Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Виктор Карабаев: “Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк”

Виктор Карабаевның хуҗалыгы Чуваш Бизнәсе авылында шактый иркен мәйданны алып тора.

Биредә маллар өчен бина да, җәйлеген сыерларны саф һавада тоту өчен карда да, азык саклау өчен башка корылмалар да урын алган.

Виктор Петрович тумышы белән Чуваш Бизнәсе авылыннан. Кече яшьтән авыл тормышын үз иткән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да читкә китәргә ашкынмаган, колхозда калган, комбайнга утырып уңыш җыюда катнашкан. Әмма колхозлар да таркалган, хуҗалары алышынган ул елларда, эше дә әлләни булмаган. Яшь кеше исә акча табу максатыннан вахта ысулы белән эш таба, шулай да авылны ташламый, кайта-китә эшләп йөри. Шулай 15 еллап гомер уза

- Авылда мал-туарсыз булмый. Безнең дә башта бер сыерыбыз бар иде, әкренләп аларны арттырырга уйладык. Авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов та күңелгә коткы салды -тот та гаилә фермасы төзеп куй, дәүләттән ярдәм алырсың, сыерлырыңны да арттырырсың, ди. Башта аптырап калдык. Аннары аның киңәшен тотарга булдык,-ди гаилә башлыгы.

Әлбәттә, бу эшкә гаилә белән тотыналар алар. 24 баш сыерга исәпләнгән гаилә фермасы төзү буенча "2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү" программасына керергә теләк белдерәләр. Барысы да уңай хәл ителә. Виктор Петрович 24 баш савым сыерга исәпләнгән гаилә фермасын төзү буенча проектын уңышлы яклап, 3 миллион сумлык Грантка ия була. Әлеге акчаларга ул токымлы 24 баш тана сатып ала, ферманы төзеп куя. Төрле төзелешләрдә эшләп, төзү буенча шактый тәҗрибәсе булган Виктор ферманы ныклап, җиренә җиткереп төзи, шуңа да бина заман таләпләренә тулысынча җавап бирерлек килеп чыга. Сыерларны саву да механикалаштырылган аппаратларга көйләнгән, малларның аслыкларын чиста тоту өчен дә транспортер эшләп тора.

Реклама

Печән-ашлыкны сатып алып мал асрауның әлләни файдасы булмаячагынлыгын да яхшы аңлыйлар Карабаевлар. Шуның өчен туганнары һәм кайбер авылдашларының пай җирләрен арендага алып, 35 гектар мәйданда күпьеллык үлән – люцерна үстерәләр. Ә ашлыкны әлегә сатып алалар. Үзләренең “МТЗ-82” маркалы тракторлары, УАЗ һәм “ГАЗ-53” маркалы автомобильләре бар. Бүгенге көндә аларның хуҗалыкларында 40 баш эре мөгезле терлек асрыйлар, шуларның 24ен савым сыерлары тәшкил итә. Сыерларны Викторның тормыш иптәше Алиса һәм авылдашлары Надежда Мусаткина сава. Сөтне сөт җыючыларга тапшыралар, бозауларын саталар.

Гаиләдә 4 бала үсә. Кызлары Ева, Яна, Софья, Кристина әлегә мәктәптә укыйлар.

- Авылларда яшьләрнең калмавының сәбәбе - эш табалмауларында. Безнең авыл шәһәрдән ерак урнашкан, шулай да юлы бар, авыл эченә кадәр асфальт җәелгән, башка урамнарга да таш түшәлгән. Теләге булган кешегә авылда да менә дигән итеп яшәргә була. Хәзер авылда да шәһәрдәгечә яшибез. Кайда гына яшәсәң дә, эшләргә кирәк бит, - ди Виктор Карабаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев