Ульяновск өлкәсендә гомер итүче якташыбыз Сәгыйть Шиһабетдин улы Бәдретдиновка 80 яшь
Аның балачагы илебездәге сынау елларына туры килә.
Зур Чынлы авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Ульяновск өлкәсендә гомер итүче Сәгыйть Шиһабетдин улы Бәдретдиновка 1 февральдә 80 яшь тулды.
Аның балачагы илебездәге сынау елларына туры килә. Ике яшендә әтисез калып, тугыз яшеннән колхозда бозаулар. сарыклар көтүе көтәргә алынган ул. Бик яшьли сабанын да сөргән, нужа арбасын төптән җигелеп тарткан. Әмма күргән авырлыклар егет күңелендәге иҗат ялкынын сүндерә алмаган – Татарстан эшче һәм авыл хәбәрчеләренең III Республика съездына Чүпрәле районыннан сайланган депутат ул. Күп кенә газеталарда, шул исәптән безнең районда да, җаваплы хезмәткәр, редактор булып эшләгән кеше ул.
Сәгыйть ага 80 яше тулган көннәрдә дә иҗат эшен ташламый. Ульяноыск өлкәсенең “Өмет” газетасы белән хезмәттәшлек итә, шулай ук безнең район газетасында да әледән-әле аның хезмәтләре басылып тора.
Каләмдәшебезгә алдагы елларга ныклы сәламәтлек, иңат уңышлары, рухи күтәренкелек, гаилә бәхете, балалар игелеге телибез. Һәм бу санда аның чираттагы иҗади хезмәтен – “Фронтовик” поэмасын сезнең хөрмәткә тәкъдим итәбез.
Фронтовик
Поэма
Районыбызның танылган мөгаллиме, партия һәм хуҗалык эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Галирза Гыйният улы Сафинның якты истәлегенә багышлыйм.
Дәверләрдән дәверләргә күчә
Җырларның тик Илгә кирәге.
Ил җырлаган җырны ир онытмый
Гөл корытмый ирләр йөрәге.
Хәррас Әюп.
Мин дә бүген бер җырлыйсы иттем,
Күптән тоеп Илгә кирәген.
Моңнарымда – мәшһүр авыл улы
Кагып куйган Илнең терәген.
Йөз ел элек, малай чагыннан ук
Омтылган ул төпле гыйлемгә.
Айрылмаган китап-әсбәплардан,
Ябышкандай, гүя, җилемгә.
Янтуганга, тәтеш өязенә
Эзләп киткән уку йортлыран.
Белем өстәп Казан каласында
Еш таптаган вокзал, портларын.
Утызынчы еллар. Бу чор үзе
Чын мөгаллим булып җитлеккән.
Туган якларында надан халык
Ярдәм көткән җиткән егеттән.
Җиде еллап белем бирә Сафин
Кайтып Чүпрәл авылларына.
Иске, Яңа задур һәм Мунчәли,
Яңа Ишле балаларына.
Ул еллардан ләкин уелып кала
Күңелләрдә якты хис кенә:
Фашист керә канлы сугыш белән–
Афәт төшә Ватан өстенә.
Хәрби хезмәт кискен таләп итә
Мобилизация һәр эшкә.
Дошманарга каршы күтәрелә
Совет халкы изге көрәшкә.
Иске задур мәктәбендә чакта
Директорсыз кала балалар –
Сафин Галирзаны Саратовка
Танк училиәесына алалар.
Катгый реңим, кысан программа –
Хәрби белем туплап өлгергәч,
Яшь офицер китә ут эченә
Кырык икенең марты-яз җиткәч.
Эләгә ул Мәскәү якынына,
Була монда мәхшәр көннәре-
Илгә басып кергән фашистларның
Пыр китереп горур өннәрен.
Яңа частькә Сафин килгән көнне
Өч йөз чакрым артык узганнар.
Фашистлар да үле солдатларын,
Коралларын ташлап сызганнар.
Азат итеп Мәскәү тирәләрен,
Кызыл Армия куа дошманны,
Тын алырга туктап җай бирмичә,
Җилгә сибеп аның буш данын.
Хәтсез әле илбасарның көче-
Идел буйларына ыргыла.
Тез чүктереп мәшһүр Сталинградны,
Нефтькә бай якка омтыла.
Гитлер баглый чиксез ышанычын
Сталинград – Кавказ ачкычы,
СССРны басып алган чакта
Сугышларның иң зур баскычы.
Алга атлый Совет гаскәрләре,
Һәр карыш җир өчен көрәшеп.
Бөтен көчен җигә Ил хакына,
Каһарманнарына тиңләшеп.
Каян килде шунда тая немец,
Үзенең дә канын койдырып,
Дон буена кача, Сталинградка
Сикерергә өмет тудырып.
Эзәрлекли аны безнекеләр,
Табан ялтырата фашистлар,
Дөмбәслиләр Гитлер ерткычларын
Сафин частендагы танкистлар.
Ярты еллар контрһөҗүм бара
Коткарыла хутор, калалар.
Йөз меңнәрчә фашист-илбасарлар
Утлы камалышта калалар.
Йөз уналтынчы танк бригадасы
Дон ягыннан килә ыргылып,
Сталинградка оча карлар ерып,
Фашистларның эзен кырдырып.
Бригаданың кырыклап танклары
Бәреп керә төнен шәһәргә,
Утка урый немец гаскәрләрен,
Өметләрен өзеп яшәргә.
Дүрт йөз меңле Паулюс армиясе
Чолганышта кала, камалып.
Ике йөз мең фриц әсир төшә,
Калганнары кар өстендә кала кадалып.
Сафиннарның лачын танкистлары
Дәвам итә алга юлларын.
Сталинград мәхшәреннән чыгып,
Күп югалтып батыр улларын.
Алты миллион артык – кызыл гаскәр,
Бер тамчысы шуның Галирза,
Утка-суга керә, Ватан өчен
Корбан булырга да ул риза.
Марш-бросок данлы бригадага –
Яңа оперпция үтәргә:
Иске Оскол янына җитеп,
Гитлер планнарын сүтәргә.
Яшерергә танк, солдатларны,
Тик һөҗүмгә әзер торырга,
Ә әлегә оборона тотып,
Дошманнарга киртә корырга.
Гаять зур плацдарм – курск дугасы.
Генераллар белә карарны:
Дөнья тарихында күрелмәгән,
Канлы сугыш көтә аларны.
Язның-җәйнең ике ае буе
Оборона тота гаскәрләр.
“тиздән контрһөҗүм”, дигән
Ара-тирә йөри хәбәрләр.
Һәм, ниһаять, ярсып күтәрелә
Бар төр гаскәр көчле һөҗүмгә.
Ике яктан меңнән артык танк
“сөзешәләр” “мөгез-мөгезгә”.
Сафиннарның утыз тугыз танкы
Ябырыла дошман өстенә,
Аралар аз, шуңа ташланалар
Таран белән берсе-берсенә.
Кичкә кадәр кыр-басулар тулы,
Унлап-йөзләп яна танклар.
Безнекеме, дошман ягыннанмы?-
Мөмкин түгел танып, аныклау.
“Уникенче июль” дип теркәлгән
Бу мәхшәр көн махсус хәбәрдә.
Нинди көч саклагандыр Галирзаны
Котылгысыз улем-хатәрдән.
Җимерелгәч “Цитадель” планы,
“Дуга”сында сыртын сындыргач,
Үкчә ялтырата илбасарлар,
Кызыл Армия ачы “сызгыргач”.
...Үлем белән йөзгә-йөз бәрешеп,
Ике еллап Сафин юл үтә,
Әмма аны минут, мизгел саен
Снарядлар, мина, туп көтә.
Стратегик бер кечкенә шәһәр
Тиңсез оборона һәрьяклап,
Дошман утын танклардан атып
Бетерерлек түгел һич каплап.
Танк шартлап Сафин люктан чыккач
Яңа шартлау яра һаваны.
Һуштан яза татар сугышчысы
Аермый ул акны-караны.
Аңга килгәч анык ишетә ул:
“Город взят”! – аваз тарала...
Шатлыгына чик юк егетнең дә,
Тик аяклар – йөрмәс, яралы.
Колонналар үтә бер-бер артлы,
Көнбатышка уза солдатлар.
Аякларын бәйләп Галирзаны
Ерак госпитальгә озаталар.
...Алма-Ата. Шактый зур госпиталь.
Әллә ничә йөзләп яралы...
Доктор аңа: дүрт ай монда, энем,
Ятасылар синең бар әле...
Тулыр-тулмас табиб куйган срок-
Танкист егет сорый китәргә,
Ил чигенә якыная барган
Хәрби частен куып җитәргә.
Юк, язмаган, тагын корал алып
Илбасарны илдән сөрергә.
Үз өнендә изеп ташлау өчен
Берлинына бәреп керергә.
Мөмкин түгел, диләр табиблары.
Армиядә сиңа калырга.
Бигрәк тузган аяк сөякләрең,
Кирәк бик озак дәва алырга.
Шулай диеп, үҗәт пациентны
Сафка бастырырга уйлыйлар.
Алда тагын дәвалану өчен
Ташкент шәһәренә юллыйлар.
Ии, укучым, язмам героеның
Яктырталмыйм бөтен гомерен,
Сөйләр идем фәкать таптаганын
Язмышының утлы күмерен.язмый калыйм сигез еллык чорын –
Аякларга баскаяч яшәвен,
Сызласа да көн-төн сөякләре,
Берәүгә дә әрнеп дәшмәвен.
Коммунистлар җитәкчесе иде
Күрше авылда, лаек хөрмәткә.
Чакырттырды райком секретаре,
Тәкъдим итте яңа хезмәткә.
Халык сорый сине Зур Чынлыга,
Җитәкләргә “Ирек” колхозын,-
Диде башлык, - коткарырга кирәк,
Ачлык, ярлылыктан ул-кызын.
Мең тугыз йөз илле өченче ел.
Барча халык дәррәү җыелды.
Февраль башы. Өч колхозны кушып,
Яңа “пред” сайлап куелды.
..авыл ярлы. Ач-ялангач халкы.
Өч-дүрт центнер иген уңышы.
Кайда басма – һәрбер тармак көтә
Дәртле председатель сулышын.
“ризык”, “икмәк” дигән изге сүзләр
Җанын талый олы-кеченең.
Коткарырга ачлык тырнагыннан,
Мохтаҗлыктан барлык кешене!
Тайпылышсыз шундый вәгъдә юллый
Председатель халык алдында.
Бар сәләтен, көч-талантын җигә,
Тугры калып биргән антына.
Алмаштыра хәсрәт агрономны,
Чәчү планнарын үзгәртә,
Өем-өем китаплардан укып,
Авыл халкын эшкә өйрәтә.
Кишер, кыяр, киндер чәчтерә ул
Чынлы суы буйлап, болында.
Яшел борчак, шалкан, турнепслар –
Гөрләп үсә “Ачылык” кырында.
Карабодай, тары җире арта,
Арыш-борчакларга тиң булып.
Торсын, диеп, төрле иген белән
Амбар эсәкләре гел тулып.
Ышанмаслык, башка сыймый бүген –
Сугыштан соң тузган-юклыклар,
Шул елларда кайдан таба белгән
Галирза абый андый орлыклар?!
Берүк вакыт тирән игътибарын
Маллар үрчетүгә юнәлтә.
Әллә кайдан, яңа нәсел җәйгән
Сыер, сарык, дуңгыз юнәтә.
Сыерлар саны ике йөзгә җитә,
Дүрт йөз баштыр үгез, таналар.
Ә сарыклар меңнән артып китә –
Ташкын кебек кырга агалар.
Уңган кулга күндәм игеннәр дә
Унар центнер бирә гектардан.
Аннан да күп һәр ел саен колхоз
Җыеп ала борчак, тарыдан.
Алма, чия, кура җиләкләре,
Карлыганнар үсә төз булып,
Һөзләп оя умарталар үрчи-
Табигатҗкә күркәм төс булып.
Яңа мәктәп, терлек абзырлары,
Электр станциясе төзелә.
Айлап түгел, көнләп ямь өстәлә
Сулып барган авыл йөзенә.
Икенче көз хезмәт көннәренә
Шактый иген, акча түләнә.
Зурлардан тыш, үсмер яшьләрне дә
Эшле итү җае көйләнә.
Ара-тирә “Ирек” колхозында
Бик күңелсез хәлләр булгалый.
Саф вөҗданлы кырыс фроновикның
Йөрәгенә яра кунгалый.
Берюлысы “аръяк” полевое
Башбаштаклык кыла башлаган –
Урак узгач башак җыйган өчен
Әбиләрне кыйнап ташлаган.
Бу явызлык тагын кабатланган
Бала-чага башак җыйганда,
Чыбыркылы бүтән каравылчы
Сабыйларны кырдан куганда.
Сизелүгә мондый кабәхәтлек
Урын тапмый Сафин үзенә.
Шушы ике адәм актыгының
Төкерәсе килә йөзенә.
Кемне кыйнадыгыз, хәшәрәтләр?
Чыбыркылап, бәреп, типкәләп?
Фашист ерткычлардай җәбер кылып,
Кешелекнең битен кискәләп...
Симергәнсез колхоз малын талап,
Яхшы чакта җитәр, таегыз!
Урын түгел сезгә партиядә –
Партбилетларыгызны чыгарып салыгыз!
...ун ел артык сугыш туктаганга.
Үсеш ала колхоз тернәкле.
Районда да, хәтта казанда да
Тел тимәслек яулап хөрмәтне.
Шулай алга үрләп барган чакта
Килеп чыга тагын бәлалар.
Саллы йөкне тарткан фронтовикка
Яңа борчу, хәсрәт салалар.
Мең тугыз йөз илле бишенче ел.
Җиде бозау бата елгада.
Күбеп үлә җитмеш бишләп сарык
Илле сигезенче елда да.
Китерәләр шушы вакыйгага
Фаҗигале төрле сәбәпләр.
Ә яшҗләрдә шытып, үсеп чыга
Карьерага тартым сәләтләр.
Баш калкыта алар арасында
Кызыгучы әзер байлыкка.
Баз казыйлар бер дә карамыйча
Колачлары, белем сайлыкка.
Казыналар төрле органнарда
Гаепләрен эзләп Сафинның.
Кырыс маддәләрен фронтовикка
Чәпәмәкче булып законның.
“вөҗданы ак, йөзе пакъ”, ди халык-
Берәүнең дә төше үтмәде.
Этләр эрер – бүре йөрер, диде,
Галирза абый ачу итмәде.
Көрәшмәде колхоз җитәкчесе
Саклыйм диеп власть “бәхет”не,
1959 елда отчет җыелышында
Тыныч кына бирде “тәхет”не...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев