Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Туган авылы өчен җан атып яши

Авылның йөзен кешеләр билгели. Аның төп байлыгы — аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре.

Райондагы Иске Кәкерле авылы халкы борынгыдан эш сөючән һәм һөнәрле булулары белән аерылып тора. Искекәкерлеләр үзенең балта осталары белән дан тоткан, үз эшен булдыручылар да авылда шактый. Бүгенге язмам да шундый шәхесләрнең берсе — Фәргать Мидехат улы Камкаев турында. 

Камакаев Римма Мәүлетова фотосыФәргать Мидехат улы тумышы белән Иске Кәкерле авылыннан. Балачактан алып бүгенге көнгә кадәр аның бар тормышы авыл белән бәйле. Авыл баласы булгач, колхозда кара көзгә кадәр бәрәңге алырга, чөгендер эшкәртергә, ындыр табагында эшләргә, печән хәзерләргә дә туры килә аңа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң район үзәгендәге СПТУда укып, тракторчы һөнәрен үзләштерә ул. Беренче хезмәт чыныгуын райондагы «Сельхозхимия» берләшмәсендә ала. Аннан үз авыллары янәшәсендәге кирпеч заводында, соңрак «Ялкын» колхозында хезмәт куя. Эшләү дәверендә инженер белгечлеген дә үзләштерә ул.

Камакаев Римма Мәүлетова фотосыӘлеге белгечлеге исә аңарга бүген дә бик нык ярдәм итә. Илдәге вәзгыять үзгәреп, колхозлар берәм-берәм таралып, акча түли алмый башлагач, Фәргать тә гаиләне алып бару, балаларын укыту өчен үзенә яраклы бер кәсепкә булдыруны планлаштырып, «Т-25» маркалы трактор сатып ала. Бу 1989 еллар була. Авылда гына түгел, районда да трактор сатып алучылар сирәк була әле ул елларда. Фәргать тә тәвәкәлләп тотына. Әлеге тракторы белән ул башлап авыл халкының басудагы, ындырындагы печәннәрен чаптыра, әйләндерә башлый. Аннан бу эшләр белән генә чикләнеп калмыйча, куәтлерәк «Т-40», ике «МТЗ-82» маркалы тракторлар сатып ала. Әлеге тракторларга ул бәрәңге чәчкеч (сажалка) һәм бәрәңге алгыч (копалка) агрегатлар тагып, авыл халкына хезмәт күрсәтә башлый.

Камакаев Римма Мәүлетова фотосыКүптән түгел генә ул печәнне рулоннарга чорнаучы яңа пресс, роторный печән чапкыч сатып ала һәм авылдашларына чабылган печәнне әйләндереп яисә рулоннарга чорнатып та бирә. Яздан алып кара көзгәчә авыл халкына хезмәт күрсәтә ул. Аны әле бу ындырда, әле тегесендә очратырга мөмкин. Авыл халкы да чират торып печәнен чаптыра, бәрәңгесен алдыра, чәчтерә анардан. Кайсы гына авылдашы аңа үтенеч белән мөрәҗәгать итсә дә, ул беркемне дә кире бормый, һәркемне тыныч кына тыңлап тора һәм шунда ук «була ул, хәзер килермен», дип җаваплый һәм вәгъдәсендә тора да. Шуңа да үз эшен җиренә җиткереп башкаруы өчен дә авыл халкы хөрмәт итә аны. 

Гомумән, авылда җир кешесенең эш-мәшәкатьләре бер дә бетеп тормый. Ел әйләнәсендә гел хәрәкәттә ул.

— Барысына да вакытында өлгерергә кирәк, — ди Фәргать. — Кул кушырып утырсаң, бернигә ирешә алмыйсың...

Авылда үз бакчалары да зур аларның, анда печәнен дә чәчәләр, бәрәңгесен дә утырталар. Тормыш иптәше Рәзинә ханым белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Үзләреннән ерак түгел генә, улларына аерым йорт та җиткергән булганнар, авылда эш булмаулыктан яшьләр Казан шәһәренә барып төпләнгәннәр. Яңа йорттагы бакчаларга да тутырып җиләк-җимешен дә, бәрәңгесен дә утыртканнар өлкән Камкаевлар. 

— Балаларыбыз үзләре дә гаиләлеләр инде, безне оныклар белән дә куандырдырдылар, җиде оныгыбыз бар безнең,-ди Фәргать горурланып.

Хуҗалыкларында үзләре өчен мал тоталар Камкаевлар. Фәргать буш вакытларында умартачылык белән дә шөгыльләнә. "Бу минем хоббием, алар арасында мин ял итәм, көч алам",-ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев