бар инде. Ә итне алардан бик теләп алалар икән, «ит сату буенча проблема юк, ди Владимир, -киләләр, карыйлар, сатып алып, исәп-хисапны ясап та китәләр», ди.
— Бозауларны тиешенчә ашатырга тырышабыз. Рационнарына арпа, солы, люцерна, печән һәм башка кирәкле матдәләрне кертәбез, — ди Владимир Лысов.
Елның 365 көнен мал-туарны кайгыртып үткәрү һәркемгәдә бирелми, Тырышып, күптөрле авырлыкларны хәл итә-итә Лысовлар кебек авыл хуҗалыгында хезмәт итүчеләргә сокланмый мөмкин түгел, әлбәттә. Алар һәм башка крестьян-фермер хуҗалыкларында җитештергән продукцияне авыл, район халкы гына түгел, шәһәрдә яшәүчеләр дә яратып, көтеп ала. Лысовлар кебек уңганнар барында авыл хуҗалыгы үсәр, ныгыр дияргә нигез бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев