Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Улларында үз һөнәренә мәхәббәт тәрбияләгән

Тормышта үз юлын табып, гомерен бер һөнәргә багышлаган кешеләрне бәхетле дип атарга була. Элек елларда район эчке эшләр бүлеген җитәкләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Вазих Идиятулла улы Сатдинов та шундый, гомерен бер һөнәргә багышлаган кешеләрдән.

Гади хезмәткәрдән оешма җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән һәм күп еллар тормыштагы катлаулы авырлыкларны җиңеп чыккан, каршылыкларга бирешмәгән бу шәхесне бүген дә бик хөрмәт итәләр.

Вазих Сатдинов - Иске Шәйморза авылыннан. Идиятулла агай белән Хәлимә апаның 7 балалы гаиләсендә бишенче булып дөньяга аваз сала ул. Әтисе Бөек Ватан сугышы инвалиды, 1942 елда Тула өлкәсендә барган сугышларда кулсыз калган. Фронттан кайткач озак еллар XXII партъезд исемендәге колхозда бригадир хезмәтен башкара.

 Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Вазих колхозда “ГАЗ-51” машинасында 1,5 ел грузчик булып эшли.  Өч ел Тын океан флотында хезмәт итә. 1971-78 елларда туган авылында элемтә монтеры хезмәтен башкара. Эш белән бергә Ульяновск шәһәрендәге (Мәскәү филиалы) Бөтенсоюз юридик институтында укый. Тора-бара егетне район эчке эшләр бүлегенә эшкә чакыралар.

Колхозларның гөрләгән чагы. Урлау да күп, җинаятьләрне ачу да җиңел түгел. Шулай да сынатмый яшь тикшерүче. Еллар үтә-үтә принципиаль, намуслы хезмәте бәрабәренә 1987 елда район эчке эшләр бүлеге начальнигы итеп билгеләнә Вазих Идиятуллович. Әлеге вазифаны ул тел-теш тидермәслек итеп, тоташ 23 ел башкара. Оешма белән җитәкчелек итә башлаган чорында аңа 21 хезмәткәр белән эш итәргә туры килсә, лаеклы ялга чыккан 2010 елга аларның саны 73кә җитә. Һәм хезмәткәрләрнең күпчелеген югары милиция мәктәбен тәмамлаган белгечләр тәшкил итә. 

2001 елның 4 октябреннән 2002 елның 28 январена кадәр ул Чечен Республикасы территориясендә хезмәт командировкасында да була. Намуслы хезмәте өчен ТР Президенты Указы белән Вазыйх Сатдиновка “ТР эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Ул, шулай ук, РФ Президенты Указлары белән "Җәмәгать тәртибен саклаудагы хезмәте өчен" медале һәм "Ватан алдындагы казанышлары өчен 2 дәрәҗә" орден-медале белән дә бүләкләнә.

Тормыш иптәше Гөлсинә Минзариф кызы белән алар ике балага гомер бирәләр. Уллары Ленар һәм Айрат икесе дә әтиләре юлыннан киткәннәр. Ленар- Мәскәү, Айрат исә Казан шәһәрендә эчке эшләр бүлеге системасында хезмәт итә. Әтиле-уллы Сатдиновлар династиясенең эчке эшләр системасындагы гомуми хезмәт стажлары 70 елны тәшкил итә. 

- Хезмәтемне бәяли белгән җитәкчеләргә, хөкүмәтебезгә, бер-беребезне аңлашып эшләгән коллективыма рәхмәтлемен. Минем ирешкән уңышларымда, казанышларымда элек елларда үзем җитәкләгән коллективның өлеше зур. Адардан башка мин мондый дәрәҗәләргә ирешә алмаган булыр идем,-ди полковник Вазих Идиятуллович.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев