Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

«Цильна» хуҗалыгы җитәкчесе Борис Гафуров: «Тизрәк кояш чыкса иде, дип яшибез»

Чүпрәле районы «Цильна» хуҗалыгы җитәкчесе Борис Гафуров авыл кешесенең эш көне озынлыгын әнә шулай образлы итеп әйтеп куйды

Аларда «фәлән сәгатьтә йокыдан торам» дигән сүз юк. Җир өстенә аз гына таң яктысы сирпелдеме, авыл кешесе аяк өстендә инде ул, туар көнне түземсезлек белән көтеп ала. «Күнегелгән гадәт бу, хәтта ялга китсәм дә тизрәк таң атсын иде, тизрәк кояш чыксын иде, дип ятам»,  – ди ул, елмаеп.

«Цильна», татарча әйтсәк, Кече Чынлыга аяк басканым булмаса да, авыл исемен ишетеп, анда гаҗәп уңган бер җитәкче барын белә идем. Шуның өстенә без – «Чынлы суы җәелеп ага, язгы ташкыннар җитсә…» – дип җырлап үскән буын. Һәм исеме җырларга күчкән авыл начар була алмый, дигән фикер үзеннән-үзе күңелгә кереп оялаган иде.

Күңел алданмаган икән, тугайлары сыер көтүләре белән тулган мондый авылларны  бик еш күреп булмый хәзер. Кече Чынлыда хәтта авыл уртасында сыер белән бозауга һәйкәл куйганнар.

Барис  Гафуров хуҗалык җитәкчесе булып бөтен дөньясы болганган вакытларда, үзе әйтмешли, «социализмнан чыгып җитә алмаган, капитализмга барып җитә алмаган чакта» килгән.

– Без хәзер кай тирәдә соң?

– Бик әллә кая китә алмадык кебек. Милек формасы үзгәрсә дә, система җимерелмәде. Элек тә хуҗалык рентабельле булсын, үз-үзен акласын, дип эшләдек, бүгенге максатларыбыз да шул ук, – дип миңа сынаулы караш ташлады хуҗа кеше. Күрәсең, мин колхозларны бетерү турында сүз куертыр дип уйлагандыр. Куерттым, әлбәттә. Куертмас идем, җитәкче үзе ике сүзнең берендә «колхоз» дип сөйләшә.

ООО «Цильна» дип аталса да, ул җитәкләгән хуҗалык – халык телендә дә «колхоз». Бер уйлаганда, күмәкләшеп эшләүнең ни гаебе бар?

«Әле узган гасырның 80 нче елларында коммунизмда да яшәп алганбыз икән», – ди Барис Аппаувич. Чөнки техникага, ягулыкка кытлык юк. Кредит бирәләр, соңыннан анысын да списать итәләр. Кыскасы, бөтен шартлар бар, эшлә дә эшлә генә. Шулай булгач, нигә колхозларны бетереп ташладык соң без? Хуҗа бу сорауга җавап бирмәде, кемнедер гаепләп, үзе акыллы булып күренәсе килмәде. Хәер, колхозлар чоры «бакчасына таш атып» алды үзе. Игенчелектә разнарядка белән эшләүдән канәгать түгел иде ул. Партия җитәкчелеге шул дәрәҗәгә җитте ки, райком кайсы басуга кайсы культураны күпме чәчәсе турында күрсәтмә бирә иде. Бу инде – җир кешесен җирдән аеру дигән сүз. Моннан 30 еллар элек җитәкчеләр авызыннан: «Җиргә чын хуҗа кирәк», – кебек сүзләр чыга башлау нәкъ шуңа бәйледер. Бит колхоз җитәкчеләре бары тик партия директорлары кушканча гына эшләделәр. Колхозларны район вәкилләре идарә итте. Ә район вәкиленең авыл хуҗалыгы буенча гыйлеме хәттин ашкан булган дип уйламыйм. Бу уңайдан Кама аръягы колхозларының берсендә ишеткән мәзәк хәл искә төште әле. Хуҗалыкка район вәкиле килә дә: «Әйдә, басуларны урап кайтыйк әле», – ди. Персидәтел, сөйли-сөйли, басулар буйлап йөртә моны. Шулвакыт вәкил чүп баскан бер басу янында туктарга куша да: «Монда нәрсә чәчтегез?» – ди.

– Арыш.

– Кайда соң моның арышы?

– Бу – Мичуринский сорт, соңрак тишелә. Ну уңышы бик зур була.

Вәкил:

- О-о, молодцы, кайткач, первыйга доложу», – ди.

Мәзәк бит ул буш җирдә тумый, димәк, булган андый хәлләр. Шунысы кызык: Барис Гафуров та авыл хуҗалыгы белгече түгел, белеме буенча укытучы ул. Район мәктәпләрендә мөгаллимлек иткән, директор булып та эшләгән. Аннан соң бер колхозга партия оешмасы секретаре итеп куялар, соңрак район партия комитетына алалар. Партия исә аны  Кече Чынлыга партком рәисе итеп җибәрә, дүрт елдан соң шул авылга персидәтеллеккә тәкъдим итә.

Колхоз җитәкчесе урынына утыргач та беренче уе мондый була: авылны таркатмас өчен, кешене эшле, акчалы итәр өчен мин нишли алам? Авылны аякка бастырмасам, кеше күзенә ничек күренермен?

Сүзгә саран кешедән мондый «тәти» сүзләр бик көтмәгән идем, әмма сөйләве ихлас иде хуҗаның. Иң беренче итеп ул авылны икегә аерып аккан Чынлы елгасы аша күпер салдыра, юлларны төзеттерә, артезиан коесы казытып, өйләргә су җибәрә, хуҗалык хисабына районда беренчеләрдән булып газ кертә, мәчет төзетә. Әмма мәчет сала башлагач, кайбер кешеләрдән яман сүзләр дә ишетә. Партиянең абруе төшә барган вакыт бу, әмма көче бераз бар әле.

Авылга обкомнан вәкил килеп төшә һәм төзелеп килүче мәчетне күреп, колхоз рәисен пыр туздыра башлый. Сүз зурга китеп, обком вәкиле райкомның беренче секретаре янына да керә һәм «Цильна» персидәтелен урыныннан алып ыргытырга куша. «Первый» ярар дигән салмак ым кагып тора, әмма рәисне үз урынында калдыра. Бу вакыйганы сөйләгәч, хуҗа: «Бүгенге әйбәт тормышка килеп җиткәнбез икән, миңа Ходай Тәгалә дә булышкандыр», – ди.

Татарстанның 100 еллык тарихында Барис Гафуровның үз урыны бар. Хуҗалыкны җитәкли башлавына 31 ел тулган. Шушы өч дистә ел эчендә авыл ниләр генә күрмәде, күпме хуҗалыклар таркалып бетте, ә Түбән Чынлы авылы көннән-көн көязләнә генә бара. Ходай Тәгалә булышкандыр дисә дә, әгәр үзенә һәм халыкка таянмаган булса, җитәкче заман авырлыкларын җиңеп чыга алмаган булыр иде. «Кеше зарланып утырганда, без авыр хәлдән чыгу юлын эзләдек», – дип, үзе дә адым саен кабатлый ул.

Авылда болай да түбән хезмәт хакының бөтенләй беткән елларын да искә төшерде. Заманында дәүләт хуҗалыкларга акча урынына «кыйммәтле кәгазь», ягъни вексель бирә башлаган иде. «Шуны акчага әйләндерергә банкка барсаң, болай да очсыз вексель бәясенең кырык процентын банк тотып кала иде», – дип сөйли хуҗа кеше. Ничек акча юнәткәннәр, ничек яшәп калганнар, алай гына да түгел – артка чүкмичә, киресенчә, алга атлаганнар болар – чистый аптыраш. Барис Аппау улының исә җавабы бер: «Эшләргә кирәк». Мин аннан эш алымнары турында сорашмадым. Барыбер тәфсилләп аңлатмас та иде ул. Ә менә иң авыр вакытларда Татарстанда җир белән эшләүче чын профессионаллар буыны барлыкка килү турында әйтеп куюы кызыклы тоелды. Бүген авыл хуҗалыгында эшләүче җитәкчеләрне заман үзе сайлады, үзе раслады. Әшнәлек белән килгәннәр, «кемнеңдер кемнәре» бүген җирдә эшли алмый. Яшерен-батырын түгел, заманында ел саен рәис алышына торган колхозлар да бар иде. Авыл халкы алар турында: «Колхозны талыйлар да китеп баралар», – дип сөйли иде. Кайберәүләр хәтерлидер, берара авыл көенә «…Колхоз – диңгез, без – корабль, дөмбердәтәбез генә», – дип җырлап та йөри  башлаганнар иде.

Бүген хәлләр башка, җирдә авылны яшәтергә омтылучы чын хуҗалар калды, диясе килә. Барис Аппау улы Әтнә, Кукмара, Балтач районнарындагы көчле хуҗалыкларны, аларның җитәкчеләрен телгә алды, андый егетләр булганда авыллар яшәячәк, диде.

Аның фикеренчә, янәшәдә ныклы бер хуҗалык булмаса, гаилә фермалары да, крестьян-фермер хуҗалыклары да яши алмас иде. «Тернәкләнеп киткәнче алар безнең ярдәмгә мохтаҗ», – диде ул. Тора-бара хәлләр, бәлки, үзгәрер, авыл кешесенең психологиясе дә икенче булыр. Ә хәзергә ул хуҗалык рәисенең күзенә карап яши. Җитәкче, үз чиратында: «Авылны тота алмасам, кеше күзенә ничек күренермен», – ди.

Бүген Кече Чынлы авылында 500гә якын йорт һәм шәхси хуҗалыкларда 2 мең мөгезле эре терлек бар икән. Шуның 447се – савым сыеры, калганы – сугымлык мал. Терлек асрарга «Цильна» ширкәте ярдәм итә. Баштарак ялгыш ишеттем, ахры, дип уйладым, чөнки «ике мең» дигән сан бераз икеләндерде. «Бик күп түгелме соң бу?» – дим. Ә җитәкченең исе дә китми, халык бик тырыш, эшчән бездә, ди.

Барис Гафуровның: «Иртәгә бүгенге кебек эшләп булмый», – диюе дә сәеррәк тоелган иде. Бу аның бүгенге авыл хезмәте турында образлы итеп әйтүе булган икән. Ягъни эш бара, барысы да көйләнгән дип тынычланырга ярамый. Хәтта игенчелек технологиясе дә һәр елны икенчелрәк була. Кризис дигәннәре дә ешайды. Димәк, син һава торышыннан башлап замана көйсезләнүгә дә әзер булырга тиеш. Шуңа күрә «Цильна» хуҗалыгы ит-сөт җитештерүдән тыш, башка юнәлешләрдә дә эшли. Мәсәлән, нәсел эше, орлыкчылык селекциясе белән шөгыльләнә. Россиянең биш-алты төбәгендәге Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлек итә бу хуҗалык. Елына чәчүлек орлыгы сатудан гына да дистә миллионлаган сум акча керә. Тәүлегенә 25 тонна сөт тапшыра. Шәхси хуҗалыклардан исә көн саен өч машина сөт җыеп йөри икән. «Хуҗалыкта уртача хезмәт хакы – аена 33 мең сум. Ә сыер савучылар 45 мең сумга хәтле акча ала», – дигәч, - Әллә сезгә кайтырга инде, – дигән булам.

– Кайт, кәнишне, йөрмә шәһәр тузанын сулап. Эш табарбыз.

Әлбәттә, шаярта иде җитәкче. Хәер, эшче кулларга кытлык булмаса да, теләгән кешегә авылда эш табылуы дөрес. Хуҗалыкта 70ләп белгеч кенә бар икән, барысы да – шушы авылныкылар. Мал табиблары – алтау. Кайбер урыннарда ике-өч хуҗалыкка берәү бит ул. Теләгән кешегә эш табам, диюе, мөгаен, хуҗалыкның төрле тармаклар буенча эшчәнлеген арттырып, киңәйтеп торуына бәйледер.

Без Татарстанны илнең башка төбәкләре белән чагыштырып, күп кенә яклардан үрнәк итеп куярга яратабыз. Кайчак бу артык мактану кебек тә тоела. Уемны Барис Аппау улына да әйттем. Ә ул: «Дөресе шул бит. Без җитәкчеләрдән уңдык. Нинди генә авырлыклар килсә дә, кыен хәлдән чыгу юлын таба алдылар, илкүләм әһәмиятле мәсьәләләр буенча Мәскәү белән сөйләшә белделәр», – ди. Авылның киләчәге ниндирәк булыр, дип төпченә башлаган идем, ул: «Фаразларга яратмыйм», – дию белән генә чикләнде. Ә мин: «Татарстанда Кече Чынлы кебек авыллар күбрәк булса иде», – дип уйлап куйдым.

Риман Гыйлемханов,

«Ватаным Татарстан» газетасы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев