Тугыз балага гомер биргән
Түбән Каракитә авылында яшәүче Гөлфия Кадыйр кызы Айметованың да бер гасырга якын гомере хезмәт итеп узган. Шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулды.
Гөлфия Кадыйр кызы җитеш, укымышлы гаиләдә туган. Әтисе, бабасы муллалар нәселеннән, укытучылар, тырыш кешеләр... Гөлфия дә яшьтән эшләп үсә.
—Бер эштән дә курыкмадым. Тормыш иптәшем Айса да шундый булды. Әйтәләр бит уңган хатын — ир-бала, бәхетле хатын кыз бала тудырыр, дип. Нәкъ шулай. Тугыз бала үстердек, сигезе малай, берсе кыз булды,-дип сөйләп китте Гөлфия апа үзләре турында.
Балалары да кул арасына керә башлау белән колхозга юл тоталар.
—Җигеләгән дүрт ат тора иде капка төбендә. Малайлар шулай колхоздан обедка кайталар. Аллаһыга шөкер, эшләп үстеләр. Әтиләре белән бергәләп бура бурыйлар иде, аны саталар. Кайнанам белән 28 ел бергә яшәдек. Ул чакта ике яклы йорт, шунда яңа туган бозау, сарык бәрәннәре... Искә алсаң хәйран калырлык. Акчаның да җиткән, җитмәгән чагы бар иде, -ди әни кеше.
Улларының сигезе дә армия хезмәтен үтеп кайта. Барысы да чын мәгънәсендә тәүфыйклы, җырга-моңга гашыйк, бер-берсенә ярдәмчел булып үсәләр. Төрлесе төрле якка таралашып, гаилә корып яши башлыйлар. Уллары Шәүкәт читтән кайтып, авылда крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра. Бүгенге көндә намазлар укып, мәчеткә йөреп, мәрхүмнәрне соңгы юлга озату эшләрен башкара.
Кызганыч, Гөлфия апаның тугыз баласының бүген бишесе исән түгел. Тормыш иптәше Айса абый да якты дөнья белән хушлашкан. Бүген Гөлфия апа төп йортта, вафат булган улы Маратның тормыш иптәше-килене Даниясе белән яши. Бер сүзле булып 25 ел бергә торалар алар.
Балаларының әниләренә булган хөрмәте, ихтирамы, олылаулары бәйрәм табыны артында тагын бер кат күренде. Олы җанлы, ару-талуны белмәс, ачык йөзле, киң күңелле, тормыш сөючән Гөлфия апа янында булу балалары өчен генә түгел, һәркем өчен, үзе бер бәхет. "Алтын йөрәкле ул",-диләр Гөлфия апа турында.
Олы юбилее белән Ананы район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов котлады. Авыл өлкәненә намуслы хезмәте өчен рәхмәтләр әйтте, җылы теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырды.
—Барыбыз да туган нигезгә җыелганда йортыбызда алма төшәрлек тә урын калмый,—ди Гөлфия апаның кызы Әлфия. —Бергә җыелуыбыз—иң рәхәт чак. Озакка сузылсын иде әлеге рәхәтлек, әлеге бәхет...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев