Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Түбән Каракитә авылында яшәүче Рушания Хәнҗәрова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

«Шаулап үтте гомер»

Рушания Хәйретдин кызы Татар Саплыгы авылында дөньяга килә. 

Нәни кызга җиде яшь тулганда ике абыйсы сугышка китә, берсе кире кайтмый, һәлак була. 

-Кычыткан ашап үстек,- ди Рушания апа. -Әти белән әни бик тырыш кешеләр иде. Безне дә хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәре, авырлыклардан курыкмаганнары, сугыш елларында гомеребезне саклап кала алганнары өчен мин аларга бик рәхмәтлемен,-ди өлкән яшьтәге ханым.

Түбән Каракитә авылында туып-үскән Имаметдин Зартдин улы белән гаилә коралар алар. Бергәләшеп биш бала үстерәләр. Аларның барысына да тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр. Икесе дә «Йолдыз» колхозында эшлиләр. (Имам абый моннан 29 ел элек вафат булган).

Хәзерге вакытта Рушания апа үз йортында, улы Җәгъфәр белән, гомер кичерәләр. Кызы Сания Башкортостанда, Дания һәм Иршаты Ульяновск шәһәрендә, Зөфәре туган авылы Түбән Каракитәдә яши. 
10нчы дистәне вакларга тотынган Рушания апа рәхәтләнеп бакчасында эшләп йөри әле, йортны үзе алып бара.

Биш мәртәбә намазын да укый. Балалары да, әнисеннән үрнәк алып, намазга басканнар. 
Юбилей көнендә Рушания апа барлык туганнарын, авылдашларын, дусларын, балаларын һәм оныкларын ясин бәйрәменә чакырган.

Акыллы, уңган-булган ханым тормыштан зарланмый һәм һәр туган көнне рәхмәт белән кабул итә.
— 90 яшькә кадәр яшәрмен дип уйламаган идем. Әйләнә — тирәмдә шундый яхшы кешеләр булуына күңелем сөенә, барыгызга да зур рәхмәт, — диде юбиляр үзен котларга килгән Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗановны, Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалетдиновны озатканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев