Тормышның ямен тоеп
Уңган, җитез, юмарт, кече күңелле Мәдинә Җамалтдинова турында бу язмабыз.
Сез ничектер, белмим, ә мин интернетны ачтыммы Яңа Кәкерле авылы халкының төрле вакыйгалар, бәйрәмнәр, ярышлар, очрашулар вакытындагы фотоларын күрәм. Һәм күп тә үтми әлеге очрашуларны оештырган Мәдинә Нурулла кызы, кояш кебек елмаеп, редакциягә килеп керә, я булмаса телефоннан шалтырата. Теге яки бу кичәнең ничек үтүен, киләчәктә тагын нәрсәләр оештырачагын ялкынланып-дәртләнеп сөйли.
Элегрәк «ферма бетсә, авыл бетә» дигәнне ишеткәнем бар иде. Бу фикер белән бәхәсләшергә мөмкин, әлбәттә. Шул ук вакытта авылга һәрнәрсә: мәктәп тә, ферма да, мәчет, клуб та кирәк, диясем килә. Соңгысы бигрәк тә! Чөнки анда халык рухи азык ала. Бу урында ассызыклыйсы килгән тагын бер нәрсә — бу йортларны эшләтүче, җанландыручының булуы мөһим.
Барыбызга да мәгълүм — «Кадры решают все!» дигән гыйбарә бүген дә актуаль. Яңа Кәкерле мәдәният йортының гөрләп торуы да аның директоры Мәдинә Нурулла кызының тырышлыгыннан. Шушы авылның Сәйриҗан апа һәм Нурулла агай кызы ул Мәдинә. Әтисе Бөек Ватан сугышы инвалиды, әнисе Сәйриҗан апаның да яшьлеге сугыш елларына туры килгән.
Авыл мәктәбен тәмамлаган Мәдинә Казан шәһәрендә кулинария серләренә өйрәтүче техникумда белем алып, авылга кайта. Яшь, энергиясе ташып торган кызны яңа ачылган балалар бакчасына мөдир итеп билгелиләр. Нәкъ менә шул елларда ул белемен тагын да күтәрү максатыннан Казандагы педагогия колледжына укырга керә, аннан соң Казан дәүләт университетының география факультетын да тәмамлый. Кызганычка каршы, балалар бакчасы озак еллар эшли алмый, билгеле бер сәбәпләр аркасында ябыла.
Югары белемле Мәдинәне авыл мәктәбенә эшкә чакыралар, төрле елларда озайтылган көн төркеме тәрбиячесе, пионервожатый, педагог-оештыручы вазифаларын да башкара ул. Шулай итеп, 25 елы мәктәптә уза аның.
2018 елда исә авыл мәдәният йортын җитәкләүгә алына. Һәм әлеге вазифаны ул бүген дә тел-теш тидермәслек итеп башкара. Нинди генә кичәләр оештырылмый бу йортта: Картлар, Әфганчылар, Әниләр, Хатын-кызлар, Укытучылар көне һ.б. шундый календарьда мөһим булган бәйрәмнәр... Авыл мәдәният йорты каршында бәйләү түгәрәге, «Сәриякәй» фольклор ансамблен дә оештырган тынгы белмәс ханым. Авыл хатын-кызлары белән бергәләшеп мобилизацияләнгән ир-егетләребез өчен җылы оекбашлар һәм бияләйләр бәйлиләр түгәрәктә.
Районда, авылларда оештырылган чараларның да активисты Мәдинә Нурулла кызы. Кояш кебек ялтырап торган, аклыгы белән күңелләргә яктылык өстәгән Мәдинәне ул чараларда күрмәсәң, нидер җитешмидер кебек булып китә, хәтта. Һәм буш кул белән, ялгызы гына килми ул — күргәзмәләр оештырып алып килә. Тормыш иптәше Мидехат Әхат улы бу эшләрдә төп ярдәмчесе. Гаиләдә ике бала тәрбияләп үстерәләр, аларга ныклы белем биреп, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр Җамалетдиновлар.
— Эшемдә тормыш ямен тапсам, пар канатлылык һәм биш онык әбисе булу — иң олы бәхетем, — ди Мәдинә ханым.
...Алда әле күпме хыяллар, ппланнар, эш... Ходай сазулыктан аермасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев