Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Төзүчелек һәм дин юлы

Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр.

Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәркемгә ярдәмгә килергә әзер булган шәхесләр зур хөрмәткә лаек. Гомере буе тәзүче һөнәренә тугры калган Рөстәм Вәли улы Рәкыйпов та шундый хөрмәтле шәхесләрнең берсе.

Иске Чүпрәле мәктәбендә 8 сыйныфны  тәмамлаганнан соң Буадагы 15 номерлы урта һөнәри-техник белем бирү училищесында авыл хуҗалыгын электрлаштыру, механикалаштыру белгечлеген үзләштерә ул. Хезмәт эшчәнлеген райондагы “Татсельстрой”ның ПМК-870 (соңрак ул МСО “Татагропромстрой”, ЗАО “Стройсервис” оешмасы дип йөртелә башлый) төзү оешмасында гади хезмәткәр булып башлый. Училищеда алган белгечлеге дә ярап куя, һәрдаим үзенең һөнәри осталыгын күтәрү өстендә дә эшли ул. Тырыш хезмәт исә үз җимешләрен дә бирә башлый: гади эшчедән комплекслы бригада бригадиры, төзелеш мастеры, прораб, соңрак исә производство җитәкчесе вазифаларына кадәр күтәрелә ул. Район үзәгендәге төрле оешма биналары, авыллардагы мәдәният йортлары, мәктәпләр,  колхозлардагы ябык токлар, ашлык складлары, металл конструкциясеннән эшләнгән биналар һәм бик күп башка объектлар  - барысы да төрле елларда Рөстәм Вәли улы җитәкләгән бригада тарафыннан төзелә. Саный китсәң, тәҗрибәле төзүче җитәкчелегендә районда башкарылган эшләр бихисап, әлеге объектлар бүген дә район халкына хезмәт итәләр.

Төзелеш оешмасындагы намуслы хезмәте аның төрле елларда Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары, “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бәяләнә.   

Районның җәмәгать тормышында да актив катнаша ул. Үткән гасырның 90нчы елларында, республикада мәчетләрне торгызу эшләре башланып киткәч, Рөстәм Вәли улы райондагы үзәк мәчет төзелешен башлап йөрүчеләрнең дә берсе була. Мәчет төзелеше өчен акча җыюда да, мастер-төзүче буларак мәчет төзелешендә дә катнаша.

Лаеклы ялга чыккач та ул җәмәгать эшләреннән читләшми, үзен тулысынча дин юлына багышлый. Иске Чүпрәле мәчетендә имам вазифасын башкара, соңрак аны районның имам-мөхтәсибе итеп сайлап куялар. Аның җитәкчелегендә Яңа Чүпрәле, Яңа Задур, Иске Шәйморза, Иске Ишле һәм башка авыллардагы мәчетләр төзекләндерелә. Районның күп кенә мәчетләрен юридик рәсмиләштерү эшләрендә актив катнаша.

Реклама

2014 елда районда Җәмигъ мәчете төзелә башлый. Булачак мәчетнең нигезенә беренче ташны салу бәхете дә Рөстәм Вәли улына насыйп була. Мәчет төзелешенең башыннан ахырына кадәрге эшләрнең барысы да аның җитәкчелегендә башкарыла.

Рөстәм Вәли улының дин юлында башкарган эшчәнлеге дә хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. Төрле елларда ул Татарстан мөселманнарының дини идарәсе тарафыннан “Халыкка хезмәт өчен”, “Татарстан халкы үсешенә зур өлеш керткәне өчен” медальләре, Дипломнар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Тормыш иптәше Фәридә Нургали кызы белән алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларының барысына да белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Бүгенге көндә кызлары Лилия Баулыда яши, уллары Ленар Мәскәүдә эшли, кызлары Булат исә Казанда төпләнгән. Бәхетле әби белән бабайның 6 оныклары һәм бер оныкчыклары бар.

Динне хөрмәт итеп, милли йолаларны үтәп яшиләр  Рөстәм ага гаиләсендә, корбаннар чалып, ашлар үткәрәләр. Үзенең 70 яшьлек олы юбилеен да ул райондагы үзәк мәчеттә билгеләп үтте. Юбилярны тәбрикләргә Казаннан олы кунаклар да килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X