Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тынгысыз җитәкче-мал табибын юбилее белән котладылар

Дуван авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Иске Чүпрәле авылында гомер итүче Адельша Мөбарәкша улы Исхаков шушы көннәрдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны  тәбрикләргә район ветеринария службасы җитәкчесе Айрат Иматдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Айваз Абязов килгән иделәр.  Алар юбилярга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырдылар,  хөрмәтле ветеранга гаилә бәхете, балалар игелеге, саулыклы озын гомер теләделәр.

Яңа Дуван авылында башлангыч, Алешкин-Саплык авылында сигезъеллык һәм Хорновар-Шигали авылында урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң Адельша Мөбарәкша улы Буа ветеринария техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, кулына диплом алгач, яшь белгеч туган якларына әйләнеп кайта. Беренче хезмәт юлын ул “Шәйморза” колхозында, малларны ясалма орлыкландыручы  булып башлап җибәрә. Аннан соң Ямашев исемендәге колхозда баш ветеринар-зоотехник  вазифаларын башкара. Читтән торып Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый. 1979 елның 1 декабреннән исә район хакимиятендә оештыру бүлегендә инструктор. Үз эшен тел-теш тидермәслек, намус белән башкаручы Адельша Мөбарәкша улын 1984 елда райондагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә  баш ветеринария табибы итеп билгелиләр. Тынгысыз баш ветеринария табибының эше чутлап бетергесез була. Иртәнге сәгатьләрдән торып төрле колхозларга чыгып, тикшерүләр дисеңме, авыллардагы мал табиблары өчен төрле укулар, семинарлар оештыру дисеңме, һәр эш аның башлангычында үтә. Районда маллар арасында төрле авыруларны кисәтүдә, яшь үрчем арасында югалтуларны булдыриауда армый-талмый хезмәт куя ул. 1989 елда исә аңа Ямашев исемендәге колхозны җитәкләргә тәкъдим итәләр. Артта сөйрәлгән колхозны яхшылар рәтенә күтәрү өстендә күп көч куя ул, ирешкән һәр уңышына куанып, халык белән уртак тел табып эшли ул. 1996 елдан башлап 2012 елга кадәр ул райондагы ветеринария службасын җитәкли ул.

Ул чорда район ветеринария берләшмәсе иске генә бер бинага урнашкан була. Җитәкче итеп билгеләнүнең беренче көннәреннән үк ул яңа административ бина төзетү хәстәрен күрә башлый. Күп тә үтми төзелеш гөрли башлый биредә. Административ бина белән бергә гаражлар, лаборатория калкып чыга.

Адельша Мөбарәкша улы Исхаковның намуслы хезмәте төрле елларда республика, район тарафыннан бирелгән Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәяләнә.

Тормыш иптәше Гөлфия ханым белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Балаларының икесенә дә югары белем алырга мөмкинлек тудырып, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Кызлары әниләре кебек укытучы һөнәрен сайласа, уллары юрист белгечлеген үз итә. Балаларының икесе дә гаиләле, әти-әниләренә дүрт онык бүләк иткәннәр.

Үзенең ветеринария белгечлеген сайлаганына үкенми Адельша Мөбарәкша улы. “Һәр эшкә күңелеңне биреп, булсынга дип эшләргә кирәк. Бары тик шул очракта гына ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”,- ди юбиляр.   

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев