Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Тормышын кеше үзе бизи: Расыйх Хәернасов – сугыш чоры баласы

Тумышы белән Татар Бизнәсе авылыннан.

Мәктәпне тәмамлаган яшь егет бәхетен эзләп чит җирләргә – Волгоград өлкәсенә юл ала. Эшкә урнашканнан соң, кайтып, яшь булса да, бик чая, җитез һәм уңган кызларның берсе – Факизә апага өйләнә. Волгоград өлкәсендә Расыйх абый тракторда эшли. Язгы чәчүдә, көзге уңышны җыюда армый-талмый хезмәт куя. Факизә апа исә совхозда фермада эшли башлый, сыерлар сава. Әмма икесе дә өзелеп туган якларын сагыналар. Шуңа да берничә ел эшләп, бераз акча туплап, туган якларына кайталар. 1970 елда гаилә район үзәгенә килеп, төпләнә. Йорт сатып алалар. Бер генә көн дә эшсез торырга өйрәнмәгән Расыйх абый юл төзү оешмасына (ДРСУ) бара. Тәҗрибәле, уңган механизаторны ике куллап эшкә алалар. Анда 20 еллап хезмәт куя ул. Аннан Расыйх Җамалетдин улын “Сельхозхимия” оешмасына чакыралар һәм аңа мастерской мөдире вазифасын тәкъдим итәләр. Әлеге вазифадан ул пенсиягә чыга, шуңа да карамастан, 2010 елга кадәр хезмәт куя. Факизә апа исә башлап почтада, аннан район кулланучылар җәмгыятендә, лаеклы ялга чыгар алдыннан 17 ел тоташ райондагы саклык банкында эшли.
Тигез тормышта өч балага гомер бүләк итәләр. Кызлары Гөлфира һәм Рәзидә район үзәгендә төпләнсәләр, Гөлшатлары Ульяновск каласында яши. Балаларының барысына да тиешле белем алырга ярдәм итәләр. Биш оныклары бар. Өлкәнәйдек инде дип, кул кушырып та утырмыйлар Хәернасовлар. Бакчадагы теплицаларында төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, җәен исә кош-корт сатып алалар. Факизә апаның тәрәзә төпләрендә гөлләре шау чәчәктә утыра, орлыктан чәчеп, виноградка кадәр үстерә ул.
– 16 яшемдә тормышымны Расыйх белән бәйләдем, һәм моңа беркайчан да үкенгәнем булмады.

Балаларның һәм оныкларның шатлыкларына куанып яшибез. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә саулыктан аермасын, бергәләп картаерга насыйп итсен, илләр-көннәр тыныч булсын,- ди Факизә апа.
Әтиләренең 80 яшьлек юбилее уңаеннан барлык балалары, оныклары җыелган иде. Ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хамидуллин, райондагы “Дрожжаное агрохимсервис” оешмасыннан Лениза Хәсәнова да оешма директоры һәм коллектив исеменнән юбилярга бүләкләр алып килгәннәр. Һәркайсына рәхмәт белдерде Расыйх ага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев